Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Елховойда борынгы мәчетнең тарихын яңадан укыдылар

Халык бәйрәме булган әлеге чарага Казан һәм Мәскәүдән мәртәбәле кунаклар килгән иде.

1 мәхәллә мәчетенә моннан 135 ел элек нигез салынган дип барып, бары да шул датаны истә тотып җыелган булсалар да, чара барышында яңа мәгълүматлар барлыгы ачыкланды. Күптән түгел генә табылган тарихи документлар мәчеткә моннан 205 ел элек нигез салынганын раслый булып чыкты. Ничек кенә булмасын, бәйрәмнең максаты тарихи төгәллектән битәр, халкыбызның данлы тарихын барлау, динебезнең алдагы үсешенә юлларны нурландыру. Бу хакта үз чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да ассызыклады. Мөфти дин үсешенә өлеш керткән фидакарьләргә Татарстан Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук үз бүләкләрен Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та ияләренә җиткерде.

Бу көнне биредә мөселман китапханәсе һәм музее ачылды.

Бэйрәм балалар өчен сабантуй белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса