Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Әлмәтлеләрне мәчеттә узачак гаилә бәйрәменә чакыралар

Чара бүген 15:30 сәгатьтә узачак.

Әлмәтлеләрне мәчеттә узачак гаилә бәйрәменә чакыралар


18 март көнне Әлмәт шәһәрендә гаилә ифтарларына йомгак ясау, зур һәм мөһим чара —«Гаилә бәйрәме» узачак. Оештыручылар барлык гаиләләрне бу җылы очрашуга чакыра.

Чара шәһәрнең үзәк мәчетендә стела янында оештырыла. Башлану вакыты — 15:30 сәгать.

Чара барышында оештыручылар «Рамазан белән илһамланып» иҗат конкурсында катнашкан балаларны бүләкләячәк. 

🎉 Бәйрәм программасында түбәндәгеләр көтелә:
🍲 Тәмле ризыклар һәм ифтар табыны;
🎁 Кызыклы викториналар һәм бүләкләр уйнату;
🎨 Балалар өчен мавыктыргыч мастер-класслар;
🫧 Сабын куыклары шоуы;
🎤 Шигырьләр уку һәм иҗади чыгышлар;
🏆 Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса