Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Экстрим-парк Әлмәттә Корбан бәйрәмендә корбан чалу мәйданчыгы булачак

Быел бәйрәмне 27 майда билгеләп үтәләр.

Экстрим-парк Әлмәттә Корбан бәйрәмендә корбан чалу мәйданчыгы булачак
 
Быел бәйрәмне 27 майда билгеләп үтәләр.
 
Әлмәттә Корбан бәйрәмендә корбан чалу йоласы өчен урын билгеләнде. Ул экстрим-парк булачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте. Анда канализация белән өч махсус линия әзерләгәннәр. Өстәмә рәвештә үзәк мәчет мәдрәсәсе файдасына чалу өчен аерым зона оештырылган. Быел бәйрәмне 27 майда билгеләп үтәләр.
Бәйрәмгә Әлмәт районыннан хайваннарны гына кертәчәкләр. Һәркемнең чибы булу һәм "Хорриот" системасында язылган булуы шарт. Ветеринарлар документларны тикшерәчәк һәм иткә тамга салачак. Калдыклар өчен махсус контейнерлар әзерләгәннәр.
Расписание:
· 04:00 — мәчетләрдә вәгазь
· 05:00 — бәйрәм намазы.
 Намаздан соң корбан чалу башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса