Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Әлмәтлеләр Корбан гаетен бәйрәм итте [+ФОТОЛАР]

Халыкны пылау, коймак белән сыйладылар, бүләк өләштеләр.

12 сентябрьдә бөтен дөнья мөселманнары Ислам диненең иң зур бәйрәме - Корбан гаетен каршы алды. Гадәттәгечә, әлеге олуг бәйрәм мәхәллә-мәчетләрдә бәйрәм намазы белән башланып китте. Бер яклап өстәмә ял көне, икенче яклап район һәм шәһәребездә яшәүче мөэмин мөселманнар өчен көтеп алынган олы бәйрәм - Корбан гаете Әлмәттә ел саен аерата күтәренке кәефтә уза. Берәүләр өчен бу Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен зур мөмкинлек булса, икенчеләре өчен якыннары белән очрашу-аралашу өчен җирлек, ата-бабадан килгән гореф гадәтләргә тугрылык билгесе дә. Ничек кенә булмасын, бу халыкны берләштерә торган зур вакыйга. Шуңадырмы иртәнге җидегә игълан ителгән бәйрәм намазына да шәһәребезнең мәхәллә-мәчетләренә халык күпләп җыелган иде. Әлмәтнең үзәк мәчетенә килгән дин кардәшләребезгә шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөрәҗәгать итте. Ул Корбан гаетенең асылы, корбан чалуның әҗер-саваплары хакында вәгазь сөйләде, бәйрәм белән тәбрик итте. Мәхәлләгә җыелган мөселманнарны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Ул безнең районында ислам дине йолалары үтәлешенә тиешле игътибар бирелүен ассызыклады.
- Барлык башка традицион конфессия вәкилләре белән бердәмлектә, дуслыкта яшәгән Әлмәт мөселманнары алга таба да җәмгыятнең рухи үсешендә зур роль уйнаячак. Корбан бәйрәменең дә асылы ничек кенә булса да изгелеккә, бер-береңә яхшы мөшалләмәдә булуга кайтып кала. Ә дөньядагы тынычылык үзебездән тора, - диде Айрат Хәйруллин.
Бәйрәм корбан чалу мәйданчыгында дәвам итте. Соңгы елларда бу йола «Татнефть» ААҖ ярдәме белән корылган махсус урында - үзәк мәйдан тирәсендә уздырыла. Биредә корбан чалу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: корбанлык малны сату оештырылган, чалу урыны билгеләнгән, сугымчылар сайланган. Быел Аллаһы Тәгалә кушканны үтәргә теләүчеләр өчен ветеринар контроль узган 1300 корбанлык сарык китертелгән иде. Теләге булганнар урында ук түшкәләрне эшкәртеп, мохтаҗларга мәчет карамагына калдырып китәргә мөмкинлек тудырылган иде. Ә инде шәһәрдән бераз читтә урнашкан корбан чалу мәйданчыгына бару өчен үзәк мәчеттән җәмгыять транспорты да йөреп торды.
Корбан гаете йола буларак туган-тумачаның хәл-әхвәлен белешү, кунакка йөрешү белән ерата кадерле. Шуңадырмы, менә берничә ел рәттән Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте тарафыннан «Тататрстан нефтенә 60 ел» исемендәге мәдәният һәм ял паркында халык өчен аерата җылы бәйрәм оештырыла. Ул быел да узды. Һава торышының бераз бозылып торуына карамастан, үзәк сәхнә янына халыкны күпләп җыйган иде. Биредә балалар да, яшьләр дә, олылар да кызыгырлык, шуңа да азагына чаклы рәхәтләнеп бәйрәм итәрлек уенлы-бәйгеле, мөнәҗәтле-догалы программа оештырылды. Берәүләр викторина сорауларына җавап биреп бүләкләр отса, иң нәни әлмәтлеләр исә халык уеннарында көч сынашып, атракционнарда атыну өчен билетлар ота алды. Бу көнне паркка килгән һәркем корбан итеннән пешерелгән пылау белән кайнар коймаклар белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса