Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт мөхтәсибәте уздырган бәйгегә 200 бала килде [+ФОТОЛАР]

Узган ялларда Үзәк мәчеттә «Без Тукай оныклары» дигән шигърият бәйрәме узды.

200 дән артык катнашучы, берсеннән-берсе матур костюмнар, сәнгатьле сөйләмдә дә Әлмәт балаларына тиңнәр булмагандыр. Хәер, бер Әлмәт дип кенә булмый - шәһәр һәм район мөхтәсибәте тарафыннан инде икенче ел уздырылучы иҗади бәйгегә быел хәтта Казаннан ук килгәннәр иде!
- Тел югала, милләт бетә дип сөйлибез. Юк, бу һич кенә дә алай түгел!
Менә шулай үткәнен барлап һәм кадерләп яшәүче кавем үсеп килгәндә телебез югалмаячак. Бөек шәхесләрен хөрмәтләп яшәгән халыкның киләчәге бар аның, - дип Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, бәйгегә килгән һәр балага чиксез рәхмәтен белдерде.
Нинди генә сәләтле балаларның чыгышы белән хозурланмадык! 16 нчы мәктәптән Салават Гыйльмановның «Әллүки»еннән хәтта күзгә яшләр тыгылды. Инде мең кат ишетелгән һәр шигъри юл ул көнне яңача яңгырады.
Берничә номинациядә узган чарада бер генә бала да игътибарсыз калмады. Тукайның иҗатын зурлап, сәләтле итеп шигырь сөйләүчегә, презентация тәкъдим итүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса