Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Рамазан – гөнаһлардан арыну ае

Быел Изге Ураза гаете җомга көнне 20 мартта бәйрәм ителә. Бу көн республикада бәйрәм уңаеннан ял көне булачак.

Бу атнада мөселманнар өчен иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете була.

Рамазан-шәриф – Аллаһның Китабы Коръәни-Кәрим иңгән ай, ягъни Коръәнне уку, өйрәнү, аның аятьләре, сүрәләре турында уйлау, фикер йөртү һәм, әлбәттә, Коръән буенча яшәү ае. Рамазан сүзе рамаз, ягъни «кыздыра, көйдерә торган эсселек» сүзеннән алынган, шулай булгач, рамазан – барлык гөнаһларны яндыру, юкка чыгару, чистарыну ае дигән сүз.

Күңел чисталыгы өстендә без гел эшләргә тиеш, аны бер чистарттың да, аннан соң ул каралмый, дип әйтә алмыйбыз. Рамазан аеның рухын, яшәү рәвешен сакларга тырышырга кирәк.

 

Ураза гаете көнне ураза тотылмый

 

Шәригать кануннары нигезендә, бәйрәм көнне ураза тоту һич тә киңәш ителми. Шуңа күрә кеше Шәүвәл аенда ураза тотарга ниятли икән, аңа айның башка көнен сайларга кирәк.

 

Фитыр сәдакасы: кемгә, кайчан һәм күпме бирергә?

 

Бәйрәмгә кадәр балигъ булган, гает көнне ризык алырга акчасы җиткән, мохтаҗлык кичермәгән, акча белән бәйле бурычлары булмаган һәр мөселман кешесе фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Бу сәдака – мөселманнар өчен ваҗиб гамәл, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле эш.

Фитыр сәдакасын азык-төлек белән бирергә дә, акчалата түләргә дә рөхсәт ителә. Аның төп максаты – мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү. Әлеге сәдаканы түләү Рамазан аенда ураза тоткан вакытта кылган кечкенә хаталардан, гөнаһлардан арынырга ярдәм итә, дип санала.

 

Ураза гаете ничек уза

 

Бәйрәм иртәнге күмәк намаз белән башлана. Ул мәчетләрдә яисә махсус әзерләнгән ачык мәйданчыкларда үткәрелә. Бу көнне мөселманнар чиста һәм бәйрәмчә киемнәрен кия, бер-берсен сәламли һәм бәйрәм белән котлый.

Шәһәр һәм авыл мәчет-ләрендә бәйрәм чаралары 7:00 сәгатьтә Коръән укудан башлана. 7:30 сәгатьтән 8:00 сәгатькә кадәр имамнар бәйрәм вәгазе укый, ә 8:00 сәгатьтә гает намазы башлана.

Намаздан соң мөселманнар туганнарына кунакка бара, гаиләләренең өлкән яшьтәге әгъзаларына игътибар күрсәтә һәм якыннары белән бәйрәм табыны артында җыела.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса