Дин
Аятьләрнең мәгънәләрен аңламаган очракта, Коръәни-Кәримне укырга ярыймы?
Коръәни-Кәрим аятьләрен уку - Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу.
Мәгънәләрен аңламасаң да, аларны барыбер укырга кирәк, чөнки бу - Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү юлы. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә сәхабәләренә: «Коръәни-Кәримне укыгыз, Кыямәт көнендә ул үзен укучыга яклаучы булыр», - дигән.
Коръәни-Кәримне дөрес укырга өйрәнгәч, мөмкинлегегездән килгәнчә, абруйлы галимнәрнең Коръән тәрҗемәләрен һәм тәфсирләрен укыгыз. Аятьләрне үзегезчә аңлатырга тырышмагыз, үз фикерегезгә генә таянып, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз.
http://shahrikazan.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса