Дөнья яктыра көн белән, Адәм яктыра белем белән
1 сентябрь - Белем көненә дә санаулы гына көннәр калды. "Кыйбла" сәхифәбездә Җәмил хәзрәт ХАЛИРАХМАНОВның кыскартылган вәгазе дә белем алу фазыйләтләренә, гыйлемнең өстенлегенә багышлана.
Әссәламәгаләйкум, газиз милләттәшләрем!
Элек-электән үк халкыбызның гыйлемгә, белем алуга теләге зур булган. Аның өстенлеген аңлаганнар, кайсы гына дәверне алма, тырышып укырга омтылган. Чөнки аң-белемле булу - ул бары тик кешеләргә генә хас сыйфат. Нәкъ менә шуның белән кеше хайваннардан аерыла да инде. Кеше юмарт та, кыю да, шәфкатьле дә булып, белеме булмаса, ул хайвани заттан һичбер ягы белән аерылмас иде.
Гыйлем - кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кыйммәтле бүләк, олуг нигъмәт. Аны һичнәрсә белән дә тиңләштереп булмый.
Коръәни-Кәримдә "гыйлем" сүзенең еш кабатлануы һич кенә дә очраклы түгел. Чөнки гыйлемле булу динебездә бик тә әһәмиятле һәм үтәлергә тиешле хакыйкатьләрнең берсе санала. Тормышта туры юлдан авышмыйча бару өчен дә гыйлем зур әһәмияткә ия. Аллаһы Тәгалә Коръәннең иң беренче иңгән аятендә ("Галәк" сүрәсе) үк безгә: "Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!" - дип белем алырга чакырып боера. Ә икенче бер аятьтә гыйлем ияләре белән гыйлемсез кешеләрнең урыны бер түгеллеге турында әйтелә: "Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигез булырлармыни?" ("Зүмәра", 9 нче аять). Раббыбыз шулай ук: "Белмәгән нәрсәләрегезне белгән кешеләрдән өйрәнегез!" - дип тә боера ("Нәхел", 43 нче аять). Пәйгамбәребез с.г.в. дә: "Белемгә омтылу - һәр мөселманның бурычы", - диде.
Үзебезнең гыйлемне арттыруны сорап, без һәрвакыт Аллаһка дога кылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә: "Син әйт: "Әй Раббым! Гыйлемне миңа арттыр", - диде ("Таһә", 114 нче аять). Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисендә: "Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһысын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең (белемсез) гыйбәдәт кылучы кешедән өстенлеге, айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр - алар пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да һәм дирһәмне дә мирас итеп калдырмадылар, алар бары тик гыйлемне генә калдырдылар. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәрәҗәдә алган булыр", - диелә.
Гыйлем алуның өстенлеген чагылдырган хәдисләр, хикмәтле сүзләр шактый. Гали ибн Абу Талиб (р.г) болай әйткән: "Гыйлем акчадан хәерлерәк. Чөнки гыйлем сине саклый, ә син акчаны (байлыкны) саклыйсың. Гыйлем - ул хөкемдар, ә акча хөкемгә дучар булучы, акчаны сарыф итү азайта, ә гыйлем тарату белән арта гына". Чыннан да, һәрберебез байлыгы турында кайгырта, аны ничек сакларга, ничек күбәйтергә иде дип баша вата. Ә гыйлемнең исә моңа ихтыяҗы юк.
Мәшһүр галим Ибн Мөбәрактән: "Әгәр дә сиңа Аллаһы Тәгалә кичкә үләсең дип әйтсә, нишләр идең?" дип сорагач, ул: "Гыйлем алыр идем", - дип әйткән. Күрәсезме, ул тегене-моны эшләр идем димәгән, ә гыйлем алуны өстен күргән.
Пәйгамбәребез с.г.в: "Адәм баласы вафат булганнан соң аның бөтен гамәле өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле өчен әҗер-савап савап язылачак: үлгәннән соң да кешеләр өчен кулланышта калдырылган, файда китерә торган сәдәкага (мәчет, күпер, кое, шифаханә, мәдрәсә) яки файдалы гыйлемгә яки аңа дога кылучы балага", - диде. Хәдистән аңлашылганча, өйрәтеп калдырган файдалы гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә килеп торачак. Ә файдалы гыйлем - Аллаһы Тәгалә ризалыгы нияте белән алынганыдыр. Гыйлем өйрәнүдән төп максат - аны дөрес итеп куллану, аларга таянып яшәргә өйрәнү. Пәйгамбәребез с.г.в: "Кеше үз белемнәре буенча яшәргә өйрәнми торып, гыйлемле кеше булып санала алмый", - диде. "Аллаһы Тәгаләдән файдалы гыйлем сорагыз, әмма файдасыз гыйлемнән Аллаһыга сыеныгыз", - диелә икенче хәдистә. Әйе, гыйлеме булып та, аны куллана белмәгән кеше - китап төягән ишәккә охшап калыр иде. Ә ишәк өстендә китап күбәюдән берәүгә дә файда юк, ишәкнең йөге генә арта.
Кешеләр Аллаһы Тәгалә теләгән хәтле генә гыйлем ала һәм Раббыбыз теләгән чаклы гына белә алалар. Шуңа күрә бөтен кеше дә бик яхшы билгеләренә генә укымаска мөмкин. Ә инде галимнәрнең фәнни ачышлар ясавы - ул Аллаһының бер бүләге. Коръәни-Кәримдә: "Аллаһыга ышанган гыйлем ияләренең дәрәҗәләрен Аллаһы Тәгалә бик югары күтәрер", - диелә ("Бәхәсләшү", 11нче аять). Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә тагын: "Хакыйкатьтә, Аллаһыдан чын курку белән куркучылар - галимнәрдер", - дип әйтте.
Гыйлемне җиңелрәк итеп өйрәтү хакында да хәдисләрдә еш әйтелә. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә әйтә: "Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул. Йә булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул, тыңлаучы, гыйлемне яратучы бул, башкасы булма, һәлак булырсың". Пәйгамбәребез с.г.в. һәркайсыбызга гыйлемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтүне йөкли. Икенче хәдистә Пәйгамбәребез с.г.в.: "Гыйлем өйрәтегез, җиңеләйтегез, әмма авырайтмагыз, сөендерегез, әмма нәфрәтләндермәгез", - дип әйтә. Балаларга дәрес биргәндә дә, нинди җиңел юл бар, шул юл белән укытырга кирәк. Әгәр берәү җиңел юл барында авыр юл белән укытса, ул кеше шиксез, Аллаһының ачуына дучар булыр. Пәйгамбәребез с.г.в. кешеләрне фәкать җиңеллеккә чыкырган, авырлыклар тудырудан тыйган. Белем бирүче кеше гыйлем алучыга киңәш бирергә, авыр чакта ярдәм итәргә һәм аңа карата йомшак мөгамәләдә булырга тиеш. Әд-Дәрими исемле галим: "Гыйлем алучыга һәм гыйлем бирүчегә карата йомшак мөгамәләдә булыгыз", - дигән.
Суфьян әс-Сәүри: "Гыйлем алгандагы иң беренче эш - ул дәшмәү. Икенчесе - гыйлем бирүчене игътибар белән тыңлау, өченчесе - гыйлемне истә калдыру, дүртенчесе - алган гыйлем нигезендә гамәл кылу һәм бишенчесе - ул гыйлемне башка кешеләргә өйрәтү. Әгәр дә шушы биш шартны да үтәсә камил гыйлем иясенә әверелә", - дип әйткән.
Коръәни-Кәримдә һәм хәдисләрдә зикер ителгән «гыйлем» сүзе гомуми мәгънәдә кулланыла, ягъни дини һәм дөньяви гыйлемне үз эченә ала. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме - икесен дә тигез күреп өйрәнергә кирәк. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән һәм алар бер-берсен тулыландырып торалар. Аларны аерып карау һич мөмкин түгел. Чөнки дөньяви фәннәр дә Аллаһы Тәгалә куйган кануннарны - җирнең тарту көчен, матдәләр составын һәм башкаларны өйрәтәләр. Кеше гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. Әгәр дә кеше дөньяви гыйлемгә генә ия булып, дини гыйлемнән ерак булса, бу дөньяда ул бәлки дәрәҗәләргә ирешсә дә, ахирәттә бер әҗерсез калачак. Шуңа күрә дөньяви фәннәрне укытучылар Аллаһыны танымасалар, Аның ризалыгы өчен укытмасалар, Кыямәттә бернинди әҗерсез калачак. Аларның кылган гамәлләре, кылган изгелекләре тетелгән тузан шикелле кебек кенә булыр, ә яхшылыкларның әҗере фани дөньяда гына калыр.
Раббыбыз Коръәни-Кәримдә (41:33) әйтә: "Минем сүземне адәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемлерәк кеше юк". Дөньяви гыйлем бирүче укытучылар - Аллаһының җиргә урнаштырган кануннарын кешеләргә өйрәтә. Димәк, алар Аллаһның барлыгына ышанырга тиешләр.
Ни кызганыч, безнең җәмгыятебездә дөньяви һәм дини белем алуга бик салкын карыйлар. Мәктәпләрдә тырышып укымыйлар, дин гыйлемнәрен үзләштерергә дә атлыгып тормыйлар. Элегрәк исә гыйлем алу өчен нинди ерак җирләргә барганнар, күпме авырлыклар күргәннәр. Юлның ераклыгы да, барган җирдәге халыкның телләре ят булуы да, гыйлем өйрәнүдә киртә булмаган. Якташыбыз Р. Фәхреддин дә: "Гыйлем юлы - бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да очы бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр", - дип язып калдырган. Ә хәзер якты, җылы мәктәпләребез, укытучыларыбыз бар, мәчетләр каршында мәдрәсәләребез эшли, мөгаллимнәребез гыйлем бирә. Әмма шушы мөмкинлекләрне нигәдер бәяләп бетермибез. Болай битараф яшәсәк, милләт алга китә алмый бит, кардәшләрем. Ә инде милләтнең белемгә игътибары кимегән икән, бу дәүләтнең киләчәге юк.
Белем алу сабырлык белән генә килә. "Сабыр итмәгән кешеләр хәсрәттә булырлар", - дип әйтелә "Әл-Гасыр" сүрәсендә. Чөнки сабыр итә алмаган күпме кеше авыр дип укуын ташлый, авырлыкларга түзә алмый. Белемне өйрәнү генә аз, ә үзләштергән белемне саклап та кала белергә кирәк әле. Без дә белемне саклап калмасак, интегәчәкбез. Ә бу үз чиратында, динебездән тайпылуга китерергә мөмкин. Аллаһ сакласын!
Кешенең белем туплавы туганнан башлап аның вафатына кадәр дәвам итә. Пәйгамбәребез с.г.в.: "Адәм баласына бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз", - диде. Шуңа күрә без файдалы белем алырга гомеребез буе омтылырга тиешбез.
Әлбәттә, кечкенә вакыттан ук балаларга дөрес тәрбия һәм дөньяви белем бирүгә генә игътибарыбызны юнәлтсәк, артык ерак китеп булмаячак.
Пәйгамбәребез с.г.в хәдисендә: "Гыйлемнең иң әүвәлгесе һәм иң файдалысы - ул сине яраткан Аллаһыны тану", - диелә. Шулай булгач, гыйлемебезнең башы - ул Аллаһыдан куркуыбыз. Ә гыйлемнең ахыры нәрсәдә диярсез? Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: "Гыйлемнең ахыры - бөтен эшне эшләп бетергәннән соң һәм урынына җиткергәннән соң, аны Аллаһы Тәгаләгә тапшыру".
Кадерле милләттәшләрем, әгәр дә без үзебезнең Раббыбызны белеп, үзебезне Аллаһының коллары дип танысак, Аллаһыга гыйбадәт кылсак, без галимнәрнең галимнәре булырга мөмкинбез. Гыйлем алган кеше - мәртәбәле кеше, ә дини гыйлем укыган кеше тагы да дәрәҗәлерәк, хәерлерәк.
Белем алуга омтылышыбыз беркайчан да кимемәсен иде. Аллаһы Тәгалә файдалы гыйлемнәр алырга һәм шушы гыйлемнәр белән гамәл кылып, хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп әйләсен.
Раббыбыз йөрәкләребезне мәгърифәт нуры белән яктыртып, һәрвакытта ниятебезне дөресләп, ихласлык белән һәрбер гамәлебезне кылырга, гыйлем алырга ярдәмен бирсә иде! Амин!
"Җимеш агачы белән, укый-яза белгән кеше гыйлеме белән файдалы". (Р. Фәхреддин)
"Гыйлем алу - эшләрнең иң олысы һәм теләкләрнең иң газизе". (Р. Фәхреддин)
"Гыйлем аулакта иптәш, ялгызлыкта сердәш, дуслар каршында бизәк, дошманнарга яхшы коралдыр". (Р .Фәхреддин)
"Гыйлемлек - нур, наданлык - хурлык" (Мәкаль)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа