Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә Коръән укучылар бәйгесе үтте

26 мартта шәһәребезнең Үзәк мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте.

Чараны Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды. Анда Әлмәттән һәм республиканың башка районнарыннан 100 дән артык бала катнашты. Алар Корьән сүрәләрен яттан һәм дөрес укуда ярышты.

Бәйге 4 номинациядә оештырылды. Һәр катнашучыга мөхтәсибәт истәлекле бүләкләр таратты, җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр өләшенде. Төп приз - бәрәнне (аны "Аппак" хуҗалыгы директоры Эсгать Пукачев биргән) абсолют җиңүче Абдулла Әүхәдиев алды. Ул Коръәннең 8 өлешен дә яттан белүен күрсәтте.

Бәйгедән соң әти-әниләр һәм балалар өчен чәй табыны оештырылды, укучылар викторинада да катнашты, батутта сикереп күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса