Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Сәдака бәла-казаларга пәрдә була

Шәригатебездә тиеш булган иң изге гамәлләрнең берсе - сәдака бирү.

Коръән мәҗлесләрендә Аллаһының ризалыгы өчен мәрхүм әти-әниләребез, якыннарыбыз рухына әҗер савабы булсын дип, дөньялыкта балаларыбызга тәүфыйкъ, бәхет, иман байлыгы өмет итеп сәдака тараталар. Шулай итеп, сәдака бирүче җанына тынычлык таба. Ләкин кайбер мәҗлесләрдә хәзрәтләр «Акча алмашу кирәкми. Сәдакага мохтаҗ кеше юк бу мәҗлестә» дип, рөхсәт итмиләр. Кеше бит инде ниятләп алып килгән. Аннан, сәдака бирү саваплы гамәл диелә бит. Бу очракта нишләргә?

Нәфисә Ибраһимова

Әлеге сорауга ачыклык кертүен үтенеп, без Әлмәт районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Бу хакта шактый күп сөйләнелде инде. Әлбәттә, сәдаканың урыннары бар, мохтаҗлар бар. Бөтен нәрсәгә дә хикмәт белән карарга кирәк. Мәҗлестә сәдаканы таратыргамы-таратмаскамы дип тарткалашып утыру кирәк түгел. Кеше ниятләп алып килгән икән - таратсын. Бу да үзенә күрә бер изгелек. Бер изгелек үз артыннан икенче изгелекне тарта. Ниятләп килгән икән - бирсен. Әгәр дә синең моңа мохтаҗлыгың юк икән, дога кылып ал да башка кешегә, мохтаҗга бир. Сиңа да савап булыр. Ул сәдакаларга бәйләнеп торганчы, безнең әле исламда эшлисе эшләребез бик күп. Кеше биргән сәдакасы белән йөрәген ача, җанына тынычлык таба. Монда бер начарлык та юк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса