Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Хикмәтле сүз. Хакыйкать уйландыра

Шәһәребезнең ветераннар советыннан бер төркем ял итүчеләр Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеткә экскурсиягә килгәннәр иде.

Җитәкчелек аларны мәчет белән таныштыруны миңа йөкләде. Мин каршы килмәдем. Һәркем үзен тиешле тәртипкә китереп, мине тыңларга әзерләнде. Күбесе инде күптән лаеклы ялга чыккан рус милләтеннән булганга, «Безгә рөхсәт ителәме?» дип сорадылар.

Өр-яңадан сәлам биреп, мин мәчет белән таныштыруны башлап җибәрдем. Аның төзелү тарихы, кемнәр башлап йөргәнлеге, архитектурасы, бизәлеше, эчке төзелеше турында үземчә һәркемгә аңлаешлы итеп сөйләргә тырыштым. Барыбыз да икенче катка, намаз уку залына күтәрелдек.

Намаз, аны уку тәртибе, Корбан һәм Ураза гаете, менбәр һ.б. лар белән таныштырдым. Сүзләремне бүгенге фани дөньядагы мисаллар белән дәлилләргә тырыштым. Аллаһының барлыгына-берлегенә иман китерү, пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) аның илчесе булуына ышану, Коръән, аның үзеннән алда иңдерелгән изге китапларны инкарь итмәвен сөйләдем. Юл кагыйдәләрен бозсак та, тиешле салымны түләмәсәң дә җавап бирәбез, җәзасын үтибез. Яхшылык эшләсәк, рәхмәт ишетәбез дидем. Бөтен гамәлебез өчен җавап бирәчәгебезне үземчә аңлаттым.

– Аллаһының барлыгына ышанабыз инде, кушканнарын эшләргә, тыйганнан тыелырга тырышабыз. Тик бөтенесен үтәп бетерә генә алмыйбыз. Аннан күп әйберне аңлавы да авыр. Әйтик, сине җирләгәннән соң, тагын ничек итеп терелергә? Менә болары башка сыеп бетми, – диде бер марҗа апаң. – Шуны аңлата аласызмы?

– Тырышып карыйм, – дидем мин. – Сезнең күбегез бала тапкан әниләр. Сез тугыз ай буе карыныгызда туачак баланы күтәреп йөрисез. Ул дип кайгырасыз, шатланасыз, исән генә булсын дисез. Ә сезнең карындагы балага берни кирәкми. Күлмәк-чалбар кайгысы да юк, майлы ипи дә, сөтле чәй дә, бәйрәмнәр дә, утка-газга түләү дә кирәкми. Ул башка тормышны, башкача яшәүне белми дә. Һәм бер көн килеп, ул телиме, теләмиме, шул үзе тугыз ай яшәгән, өйрәнгән дөньясын калдырып башка дөньяга күчә. Аңардан «Син телисеңме, теләмисеңме?» дип беркем дә сорап тормый. Шулай итеп аның моңа кадәр белмәгән-күрмәгән дөньяда яшәве башлана. Монда инде гел башка, һәр гамәлеңә җавап бирергә каласың. Үземнең чыгышым белән нидер аңлата алган булсам, мин бик шат. Аллаһ Сездән разый булсын дип, мин сүземне йомгакладым.

Миңа сорау биргән марҗа апаңның авызы ачылган килеш тора. «Господи! Инде картаеп беттем, тик бу турыда башыма да кергәне юк иде», - диде. Күзләреннән тәгәрәгән яшьләре дерелдәгән иреннәрен юешләде.

Кунаклар рәхмәт әйтеп, уйланып чыгып киттеләр. Мин аларны ишек төбендә сәлам әйтеп, озатып калдым.

Шул вакыйгадан соң, мисалымның, дәлилемнең хаклыгына акыллы кешеләрнең, фикерле кешеләрнең язмаларына ныграк игътибар итә

башладым. Беркөнне интернет челтәрендә притча димме, ә бәлки хикәят, таптым.

Йөкле хатын-кызның корсагында ике сабый сөйләшә икән. Аларның берсе мөэмин, икенчесе (кяфер) динсез.

Динсез сабый: «Син туганнан соң терелүгә ышанасыңмы?» – дип сорый.

Иманлы сабый: «Әйе, әлбәттә, – ди. – Барысына да аңлашыла инде, туганнан соң тормыш бар икәне. Без монда алда көтәчәк тормыш сынауларына әзер һәм көчле булу өчен».

Динсез сабый бала үз сүзендә нык тора. «Бу ахмаклык! Моннан соң бернинди тормыш та була алмый!» – ди киреләнеп.

Иманлы сабый исә тыныч кына аңлатырга тырыша. «Мин бөтен ваклыкларына кадәр белмим, тик мин ышанам, анда яктылык күп булачак. Бәлки әле без үзебез йөрербез һәм үз авызыбыз белән ашарбыз», – ди.

Динсез сабый: «Нинди сафсата! Үзеңә йөрергә дә, ашарга да мөмкин түгел бит! Бу, гомумән, көлке! Бездә безне ашата торган кендек тамыры бар. Беләсеңме, мин сиңа шуны әйтәсем килә: тумыштан соң тормыш булу мөмкин түгел, чөнки безнең тормыш – кендек. Ә ул бик кыска».

Иманлы сабыйның да бирешәсе килми. «Мин ышанам, бу мөмкин, – ди. – Тик барысы да бераз башкача булачак. Моны күз алдына да китереп була».

«Әлбәттә, туганнан соң, һичкемнең киредән монда кайтканы юк. Тормыш шуның белән тәмамлана. Гомумән, тормыш – караңгыда бер зур газап ул», – ди динсез бала.

Иманлы сабый: «Юк, юк, син дөрес уйламыйсың! Мин дөньяга тугач ничек булачакны төгәл белмим. Шулай да без Әнине күрәчәкбез, аның безнең турыда кайгыртканын тоеп яшәячәкбез», – ди бирешергә теләмичә.

«Әниме? Син әнигә ышанасыңмы? Һәм ул кайда урнашкан соң?» – дип борсалана динсез сабый.

«Ул бөтен җирдә безнең белән. Ул без дип яши. Аның ярдәмендә йөреп китәбез һәм яшибез. Аннан башка без берничек тә яши алмыйбыз», – ди үз-үзенә нык ышанып иманлы сабый.

Динсез сабый: «Бу чын сафсата! Минем бернинди әнине дә күргәнем юк. Чөнки ул юк», – ди.

Мөэмин бала: «Синең белән һич тә килешә алмыйм. Чөнки кайчагында тирә-юньдә барысы да тынып торганда, аның ничек җырлавын, ничек безнең дөньяны иркәләгәнен тоярга була. Мин ышанам, безнең чын тормышыбыз әле алда башланачак кына.

Хикәят шулай тәмамланган. Кем өчендер бәлки бик гади, күптән билгеле хакыйкатьтер бу. Тик шулай да...

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса