Республика ифтарына килүчеләргә меню билгеле
Рамазан аеның IV республикакүләм мәҗлесе Казанда 22 июньдә узачак.
"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Kazan-Arena стадионында узачак ифтарның бюджеты 10 млн сум тәшкил итәчәк. Ураза тотучыларны пылау, җәйге салат, ысланган ит һәм җиләк-җимеш белән сыйларга җыеналар. Һәрбер катнашучыга 1 литр су һәм ипи дә каралган.
Ифтарны оештыручылар бу күләмле мәҗлескә 3 ай алдан әзерләнәләр ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа