Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

КОРБАН ЧАЛУ АЛЛАҺКА ЯКЫНАЙТА

Аллаһы Тәгалә безләрне тагын изге Зөлхиҗҗә аена ирештерде. Аның аеруча беренче ун көне бөек һәм бу көннәрдә башкарыла торган гыйбадәтләрне, изге гамәлләрне зур тырышлык белән башкарырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: «Ун төн белән ант итәм, ун төннәр Зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки Рамазан аеның ахыргы ун төннәредер», - диде («Фәҗер», 2).

Бу көннәрдә кылынган игелекле гамәлләр иң яхшылары булып исәпләнә. Алар Аллаһ юлындагы җиһадтан да яхшырак бәяләнә. Бу турында Пәйгамбәребез: «Аллаһ бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата», - диде. Кешеләр аннан сораганнар: «Әй, Аллаһының Расүле, әгәр дә башка көннәрдәге эш Аллаһ юлындагы җиһад булсадамы?» Пәйгамбәребез: «Хәтта бу Аллаһ юлында җиһад булса да. Әмма Аллаһ юлына чыгып, үз-үзен һәм мөлкәтен корбан иткән кешеләрдән тыш», - диде («Бохари»).

Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнендәге гыйбадәтләр:

· Әлеге айның атамасы хаҗ сүзеннән алынган. Зөлхиҗҗә - Хаҗ сәфәре кылына торган ай. Пәйгамбәребез: «Кем хатынына якын килмичә һәм гөнаһ кылмыйча бу Йортка хаҗ кыла, ун аннан анасын тудырган көндәге кебек булып кайта», - дигән («Бохари», «Мөслим»).

· Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән алып тугызынчы көненә кадәр (яки шул тугыз көннәрнең кайберләрендә) Хаҗ кылучылардан кала, ураза тоту бик тә фазыйләтле.

· Тәүбә итү, гөнаһларны йолу да - иң яхшы гамәл.

· Бу көннәрдә Изге Коръәнне аеруча күбрәк укырга тырышыйк.

· Гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк.

· Башка төрле игелекле, саваплы гамәлләрне - күршеләреңә хөрмәт күрсәтү, туганлык бәйләнешләрен тоту турында да онытмыйк.

· Мохтаҗларга сәдакалар бирик.

· Бәйрәм көнне һәм Тәшрикъ көннәрендә корбан чалырга дигән күрсәтмәне дә истән чыгармыйк.

КОРБАН ЧАЛУ КЕМГӘ ТИЕШЛЕ?

Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гает көнендә корбанлык сатып алырга акчасы җиткән, акыллы, балигъ кешегә корбан чалу ваҗеб санала. Ә менә юлчыга һәм балигълыкка ирешмәгәннәргә мәҗбүри түгел. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан быел нисаб күләме 20мең дип билгеләнде. Гаиләдә, барлык чыгымнардан кала, артык 20 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала. Ә инде мөмкинчелеге юк икән, гөнаһ түгел.

КОРБАН ЧАЛУ ВАКЫТЫ

Корбанга дип билгеләнгән хайваннар 10 нчы Зөлхиҗҗәдә (11 августта) Гает намазыннан соң чалына башлана. Корбан 10 нчы зөлхиҗҗәдә

чалынмыйча калса, 11-12 нче Зөлхиҗҗәдә чалу да дөрес санала. Ләкин 12 нче зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң дөрес булмас. Әгәр гает намазына кадәр Корбан чалынса, бу Корбан чалу үтәлмәгән була.

КОРБАН ЧАЛУ ӘДӘПЛӘРЕ:

- Корбан чалу өчен алынган хайванны саварга, йонын кыркырга, аңа утырып йөрергә, ягъни көндәлек гамәлләрдә файдаланырга рөхсәт ителми.

- Хайванны кыйблага каратып, сул ягына яткырырга кирәк.

- Әгәр дә берәр кеше корбан чалырга ниятләсә, аңа Зөлхиҗҗә ае башлану белән корбанын чалганчыга хәтле тырнакларын кисмичә һәм чәчләрен кыскартмыйча тору мөстәхәб. Пәйгамбәребез: «Әгәр дә Зөлхиҗҗә ае кергәннән соң берегез корбан чалырга теләсә, чәченә һәм тырнакларына кагылмасын (кисмәсен, кыскартмасын)», - дигән («Муслим», «Тирмизи»).

КОРБАНЛЫК ХАЙВАН НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

Пар тояклы - кәҗә, сарык, дөя, сыер сайларга кирәк, башка хайваннар корбанлыкка туры килмиләр. Авыру, бер күзе сукыр, аксак, тешсез, колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык яки буаз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килгәндә, дөягә биш, үгез яки сыерга ике, кәҗәгә, сарыкка бер яшь булу шарт. Куй белән сарык бәрәне гәүдәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны да чалу дөрес. Пәйгамбәребез: «Җиденче айга кергән сарыкны Корбан итеп чалырга ярый», - диде (Әхмәд). Ә менә кәҗәне, гәүдәсе нинди булса да, бер яшь тулмыйча чалырга ярамый.

Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя - җидешәр кеше өчен. Итен кисәкләп түгел, кадаклап,бүлешергә кирәк. Бер үзеңә бер сыер, бер дөя корбан кылу да дөрес. Андый мөмкинчелеге булмаган кешеләргә бөтен гаиләгә бер корбан чалырга да ярый. Тумыштан мөгезсез яки печтерелгән хайваннар да корбанлыкка яраклы. Корбанлык өчен иң хәерле хайван булып симез, мөгезле, ак төстәге тәкә санала.

КОРБАН ИТЕН ТАРАТУ ТӘРТИБЕ

Пәйгамбәребез: «Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз», - диде. Итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе - ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала. Аш үткәрмичә, өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә, туган-тумачаларга, күрше-күләннәргә таратырга да мөмкин.

МӨҺИМ ИСКӘРМӘЛӘР:

- Пәйгамбәребез кызы Фатыйманың корбанлык хайванын чалганда аны янына чакыра. Шулай булгач, корбан чалган вакытта хуҗаның булуы яхшы, ләкин мәҗбүри түгел.

- Әгәр кеше матди мөмкинлеге, теләге булып та, вакытында суя алмый калса, бер куй (сарык) сатып алырдый акчасын сәдака итеп мескеннәргә бирер. Ләкин ул корбаннан булмас.

- Корбан чалу урынына корбан хайваны бәясе күләмен хәер тарату белән алыштырырга ярамый. Хәер тарату - ул корбан чалуны алыштыра алмый.

- Дөя яки сыерны корбан чалганда (аны корбан чалуда 1 дән 7 гә кадәр кеше катнаша ала) барлык катнашучыларның нияте Корбан чалу булырга тиеш. Әгәр катнашучыларның берсенең максаты Корбан чалудан ит кенә алу булса, йолада катнашучыларның барысының да Корбан чалуы дөрес түгел дип санала.

- «Кем корбанга чалынган хайванның тиресен сата, аның корбаны булмас», диелә хәдистә. Бу хәдистән корбанга чалынган хайваннарның итен дә, тиресен дә, алардан калган япмаларны да үзе өчен сатарга ярамаганлыгы аңлашыла. Сатып акчасын фәкыйрьгә бирү дөрес булыр.

- Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә корбан хайванның сөякләрен һәм ашарга ярамаган башка әгъзаларын кая кую буенча аерым күрсәтмәләр юк. Бу корбан чалдыручының үз ихтыярында.

- Корбанны башка кешедән чалдырырга ярый.

- Корбан чалуны үтәүче Корбан чалучы исеменнән ниятләргә тиеш. Корбан чалуны үтәүченең мөселман булуы шарт һәм аңа Корбан өчен чалына торган хайванның ите белән түләнергә тиеш түгел.

- Әгәр дә мәрхүмнең балалары, я туганнары, якыннары аның исеменнән аерым, яки сыер корбанына кушылган вакытта аны араларына алып корбан чалса, гөнаһ түгел, ә саваплы эш кылган булырлар. Корбан чалганнан соң мәҗлес җыю шарт түгел.

ГАЕТ КОРБАНЫН ГАКЫЙКА БЕЛӘН БУТАМА!

Кайвакыт гает корбанын гакыйка белән бутыйлар. Гакыйка - фарыз гамәл түгел. Ул - бала тугач чалына торган корбан. Ир бала туса, икене, ә кыз туса, берне чалалар.

ГАЕТ ӘДӘПЛӘРЕ:

- Пәйгамбәребез хәдисе буенча, кеше корбан чалырга җыенамы-юкмы, Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә ураза тотса яхшы булыр (сөннәт). Пәйгамбәребез Корбан һәм Ураза гаете, әт-тәшрикъ (Зөлхиҗҗә аеның 11, 12, 13) көннәрендә ураза тотуны тыйды.

- Гает намазына тәкъбир әйтеп барыла.

- Бәйрәм көндә гөселләнеп, чиста киемнәр кияргә кирәк.

- Ир-атлар өчен гает намазы вәҗеб.

- Гает намазына чаклы ашамый торырга кирәк һәм ул көнне беренче кабул ителгән ризык корбан итеннән булса яхшы.

КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Якынлашып килүче Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга, илебезгә тынычлык насыйп булсын! Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, сәдакаларыбызны, изге гамәлләребезне кабуллардан кылса иде! Амин.

Җәмил хәзрәт ХАЛИРАХМАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса