Җомга вәгазен татар телендә сөйли башлаячаклар
Әлеге карарны Татарстан Диния нәзарәте пленумында бертавыштан кабул иткәннәр.
Татарстан мөфтие - республиканың Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, әлеге мәсьәлә моннан 10 еллар элек тә күтәрелгән булган. Мондый карарны кабул итү татар татарча сөйләшә белмәгән яшьләр өчен туган телен өйрәнүгә стимул булырга тиеш.
Сүз уңаеннан: Әлмәттә җомга вәгазьләре әлегә кадәр дә татарча укыла иде.
- Безнең интернет челтәрендәге төркемнәрдә бу турыда сораулар күп булды. Ләкин аларга җавап итеп тә, алга таба сораулар тумас өчен дә турысын әйтәм - беренчедән, Татарстан - ике дәүләт теле булган республика. Икенчедән, татар телен үстерүнең бердәнбер дөрес юлы - ана телендә сөйләшү, - дигән иде Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ел башында узган матбугат конференциясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа