Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

«Яшерен сәдака Аллаһы Тәгалә ачуын сүндерә»

Сәдака бирүнең савабы турында күп язсалар да, сөйләсәләр дә, арада байлыгы, мал-мөлкәте булып та, сәдака бирергә ашыкмаучылар да юк түгел.

Ә бит Раббыбыз юмарт затларны ярата, җәннәткә дә беренче булып юмартлар керәчәге турында әйтелә хәдисләрдә. Игътибарыгызны бер риваятькә юнәлтәсем килә.

Көннәрдән беркөнне бер кеше сәдака бирү турында хәдис ишетә. Өенә кайтырга чыкканда урамда инде караңгы була. Каршысына бер кеше килгәнен күреп: «Моңа сәдака бирим әле» дип, аңа акча биреп китә. Иртән торгач, «Син төнлә безнең шәһәрнең иң бай кешесенә сәдака биргәнсең бит» дип, моңардан бөтен кеше көлә. Ә сәдаканы алган теге бай кеше исә ул төнне йоклый алмый. «Ничек инде миңа гап-гади хезмәтче сәдака бирде? Ә минем, базар, кибетем була торып, шушы яшемә җитеп, бер тапкыр да сәдака биргәнем юк» дип, бик хафалана һәм шул көннән башлап сәдака бирә башлый.

Карагыз, теге кеше ялгыш кына тиешсез кешегә (бай кешегә) сәдака биреп тә, саваплы эш эшләгән.

Кайберәүләр сәдаканы фәкать акча белән генә биреп була дип уйлыйлар. Ә бит мохтаҗ кешегә берәр кием яки ризык бирсәң дә, ул да сәдака санала. «Бер кеше сәдака бирү яисә кардәшенең хәлен сорашу өчен ишеген ачса, Аллаһы Тәгалә аның малының бәрәкәтен арттырыр». «Үзеңнең якыннарыңнан фәкыйрь булганнарына бирелгән ярдәм сәдакадан китәр, кардәшлек хакларын үтәүдән дә саналыр», - диелә хәдистә. Шушы урында бертуган ике ир-атның бер-берсенә ничек изгелек кылуларын язмый мөмкин түгел.

Күңелләре гел изгелектә булган бертуган ике ир-ат яшәгән. Аның берсе өйләнеп, гаилә кора, балалары туа. Икенчесе буйдак кала. Әти-әниләре үлгәч, алар аерым яшәргә карар итәләр. Булган бар нәрсәләрен урталай бүлешәләр. Энесенә күршедә генә йорт та җиткерәләр. Бу ике туганның йортларын бары тик икесе өчен дә ашлык саклар өчен казылган ике чокыр гына аера.

Һәр кич төнге намаздан соң абыйсы яшерен рәвештә килеп, үзенең орлык саклау чокырыннан бер-ике капчыкны алып энекәшенекенә сала торган була.

- Йә, Раббым, миңа хатын, балалар бирдең. Алар миңа ярдәм итәләр хуҗалыкта. Картайгач та ярдәмнәреннән ташламаслар. Ә менә энекәшемнең беркеме дә юк. Миңа караганда аңа орлык күбрәк калсын. Аллаһ күршеләргә ярдәм итәргә кушкан, ә минем күршем өстәвенә туганым да. Мин үземә бирелгәннән канәгать, - дип уйлый абыйсы.

Энекәше дә һәр иртә яшерен рәвештә генә үз чокырыннан абыйсының чокырына ашлык сала торган була.

- Ялгыз кешегә күп кирәкми. Абыйның балалары кечкенә. Миңа караганда алар күбрәк ашлыкка мохтаҗ. Аллаһ күршеләргә ярдәм итәргә кушкан, ә минем күршем өстәвенә туганым да. Мин үземә бирелгәннән канәгать, - дип уйлый торган була энекәше дә.

Алар икесе дә яшерен рәвештә изгелек эшлиләр һәм икесе дә үзе генә туганына ярдәм итә дип уйлый. Аллаһы Тәгалә әлеге туганнарга үзенең фатихасын биреп, аларның байлыгын тагын да арттыра. Дөреслектә, Раббыбыз изгелек эшләүчеләрне сөя.

Әйе, сәдаканы күрсәтеп бирүдә рия булу ихтималы бар. Алда язылган вакыйгада да туганнар риядан сакланып, изгелекләрен яшерен рәвештә кылганнар. Ләкин шулай да башкаларга вәгазь һәм исләренә төшерү өчен зәкят кебек фарыз сәдакаларны күрсәтеп бирү гөнаһ булмас.

Пәйгамбәребез с.г.в.: «Яшерен сәдака бирү Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр. Ул Кыямәт көнендә бәндәләрне үз күләгәсенә алыр», - дигән.

Сәдака бирүнең файдасы, бирүчегә күбрәк файда бе­лән әй­ләнеп кайтачак. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә әйт­те: «Өс­тә­ге кул астагы кулдан хәерлерәк». Сәдака - гөнаһларыбыз өчен килә торган бәла-казаларга пәрдә бу­ла һәм киләчәктә үзебезне һәм киләчәк буыннарны төрле афәтләрдән, бәла­ләр­дән дә имин кылачак.

Фитыр сәдакасын да бирергә онытма!

Изге Рамазан ае тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара.

Әлеге изге айда бирелгән сәдаканың әҗер-савабы күбрәк. Әнәс ибн Мәлик әйтә: «Бер вакытны Пәйгамбәребез с.г.в.нән: «...Кайсы сәдака саваплырак», - дип сорадылар. Ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», - дип әйтте. Шуңа күрә мохтаҗ кешеләргә күбрәк сәдака бирергә һәм юмартлык күрсәтергә тырышыйк.

Әлеге мөбарәк айда фитыр сәдакасын бирү өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора һәм ул һәр мөэмин-мөселманга да вәҗиб гамәлләрдән санала.

«Фитыр сәдакасы түләнгәнче, Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп торыр», - диелә Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә.

Фитыр сәдакасын бирүнең мәҗбүри булуына дәлил Ибн Габбас тарафыннан җиткерелгән хәдистә аңлатыла: «Пәйгамбәребез с.г.в. фитыр түләүне ураза тотучыларның үзләре тарафыннан әйтелгән артык сүзләрдән, дорфалыклардан арындыру һәм шулай ук мохтаҗларны туендыру (хәсрәтен уртаклашу, ярдәм итү) өчен фарыз иткән».

Икенче хәдистә Ибн Гомәрнең болай диюе хакында хәбәр ителә: «Пәйгамбәребез с.г.в. Ураза гаете көнне, бәйрәм намазына чыгар алдыннан, мөселман булган һәркемгә - колга һәм ирекле кешегә, ирләргә һәм хатын-кызларга, олысына һәм кечесенә - бер «са» финик яки арпа күләмендә сәдака өләшүне фарыз итә» (Әл-Бохари ).

Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышлыкларыбыздан азат булырбыз, иншәАллаһ. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Әй, мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга сәдака бирегез..», - дип әйтте («Бәкара» сүрәсе, 254 нче аять)

Фитыр сәдакасын кемнәр бирә ала соң?

Гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ә инде ир бала балигъ булуга, әлеге сәдаканы үзе өчен үз кеременнән дә бирә ала. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Ә менә ир кеше хатыны өчен фитыр сәдакасы бирергә бурычлы түгел, чөнки ул хатынының финанс һәм мал-мөлкәтенә кагылышлы эшләренә кысыла алмый. Әмма ир кеше хатыны һәм балигъ булган, акылы камил балалары өчен аларның ризалыгын сорамыйча да, сәдака тапшыра ала. Фитыр сәдакасын иң яхшысы, фәкыйрьләр соранырга мәҗбүр булмасыннар өчен, бәйрәм гаете алдыннан, гаеткә кадәр тарату хәерлерәктер. Тик гает намазыннан кичектерергә ярамый. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Фитыр сәдакасын ураза тотучыга ялган һәм башка төр яман сүзләрдән чистарыну буларак, мескеннәрне ашату өчен фарыз кылынды. Кем аны гает намазына кадәр бирә, ул кабул була. Кем гаеттән соңга калдыра, гади сәдакалардан китә», - диде. Әгәр дә алданрак бирелә икән, гөнаһ юк.

Быел исә фитыр сәдакасының күләме арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләнде. Әбү Хәнифә мәзһәбендә фитыр сәдакасын акчалата бирү дә рөхсәт ителә. Бу сәдака бирүнең фәкыйрьләрне мохтаҗлыкта калдырмауны күз уңында тота, ә аларның ул мохтаҗлыгы бер ризык кына булмаска да мөмкин. Пәйгамбәребез с.г.в.әйткән: «Бу көнне аларны кешеләрдән соранып йөрү зарурлыгыннан коткарыгыз». Менә шуның өчен дә мохтаҗларга фитыр сәдакасын акчалата бирү яхшырак та дип исәпләнелә. Әлхәмдулиллаһ, бүгенге көндә күпләребез бу сәдаканы бирерлек мөлкәткә ия.

Арпа бәясенә карап, фитыр сәдакасын бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум бирергә кирәк.

Рамазан ае тәмамлану - ул изге гамәлләрне кылудан туктау дигән сүз түгел. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһы Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде.

Ураза гаетен һәрбарчабызга шатлык белән каршы алырга насыйп әйләсә иде. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабул итеп, барыбызны да Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде! Амин!

Ландыш Гыймаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса