Әлмәт мәдрәсәсендә 200 бала ял иткән
Дин

Әлмәт мәдрәсәсендә 200 бала ял иткән

Кызлар һәм малайлар лагерьда Коръән укыган һәм ятлаган, азан әйткән, яңа гарәп сүзләрен өйрәнгән.

Әлмәт мәдрәсәсе каршындагы рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен тәмамлады. Биредә җәй дәвамында ике сменада Әлмәт һәм Татарстанның башка шәһәр-районыннан 200 бала ял иткән. Бу хакта Татартан Мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Балаларның һәр көне вакыйгаларга һәм истәлекләргә бай булган: кызлар һәм малайлар Коръән укыган һәм ятлаган, азан әйткән, яңа гарәп сүзләрен өйрәнгән. Күңел ачу чараларына да вакыт табылган: ял итүчеләр спорт ярышлары, футбол, җитез уеннар һәм эстафетларда, кул эшләре буенча мастер-классларда, сабын куыклары тамашасында бик яратып катнашкан. 65 нче янгын сүндерү бүлегенә экскурсия дә балаларда зур кызыксыну уяткан.

Ялның бер көне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында узган: биредә малайлар-кызлар мини-зоопаркны караган, кинотеатрда булган. Саубуллашу көнендә ярминкә оештырылган һәм Коръән сүрәләрен иң күп белүчеләр өчен бүләкләр тапшырылган.

http://tatar-inform.tatar/