Намаз укуыбыз белән дә пиар ясыйбыз
Бигрәк тә «йолдыз»ларның берсен-берсе уздырышып «мин дә намазда, мин дә намаз укыйм» дигән язмалары шактый күбәеп китте.
Күпләр бүген интернеттан файдалана. Җаның ни тели шуны эзләп табарга, карарга, тыңларга мөмкин. Үзең дә нидер язарга, уртаклашырга, иң мөһиме интернет йолдызы булырга мөмкин монда.
Ислам дине, тәртипләре, намаз, ураза, хаҗ, ислам әхлагы кебек темаларга да бик күп язмалар куела. Соңгы араларда бик күп эстрада йолдызларының намазга басулары, хаҗга барулары турында видеороликлар, язмалар күбәеп китте. Бу бик матур, күңелгә хуш килә торган күренеш. Тик моңардан пиар ясап, һаман бер әйберне кабатлап тору укучыларда кире тәэсирләр тудыра башлады. Берәүләр мактасалар, икенчеләре шактый нык, тозлап-борычлап тәнкыйтьлиләр. Ә нәрсә соң ул намаз? Бу хакта шулай бөтен халык хозурына кычкырырга кирәкме, интернет киңлекләренә таратыргамы?
Намаз шәһадәт кәлимәсеннән соң исламның икенче баганасы булып тора. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бик күп аятьләрдә намаз торгызырга куша. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: «Әгәр кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса, аның тәнендә бер кер калыр идеме? Намаз укучының да Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын гафу итәр», диелә. Шуңа күрә ул динебез өчен иң газиз, иң әһәмиятле гыйбадәт санала.
Намаз ул Аллаһы Тәгалә белән бергә-бер калып сөйләшү. Карагыз, син Аңа буйсынып кына басып торасың, як-ягыңа карангаламыйсың, син Аңа тезләнәсең, син Аның алдында башыңны җиргә кадәр иясең. Уңайсызланып кына күзләреңне аска текисең... Синең бөтен булмышың, күңелең бары тик Аңа гына юнәлтелергә тиеш. Шул дәрәҗәдә намаз уку шактый авыр. Бу бик азларга биреләдер. Тик, Адәм баласы намазны шулай укырга омтылырга тиеш.
Әйе, алай укыр өчен нәрсә укыганыңны белергә кирәк. Ул чагында ихласлык арта төшә. Ә болай, Клара апа Булатова әйткәндәй, «грамоталы попугай» кебек кабатлауда ихласлык авыр бирелә. Һичьюгы намазда кабатлана торган кыска сүрәләрнең мәгънәләрен аңласак, күңелебез бер Аллаһка ныграк юнәлер, җаныбыз Аңа ныграк сыеныр иде. Биргәненә шөкер итәргә, бирәсенә өмет итәргә шулай җиңелрәк бит. Сорыйсы нәрсәләребез, кичерүне ялварырлык гөнаһларыбыз аз түгел.
Гомумән, намазны бер Илаһыбыз шул тиклем камил итеп яраткан. Кайберәүләр: «Намазда күзләрне йомсаң ярыймы икән? Күзләрне йомган килеш игътибарны бер ноктага җыю уңайлырак», -диләр. Сүз дә юк, бик күпләр килешә бу фикер белән. Каршыңда, әйләнә-тирәңдә синең игътибарыңны читкә юнәлтә торган әйберләр, күренешләр юкка чыга. Тик, без бит кодрәтле Аллаһы Тәгалә каршында. Без аның белән сөйләшәбез. Әйтегез әле, сезнең кайсыгызның җитәкчегез каршына гозер белән кергәч, яки рәхмәт әйтергә дип каршына баскач күзләрегезне йомып сөйләшкәнегез бар? Һәркайсыбыз нәрсә әйтер икән, гозеремне үтәсә генә, кире бормаса гына ярар иде дип торабыз. Ә намазда исә җайлы гына күзне йомып торырга телибез.
Кыямәт көнендә дә гамәлләребез арасында иң беренче итеп намазыбыз соралыр диелә. Намаз укыдыңмы, юкмы? Укысаң, ни рәвешле башкаргансың, ихласлы булганмы? Менә шулардан соң «мин намаз укыйм» дип бөтен дөньяга кычкыруның кирәге бармы икән?
Бу хакта Исмәгыйль хәзрәт болай диде:
- Кешенең намазы үзе өчен. Аны бөтен дөньяга фаш итеп, кычкырып йөрү динебез өчен матур күренеш түгел. Чөнки ул Аллаһы Тәгалә белән бәндә арасында кылына торган сер гамәлләр. Болар белән мактанып йөрү килешми. Мондый очракта күңелгә рия керергә мөмкин. Рия - ул кеше күрсен, кеше мактасын, кеше сөйләсен дигән әйбер. Бу шәригатебездә иң начар нәрсә булып санала. Чөнки монда ихласлык булмый. Әлбәттә, кайбер очракларда кемгәдер үрнәк булу өчен әйтү кирәктер. Ләкин һәрнәрсәнең чамасы бар. Безнең динебез тыйнаклыкны сөя.
Безнең әби сөйли торган иде. Имеш, берәү гомере буе тау куышында намаз укыган. Көннәрдән беркөнне чыккан да «миннән дә күп укучы юктыр» дигән һәм намаз укыганының бөтен савабы җилгә сипкән көл кебек очып беткән, имеш. Бәлки хәзер алай ук куркыныч түгелдер, бәлки әле интернет челтәренә эләгеп калыр? Ай-һай…
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа