Авызыңнан тере саескан очырма! [ДӨРЕСЛЕК һәм ЯЛГАН турында]
Дөреслек өермәдәй көчле: юлындагы бар нәрсәне себереп үтә, диелә халык мәкалендә.
Әйе, син дөресен сөйлисең икән, сиңа беркем дә каршы чыга алмас, син беркайчан да ялгышмассың. «Кыйбла» сәхифәбездә бүген әлеге темага багышланган Җәмил хәзрәт ХАЛИРАХМАНОВның кыскартылган вәгазен тәкъдим итәбез.
Әссәламүгаләйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
Динебездә тыюларга, боерыкларга зур урын бирелә. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Әй, мөэминнәр, Аллаһыдан куркыгыз! Сөйләгән вакытта чын дөресен генә сөйләгез», - диде. («Әхзәб» сүрәсе, 70 нче аять). Икенче бер аятьтә: «Әгәр дә алар дөрес булсалар Раббылары белән, алар өчен хәерле булыр иде», - дип әйтелә.
Раббыбыз безгә фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матур булсын өчен әнә шулай илаһи кануннар буенча яшәргә боерды. Шуларның берсе дөреслек, тугрылык. Ә бу исә Аллаһы Тәгалә сыйфатлары, пәйгамбәрләребез дәгъвәте, динебезнең терәге санала. Нинди генә пәйгамбәрләр җибәрелсә дә, барысы да тулы бер тугрылыкны алып килделәр. Хыянәт һәм ялган белән бернинди дә Аллаһының тәгълимәте, пәйгамбәрләре җир йөзенә килмәде. Ә инде динебездә тыелган гамәлләрнең берсе - ялган. Ул дөреслекнең капма-каршысы. Аллаһы Тәгалә кечкенә генә ялган була икән, аны сөйми, аның пәйгамбәрләре дә аны яратмадылар. Раббыбыз тузан бөртеге кадәр генә ялган булса да, риза түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Ялган сүздән сакланыгыз», - дип кистереп әйтә («Хаҗ» сүрәсе, 30 нчы аять). Пәйгамбәребез с.г.в.нән сорадылар: «Йә расүлуллаһ, мөэмин куркак булырга мөмкинме?» «Әйе, мөмкин», - диде Пәйгамбәребез с.г.в. Янәдән: «Мөэмин саран булырга мөмкинме?» - дип сорадылар. «Әйе, мөмкин», - дип җавап бирде Пәйгамберебез с.г.в. «Мөселман ялганчы булырга мөмкинме?» - дип тагын сорадылар. «Юк, беркайчан була алмый», - диде. Ялганчылык мөэмин сыйфаты түгел. Әгәр безнең сүзебездә, гамәлебездә ялган була икән, димәк, без үзебезнең иманыбыз белән уйныйбыз. Ялган ул нифакълык сыйфаты. Ә мөэминнең сыйфаты - дөреслек һәм тугрылык. Бу үз чиратында аның бер омтылышы, нуры да. Тугрылыкка омтылган кешенең ничек кенә үзенең гамәлен дөрес итеп башкарыйм, сүзен дөрес итеп сөйлим икән дигән бер кайгысы бар. Ул ялганга керми. Ялган сүзләр җыймый. Сүзне сөйләп, аны кабул итсәләр дә, итмәсәләр дә дөресен генә сөйләргә кирәк. Һәр мөэмин тугрылыкка омтылучы булырга тиеш. Кеше үзенең «сандыгын» дөреслектән башка әйберләр белән тутырырга тырышмасын иде. Дөрес икән, сандыгыңа салып куй, аны сакла. Ялган икән ул, аны җыеп та торма. Чөнки Аллаһы Тәгалә каршысында аны ачасы бар бит. «Җем-җем, зиннәтле ташларны бизәргә кирәкми. Алар бизәлгән инде», - дип әйтәләр. Шулай ук дөреслекне дә бизәргә кирәкми. Ничек бар шулай әйтергә, ничек бар шулай эшләргә кирәк. Ялган кыстыру урынсыз, билгеле. Дөреслек яки тугрылык ярты гына да була алмый. Әгәр дә ул ярты гына икән, бу ялган булып чыга. Ярым ярты дөреслек тә була алмый. Игътибарыгызны бер гыйбрәтле кыйссага юнәлтми мөмкин түгел.
Караклар бер яшь егетнең малын талап алу өчен артыннан куа китәләр. Теге егет каршысындагы бер хуҗалыкка керә дә, аның хуҗасына: «Минем арттан караклар килә, малымны тартып алырга һәм үтерергә, яшер мине», - ди. Хуҗа артык уйлап тормый, аның өстенә утын өеме аудара. Егет шулай итеп утын астында кала. Ул арада караклар да килеп җитә. «Сезгә бер егетнең кереп качканын күрдек, кая ул егет?» - дип сорыйлар алар хуҗадан. Хуҗа: «Менә бу утын өеме астында ул», - дип җавап бирә. Караклар исә бер-берсенә карашалар да: «Бу хуҗа безне ялганлый бит, без утынны актарган арада егетне куып тота алмасыннар өчен әйтәдер әле», - диләр һәм ышанмыйча чыгып китәләр. Алар киткәч, егет чыга да утын астыннан: «Нигә сез минем утын астында икәнлекне каракларга әйттегез?» - дип шелтәли башлый хуҗаны. Ә олы яшьтәге теге хуҗа: «Дөреслек һәрвакыт кешене коткара ул», - дип көлемсерәп җавап бирә. Әлеге кыйсса һәрвакыт дөресен генә сөйләргә бер этәргеч булса иде һәрбарчабызга да.
Дөреслек һәм тугрылык - әхлагыбызның нигезен дә тәшкил итә. Әгәр дә синең дустың сиңа бер мичкә ялган бал бүләк итсә, син аны алга таба да дус күрәчәксеңме? Юк, әлбәттә. Чөнки дуслык мөнәсәбәтләрен ялган бал боза. Дөреслек - ул хикмәтнең башы. Әгәр дә хикмәт китабын өйрәнәсегез килә икән, дөреслектән укый башларга кирәк. Хикмәтле күренәсең килсә, син үзеңдә тугрылыкны, дөреслекне эзләп кара. Бармы ул синдә?
Дөреслек - ул безнең иманыбызның җаны. Иманлы кешедә дөреслек булмаса, аның Аллаһ каршында бернинди кыйммәте дә юк. Кешенең намаз укуына, ураза тотуына гына карама, аның сүзенә дә кара, я булмаса аның эшенә карарга кирәк. Безнең сүзебез, гамәлләребез һәрвакытта да дөресме? Мәчеткә килеп Аллаһ каршында күз яшебезне түгеп, яңадан кире базарга, я эшебезгә кайтып ялганласак, Аллаһыдан сорауның мәгънәсе бармы икән?
Гомәр ибн Хәттаб: «Сез иманлы кешенең ялганчы булуын күрмәссез», - дип әйткән.
Пәйгамбәребез с.г.в.: «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше файдалы, изге сүзләр сөйләсен яки дәшмичә торсын», - диде. Ә икенче бер хәдистә: «Тугрылыкны нык саклагыз, тотыгыз, чөнки тугрылык кешене яхшылыкка, яхшылык җәннәткә илтер. Кеше һәрвакыт тугры сөйләсә, Аллаһ янында бик тугры кеше дип язылыр. Ялганнан сакланыгыз, чөнки ялган начарлыкка, начарлык кешене җәһәннәмгә илтер. Кеше дәвамлы ялган сөйләсә, Аллаһ янында ялганчы дип язылыр», - диелә. Әлеге хәдистән әгәр Аллаһы Тәгалә каршында берәү дөрес сөйләүчеләрдән дип язылса, икенче берәү ялган сөйләүче кеше дип язылса, аны беркем дә үзгәртә алмаслыгы аңлашыла. Кеше үзенең ялганын мең кат пәрдә белән капласа да, каплый алмаячак. Ул барыбер беленәчәк. Бу дөньяда беленмәсә дә, ахирәттә барыбер беленәчәк. Ә ялган кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә, диелгән Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисендә.
Ни кызганыч, ялган сөйләүчеләр үзләренә зыян китерүләрен аңламыйлар. Кеше ялган сөйләгәндә, анардан хәтта фәрештәләр дә ерагая бара. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә: «Аллаһының колы ялганны сөйләгән вакытта шушы гөнаһның җирәнгеч исеннән фәрештәләр чакрым ярым ераклыкка кача», - дип әйтте.
Кеше үзе белән дә дөрес булырга тиеш. Үз-үзләрен ялганлап, өметләнүчеләр, хаталанучылар азмы әллә бүген? Кеше үзенең ниятендә, теләгендә, омтылышында дөрес булырга тырышырга тиеш. Кайберәүләр нәрсәне булса да башкарырга ниятлиләр, әмма аларның омтылышлары ялган. Алар аңа омтылмыйлар. Мин намаз укыр идем, хаҗга барыр идем диләр күпләр, ниятлиләр, әмма моңа омтылмыйлар. Берәр мескенгә ярдәм итәр идем дип уйлыйлар, ниятлиләр, ләкин омтылышлары юк. Аллаһы Тәгалә каршында ниятебез өчен әҗер алырбыз дип уйлап, ялгышалар, алданалар. 80-90 яшьлек әби-бабайлар гомерләре аз калганын чамалап, кеше күрсен дип түгел, ә Аллаһ каршында әҗер алып калыр өчен ураза тотарга, тырыша-тырмаша намаз укырга, хаҗга барырга шулкадәр омтылалар һәм бу көчле омтылышлары аларны әҗерле итәргә мөмкин. Ә яшьләрнең исә ниятләре бар, омтылышлары юк.
Пәйгамбәребез с.г.в тагын: «Дөреслек, хаклык - тынычлык, ә ялган - шикле», - диде. Ә икенче бер хәдисендә: «Үзеңдә шик уяткан нәрсәне ташла, шик уятмаганына мөрәҗәгать ит», - диелә.
Әлеге хәдистән дөреслекнең синең күңел тынычлыгы һәм ул сине канәгатьлеккә китерүе, ә ялганның һәм хәрам шикнең, тынычсызлык, нәфрәт кенә уятуы аңлашыла. Имам Шәфигый да: «Кеше фикерен белгертеп, сөйләр алдыннан башта бик нык уйласын. Әгәр әйтәчәк сүзләрдә файда булса - сөйләсен. Әгәр шикле булса - сөйләмәсен», - диде.
Ә инде мөселманнар ялган куллана торган булса, диннең дә, мөселманлыкның да кадере булмас. Ялган мал белән беркем дә байлыкка ирешә алмас.
Пәйгамбәребез с.г.в: «Кыямәт алдыннан бер галәмәт булачак. Хыянәтче кеше анда әманәтле булып саналыр. Үзләренә бирелгән малларына, дәрәҗәләренә хыянәт итсәләр дә, аларны әманәтле дип санарлар. Ә әманәтле кешене хыянәтче диярләр. Ул чорда Руайбида исемле кешеләр булыр. «Кем алар?» - дип сорарлар. Башкаларга акыл өйрәтүче кыйммәтсез кешеләр булыр. Аларның әхлаклары да, диннәре дә, әманәтләре дә булмас. Инсафлыклары да, тырышлыклары да күренмәс. Әмма ләкин алар башкаларга акыл өйрәтерләр», - диде.
Әлбәттә, бу фани дөньяда, сынау җирендә дөреслекне саклап яшәргә җиңел түгел. Ибн р.г. әйтә: «Көннәрдән беркөнне безгә Пәйгамбәребез с.г.в. керде. Мин кечкенә идем. Тышка уйнарга чыгасым килде. Әнием: «Улым кил, мин сиңа бер әйбер бирәм», - диде. Пәйгамбәребез с.г.в. моны ишетеп: «Син нәрсә бирергә телисең аңа?» - дип сорады. Әнием: «Хөрмә, бирергә уйлаган идем, диде. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Әгәр ялганлаган булсаң, бу ялган җитә иде гөнаһ өчен» - диде. Карагыз, хәтта сабыйны да нәрсәдер бирәм дип ялганларга ярамый. Ә безнең арада өйләрендә гел ялганлашучылар азмы әллә?! Телефоннан улларына: «Әтием, әнием шунда китте» дип алдап әйттерүчеләр юкмыни? Шул рәвешле балаларны да ялганларга өйрәтәбез түгелме?! Кечкенә ялган зурая бит. Ә инде бала үсә төшкәч ата-анасын үзе алдый башларга мөмкин. Шулай ук гел дөресен генә сөйләүчегә, бер дә ялганламаган кешегә ул дөрес түгел дип карыйлар. Хәтта андыйларны шелтәлиләр дә.
Әгәр дә без динебез, иманыбыз белән кешеләргә тәэсир итәргә уйласак, безне ишетсеннәр, танысыннар дисәк, без дөреслекне, тугрылыкны сакларга тиеш. Аллаһка бары тугрылык кына илтә.
Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга телләребезне ялганнан һәм башка Аллаһының ачуына китерә торган сүзләрдән саклап, күбрәк файдалы, изге сүзләрне сөйләргә, Аллаһыны һәрдаим зекер итәргә насыйп әйләсә иде. Амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа