Мөселманнар Яңа елга аяк баса
Бүген 17:18 сәгатьтә кояш батканнан соң, мөселман дөньясы 1438 нче хиҗри елына, ягъни Мөхәррәм аена аяк басачак.
Мөхәррәм ае - мөселман календаренең беренче ае санала. Ислам кануннары буенча, яңа көн төн уртасында түгел, ә кояш баткач башлана. Әмма мөселманнарда Яңа елны бәйрәм итү гадәте юк. Иң зур бәйрәмнәр - ул Ураза һәм Корбан гаете.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа