Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Коръән фестивалендә мөселманнар өчен изге саналган урыннарга экскурсия оештырылачак

Фестиваль Мәскәү Җәмигъ мәчете территориясендә узачак.

Мәскәүдә Коръән фестивале кысаларында мөселманнар өчен изге саналган урыннарга экскурсия оештырылачак. Бу хакта "Татар-информ"га Россия мөфтиләре Шурасы җитәкчесенең урынбасары Ренат хәзрәт Әбәнов хәбәр итте.

Ренат Әбәнов әйтүенчә, экскурсантларны Мәскәү буйлап махсус автобус йөртәчәк. "Фестиваль кысаларында Башкаланың мөселманнар өчен изге саналган урыннарына экскурсия оештыру көтелә. Ул сәгать ярым-ике сәгать чамасы дәвам итәчәк", - диде ул.

Россия мөфтиләре шурасы җитәкчесенең урынбасары сүзләренчә, фестивальдә мөселманнар гына түгел, һәрбер теләгән кеше катнаша алачак. "Фестиваль кысаларында хәзерге заман актуаль мәсьәләләренә багышланган темаларга төрле танылган шәхесләр чыгыш ясаячак", - диде ул.

"Мәчетнең конференцияләр залында балалар өчен төрле мультфильмнар, Россия мөселманнары Диния нәзарәте оештырган спектакльләр күрсәтеләчәк. Китаплар презентациясе уздырылачак", - дип уртаклашты Ренат Әбәнов.

Мәчетнең һәр катында да хатын-кызлар, балалар өчен күргәзмәләр оештырылачак. Ислам, сәнгать темаларына багышланган күргәзмәдә төрле дини оешмалар, нәшрият йортлары катнашачак.

Фестиваль 24 мартта Мәскәү Җәмигъ мәчете территориясендә сәгать 11:00дән алып, 19:00га кадәр дәвам итәчәк.

 

Фото: ДУМ РФ

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса