Канәгатьлек хисе кичерә беләбезме?!
Зур булмаган бер шәһәр читендәге кечкенә генә ташландык, өстәвенә түбәсез сарай шикелле өйдә Аллаһының биргәненә шөкер итеп, дүрт яшьлек улы белән тол калган хатын яши.
Көннәрдән-беркөнне коеп бик көчле яңгыр ява башлагач, алар шул түбәсез «өй» ләренә кереп китәләр. Киеме юешләнгән бала, җылыныр өчен әнисенең куенына тагын да ныграк сыена. Ләкин әнисенең куенына күпме генә чумса да, аның да киеме лыч су булганга, ул җылына алмый. Хатын тиз генә тора да, ишекне элмәгеннән күтәреп алып, бер як стенага авыштырып китереп тери. Улы белән шунда кереп ышыкланалар. Инде яңгыр өсләренә коймый башлагач, малай яңгырдан капланыр өчен ишекләре булганга сөенеп, үзен бик тә бәхетле хис итә һәм борчылып: «Әнием, ә ишекләре дә булмаганнар бу көчле яңгырда нишли икән хәзер?» - дип кызыксына.
Язмамны әлеге гыйбрәтле риваять белән башларга арабызда нәкъ менә канәгатьсезлек хисе белән авыручыларның шактый булуы этәрде. Нигәдер күпләр әллә белмиләр, әллә белеп тә Пәйгамбәребез с.г.в.нең: «Аллаһының биргәненә шөкер ит, иң бай кешеләрдән булырсың», - дигән хәдисенә колак салмыйлар. Әнә шундыйлар һәрвакыт зарлана, гел уфтана һәм бернәрсәдән дә канәгать түгелләр. Машиналары булганнар, тагын да кыйммәтлерәген алырга омтыла. Ике-өч фатирлылар булганына шөкер итмичә бишлегә күчү, я булмаса күршесенекеннән тагын да зуррак һәм биегрәк йорт төзү турында баш вата. Хезмәт хакы аз булса да, канәгать итмибез, тагын да күбрәк булса иде дип телибез. Күпләр хәзер бар нәрсә дә кыйммәт, ничек аз хезмәт хакына яшәргә соң, диярләр. Шөкер итсәң, яшәп була ул. Әле беребезнең да нык фәкыйрьлеккә төшкәнебез юк бит. Нигә шулкадәр канәгатьсезлек күрсәтергә?! Ә бит теге вакыйгадагы малай яңгырдан капланыр өчен ишекләре генә булганга да сөенеп туя алмый һәм үзен бик тә бәхетле хис итә. Сабый гына булса да, ул Аллаһы Тәгалә биргәненә канәгатьлек күрсәтә. Безнең арада, ни кызганыч, күпме генә теләгәненә ирешсәләр дә, һаман да аз әле, диючеләр шактый. Нигәдер без үзебездән баеракларга карап, канәгатьсезлек хисе кичерәбез. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Үзеңнән баеракларга карама, ә ярлыракларга карап, шөкер ит», - диде. Фәкыйрьләргә, ярлыларга карамау, аларның хәлләре белән кызыксынмау, хәер-сәдакалар бирмәү канәгатьсезлек дигән авыруга сәбәпче дә инде.
Күпләр булганына шөкер итмичә, канәгатьсезлек күрсәтеп, булган нәрсәнең тагын да артуын байлыкка санап, алданалар. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Һәр өммәтнең алдана торган нәрсәсе бар, бу өммәтнең алдануы - байлыктыр», - диде. Менә без шулай канәгать була белмичә алданабыз да. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кем дә кем сәламәт булып йокысыннан торса, ул кешенең бер көнлек ризыгы булса, ул кешегә дөнья бөтенләе белән ачылган, бирелгән булыр», - диде. Ә менә барыбыз да мин бер көнлек ризыгым булганга канәгать диеп әйтә аламы икән? Барчабыз да булганына шөкер итә беләме?! Әллә бу хакта бөтенләй уйлаганыбыз юкмы? Юктыр, шул. Булса, халык теге юк, бу юк, анысы җитми, монысы дип шулкадәр чәпчер идеме?!
Ә бит Аллаһы Тәгалә Коръәни-кәримдә: «Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкер итсәгез, мин ул нигъмәтне арттырырмын. Әгәр шөкрана кылмасагыз, нигъмәтнең кадерен белмәсәгез, газабым бик катыдыр», - дип әйтте («Ибраһим», 7). Әлеге аятьтән булганына ризасызлык күрсәтү, шөкер итә белмәүнең нигъмәтнең кимүенә китерүе аңлашыла. Әлбәттә инде, канәгатьсезлек күрсәтү галәмәте динебездән читләшү нәтиҗәсе. Ә менә Аллаһка бөтен барлыгы белән ышанган кеше алдына килгән сый-нигъмәтнең, я башка нәрсәнең Раббысыннан икәнлеген бик яхшы аңлый.
Безнең канәгатьлек күрсәтүебез телебездә дә чагылдырга тиеш. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Әгәр Аллаһ үзенең колына бер нигъмәт бирсә һәм ул «Әлһәмдү лилләһ» дисә, ул бу нигъмәтнең шөкерен үтәгән булыр. Әгәр икенче мәртәбә «Әлһәмдү лилләһ» дисә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең савабын арттырыр, өченче мәртәбә «Әлһәмдү лилләһ» дисә, Аллаһ ул кешенең гөнаһларын гафу итәр», - дип әйтте. Барыбыз да булган нигъмәткә (нигъмәт дигәндә ризык кына түгел, Аллаһының бар биргәненә) канәгатьлек күрсәтеп, «әлһәмдулиллаһ» дип әйтәме икән? Шөкер итә белүебезнең нәтиҗәсе, әлбәттә, тормышларыбызның рәхәтлеге ул. Ә менә булганына шөкер итә белмәүчеләр, күпме генә баесалар да, аларның күңелләре беркайчан да рәхәтлек, тынычлык кичермәс.
Канәгать булу - үзе бер нигъмәт. Шуңа күрә без Раббыбыздан канәгатьлелек тә сорасак иде. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Әй Аллаһым, биргән ризыкларында миңа канәгатьлелек бирсәң иде», - дип дога кыла иде.
Канәгатьлек хисе кичерә беләбезме дигәндә, әти-әниләребезгә булган мөнәсәбәт турында да онытмыйк. Арада, ни кызганыч, газиз әти-әниләреннән канәгать булмаучылар да юк түгел. Бу якты дөньяга тудырып, тәрбияләп үстергән газиз кешеләребез олыгайгач, нигәдер кайберәүләр өчен «артык кашыкка» әйләнә, кыенлыклар тудыра башлыйлар кебек тоела. Ә Аллаһы Тәгалә: «Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга, һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә! Һәм аларга әйт: Әй, Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга бу дөньяда да һәм ахирәттә дә шәфкать кыл! » - дип әйтте ("Исра" сүрәсе, 23 нче аять).
Ата-анаң картаеп, файда түгел, ә киресенчә, кыенлыклар китерә башлагач, аларга карата мәхәббәт, мәрхәмәт күрсәтсәң, бу синең Аллаһы Тәгаләгә дә мәхәббәтеңне һәм хөрмәтеңне күрсәтүең булачак.
Аллаһы Тәгалә кушканнарга, биргәннәренә канәгатьсезлек күрсәтеп, үзебезнең тормышыбызның ямен җибәрмик, үзебезне бәхетсез итмик. Язмамның башында сөйләнгәг малай урынына үзегезне куеп карап, тормыштан канәгатьме, түгелме икәнегезне ачыклый алырсыз дип уйлыйм.
Раббым, һәрбарчабызга да канәгатьлелек насыйп әйләсә иде! Амин!
Ландыш Гыймаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа