Сорау-җавап. Тоткан уразалар саваптан булсын
Рамазан аенда ураза тотуга бәйле бик күп сораулар туа.
Рамазан аенда ураза тотуга бәйле бик күп сораулар туа. Ураза тотучыларның да саны арта. Ләкин алар арасында үзенең ураза тотуын гел башкаларга искәртеп, әйтеп торучылар да күбәеп китте. Үзеңнең уразада икәнеңне «кычкырып йөрү» аның савабын киметмиме?
Нурия Гайфуллина
Әлеге сорауга «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде.
— Уразаны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип тотарга, бу хакта кычкырып йөрмәскә кирәк. Юкса савабын бетерәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында бер хатын күп сөйләшергә ярата. Берсендә бу Рәсүлебез янына «мин уразада» дип килә. Мөхәммәд (с.г.в.): «Син уразада түгел», — ди. Икенче көнне тагын шул хәл кабатлана. Өченче көнне теге хатын өеннән чыкмый, беркем белән аралашмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шунда: «Менә бүген уразада инде», — ди. Ураза тотам дип сөйләнеп йөрү максаты белән генә бу гыйбадәтне үтәү хәерле эш түгел. Уразаны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип тоту, ниятне дөресләү мөһим. Уразада килеш башкалар белән талашу, ачуланышу, гайбәт сату да уразабызны ач торуга гына әйләндереп калдырачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең сүзләренә караганда, ураза тоту — ашау-эчүдән генә тыелу түгел, телне дә саклау. Шуңа күрә берәрсе синең белән бәхәсләшергә теләсә «мин уразада» дип туктап кала белергә кирәк. Ураза — яшерен гыйбадәт. Аны намаз уку, сәдака бирү һ.б. кебек күреп булмый. Савабын Раббыбыз бирә. Шуңа да уразага дөрес ният белән керү шарт.
Сезнең өчен
– Сәламәтлеге ягыннан ураза тота алмаган кеше көнгә 500 сум күләменнән фидия бирергә, ягъни ураза тәмамланганчы башка берәүне ашатырга тиеш. Авыру кешене пенсионер булып, болай да акчасының күп өлеше даруларга китсә, ул очракта нишләргә?
Илшат Ганиев, Әлмәт районы
– Ураза тоту кемнәргә мәҗбүри һәм кемнәр моннан азат ителә?
Сания Әхмәтшина
Газета укучыларыбызның әлеге сорауларын без Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга юлладык.
– Әгәр дә кеше сәламәтлеге начар булу сәбәпле ураза тота алмаса һәм аның фидия түләргә мөмкинлеге булмаса, бу аның өстеннән төшә.
– Әгәр кеше балигълык яшенә җиткән икән, ул ураза тотарга бурычлы. Кеше балигълык яшенә кайчан җитә? Җенси яктан өлгергәч. Бу – кызларның күрем күрә башлавы, егетләрнең ир буларак җитлегүе. Шул вакыттан егет-кызлар ураза тота башларга тиеш. Уразада «эшлим, вакытым юк» дигән сылтаулар юк. Әгәр син балигълык яшенә җиткән-сең икән, ураза тоту фарыз. Фарыз ни дигән сүз соң? Фарыз – теге яки бу гамәлне үтәмәсәң, гөнаһ дигән сүз. Без моннан сакланырга тиеш. Икенчедән Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: Уразаны кемгә тотмаска ярый? Кеше сәфәр чыгып, 4-5 көн юлда булса, бу арада уразасын калдырырга рөхсәт ителә. Әмма тотсагыз, хәерлерәк. Чөнки хәзер ураза тотмаска киртәләр юк: машиналарда кондиционер, кунак-ханәләрдә кондиционер, рәхәт вә җиңеллек. Әгәр калдырасыз икән, бу көннәрне Ураза Гаетеннән соң тотып бетерергә бурычлы. Әмма бөтен ил белән бергә уразалы булу җиңелрәк тә, күңеллерәк тә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia