Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

21 апрельдә һәм 12 майда – өмәләр

Хәбәр иткәнебезчә, ТР Министрлар Кабинетының 21 марттагы боерыгы белән республикада 1 апрельдән 1 июньгә кадәр экологик икеайлык игълан ителде. Узган җомга көнне бу уңайдан Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов оешмалар, ТОСМСларның баш предприятиеләре, идарәче компанияләр, уку йортлары, төрле службалар җитәкчеләре һәм башкалар катнашында киңәшмә үткәрде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов башкарма комитетның да экологик икеайлык һәм шимбә өмәләре уздыру турында 23 мартта 901 нче карары дөнья күрүен җиткерде. Шәһәр һәм районда 21 апрельдә һәм 12 майда шимбә өмәләре үткәреләчәк. Беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.А.Богданчиков рәислегендә штаб төзелгән, чаралар планы расланган. Мәҗит Хаҗипович узган ел шушы вакытта оештырылган экологик икеайлыкка игътибарны юнәлтеп, аның оешкан дәрәҗәдә үтүен һәм республика җитәкчелегенең дә яхшы бәя бирүен искә төшерде, шәһәр һәм районда чисталык урнаштыруга аңлаешлы якын килгән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

Киңәшмәдә шәһәр һәм районның санитария торышы, узган елгы экологик икеайлык барышы чагылдырылган фильм күрсәтелде. Чынлап та, Әлмәтне матурлау, төзекләндерү өчен күп эшләнә, чыгымнар түгелә. Тырышлыкның нәтиҗәсе һәрберебезнең күз алдында. Республиканың, алай гына да түгел Россиянең иң төзек торак пункты булып саналу җиңел бирелмәгәнен һәркем аңлый торгандыр. Әмма әле шәһәрдә территорияләрен чистартырга, фасадларын яңартырга кирәк булган предприятиеләр дә бар. Аларга быел икеайлык барышында барлык җитешсезлекләрне бетерергә киңәш ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары В.И.Самойлов үзенең чыгышында агымдагы атнадан чисталык урнаштыруга керешәчәкбез дип белдерде. ТОСМСларның үз биләмәләре бар. Алардан тыш инешләрне чистарту, төзекләндерү эше дә ТОСМСлар арасында бүленгән. Барлык уку йортларына да территорияләр, шул исәптән парклар, сулыклар, чишмәләр, яшел зоналар, автомобиль юллары беркетелгән. Быел мәктәпләрдән санитар чистартуга 8 һәм 10 сыйныф укучылары җәлеп ителәчәк.

Гараж яннары да мактанырлык түгел. Бу урыннарны чынлыкта гараж хуҗалары үзләре җыештырырга тиеш. Әмма моңа аларның барысының да намус белән карамавы искә алынып, гараж ширкәтләре предприятиеләргә йөкләтелгән. Идарәче компанияләр алдына да бурычлар куелган. Алар үзләренең территорияләрендә коймаларны, бордюрларны, агачларны, ишекләрне, балаларның уен элементларын буярга тиешләр. Шәһәрдәге диаспоралар да санитар-экологик икеайлыкка җәлеп ителә. Аларга беркетелгән территорияләреннән җыелган чүп-чарны түгү өчен техника бүлеп бирелә.

"Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты" МУ директоры А.Ә.Маликов чүпләрне җыелганнан соң шунда ук машиналарга төяп, аны җәймә белән каплап, бары тик билгеләнгән урынга гына түгү зарурлыгына күрсәтте. Гараж һәм бакчачылык ширкәтләре янына бункерлар куелачак. Чүп-чарны яндыру тыела. Рейдлар бөтен җирдә һәм даими уздырылачагын да истән чыгарырга ярамый.

"ГУАД" МУП начальнигы Э.Ә.Габдуллин агачларны утырту буенча план төзелүен, корыган агачлар урынына 600 төп яңа үсенте утыртылачагын билгеләп үтте. Ул шулай ук кар сулары тоткарлыксыз аксын өчен торбаларның чистартылуын, 35 меңнән артык кубометр кар түгелүен, 690 квадрат метр чокырлы юлның ремонтлануын бәян итте. Икеайлык барышында чүпне вакытында түгү белән проблема килеп чыкса, 30-00-57 телефоны буенча ГУАДка ашлтыратырга була.

"Әлмәт урманчылыгы" ГКУ җитәкчесе Ф.Р.Галимов "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнашырга әйдәп, агачлыкларда чисталык урнаштыруда өлеш кертергә өндәде. Агач утыртучылар 20 апрельгә кадәр 32-87-14 телефоны буенча үсентеләргә заявка бирә ала.

Район башлыгы быел да экологик икеайлыкта сынатмаска, төбәгебездә кыштан соң чисталык, матурлык урнаштыруда актив катнашырга чакырды.

И.АПАЧАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250