Исе бар, чыганагы юк
Әлмәттә начар ис килә, дип зарланучылар күбәйде.
Әлеге проблема барлык җаваплы службалар тарафыннан контрольдә тотылса да, кешеләр калабызда даими рәвештә күңелне болгата торган ис торуы турында редакциябезгә хәбәр итәләр.
Әйе, бу уңайдан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе тарафыннан һава пробалары алынып, анализлар ясалып тора. Күптән түгел редакциягә әлмәтле Илфат Садыйков шалтыратып, үзе яшәгән Бигәш районында һәм халык телендә «Могҗизалар кыры» дип аталган микрорайонда ниндидер үзенчәлекле ис килүеннән зарланды.
«Ул исне аңлатып та бетереп булмый, ниндидер ят, тимер исе дә кебек. Бигәш ягыннан килгән сасы искә без ияләштек инде. Ләкин бу ул түгел. Чистарту корылмаларына ремонт ясалды, дигәннәр иде бит. Әллә ялгышаммы? Бәлки шулдыр?» - диде ул.
Әлмәтленең гозерен җаваплы службаларга җиткердек. Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина болай дип җавап бирде:
«Без һәрбер мөрәҗәгать буенча тикшерү уздырабыз. Авылларга да чыгабыз. Соңгы вакытта алынган һава пробалары нормаларга туры килә, бар да тәртиптә. Шуны да әйтәсе килә, Әлмәт түбәндә урнашкан бит ул, шуңа күрә дә җил булмаган көннәрдә чыннан да урыны-урыны белән машиналардан чыккан төтен җыелып, ис килеп торырга мөмкин. Әлбәттә, әлеге гозерне контрольгә алачакбыз. Тикшерербез».
ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Альберт Маликов та шәһәрдәге һаваның составы һәрдаим контрольдә булуын ассызыклады. Моннан тыш, нефтьчеләр тарафыннан да зур эш башкарылган - шәһәрдә начар исләрне йоту фильтры урнаштырылган.
«Әлмәт-Водоканал» АҖ генераль директоры Илнар Минһаҗев Илфат Садыйковның соравына түбәндәге җавапны бирде:
«2018-2020 елларда чистарту корылмаларында заманча технологияләр кулланып реконструкция ясалуы турында хәбәр итәбез. Хәзерге вакытта алар нормаль режимда эшли. Агынты суларны чистарту процессында специфик ис бүленеп чыкмый һәм ул шәһәрнең Бигәш районына һәм Ленин урамына барып җитә алмый. Чистарту технологиясендә билгеле бер вакытта атмосферага чыгару өчен газларны туплау системасы каралмаган. Чистарту корылмаларының санитар-саклау зоналары чикләрендә атмосфера һавасы үлчәүләре үткәрелә, шулай ук шәһәр юнәлешендә урнаштырылган газлылык датчиклары ярдәмендә өзлексез контроль алып барыла. Лаборатор анализларның нәтиҗәләре һәм датчик күрсәткечләре буенча чистарту корылмалары территориясендә атмосфера һавасының газлылыгы арту ачыкланмаган, бар да санитар таләпләргә туры килә. «Әлмәт-Водо-канал» АҖ теләге булганнарга теләсә кайсы вакытта чистарту корылмалары территориясе буйлап экскурсия үткәрергә мөмкин. Кешеләр корылмаларның ни рәвешле эшләве белән таныша ала. Шул ук вакытта алар специфик ис бүленеп чыгу-чыкмавын тоярга һәм аның шәһәргә тараламы-юкмы икәнлеген ачыкларга һәм нәтиҗә ясарга мөмкиннәр».
Җаваплар менә шундый. Монда инде шуны гына әйтәсе килә: исе бар, ләкин чыганагын һәм сәбәбен белмибез. Бәлки ачыкланыр да әле.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia