Республика ифтарына килүчеләрне Казанда автобуслар бушка илтәчәк
Рамазан аеның IV республикакүләм мәҗлесе Казанда 22 июньдә узачак.
Kazan-Arena стадионында узачак ифтарга башкала җитәкчеләре бушка транспорт бүлеп бирәчәк. Күләмле авыз ачу урынына мөселманнарны илтү өчен 10 автобус каралган. Алар Казаның "Галия", "Нур-әл-Ислам", "Ярдәм", "Әль-Маржәни" мәчетләреннән кузгалып китәчәк. Ифтар тәмам булгач та ураза тотучылар шул ук транспорт чаралары белән кайтарылып куячаклар.
Алдан хәбәр иткәнчә, ифтарның бюджеты 10 млн сум тәшкил итәчәк. Ураза тотучыларны пылау, җәйге салат, ысланган ит һәм җиләк-җимеш белән сыйларга җыеналар. Һәрбер катнашучыга 1 литр су һәм ипи дә каралган.
Ифтарны оештыручылар бу күләмле мәҗлескә 3 ай алдан әзерләнәләр ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа