«Соңгы туй»ны ник үткәрмибез?!
Гореф-гадәтләрне һәм заман үзгәрешләрен бер «казан»га ничек сыйдырырга?
Ислам динендә, татар халкында гомер буе мәетне якыннары зурлап, хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озатканнар.
Халыкның якыннарын өйдән озатмый башлаулары, үз чиратында, заманча медицина учреждениеләренең уңайлы шартлары белән дә бәйле. Бу, әлбәттә, кешеләрне үзенең уңайлылыгы белән җәлеп итә. Тик шулай да, әби-бабаларыбыздан калган татар йолаларыннан читләшүгә китерә кебек.
Традицияләр һәм мода арасындагы бәрелеш
Соңгы елларда мәчетләрдә, шәһәр моргларында заманча җеназа заллары, шуннан гына хушлашу, мәетне шуннан гына озату гадәте киң таралыш ала бара. Кайберәүләр моны заманча һәм уңайлы дип бәяли. Әмма бу күренеш халкыбызның, милләтебезнең борынгы йолалары һәм гореф-гадәтләре белән ничек тәңгәл килүе турында да уйланырга кирәк. Татар халкында мәетне җирләү, аңа соңгы хөрмәтне күрсәтү һәрвакыт зур җаваплылык һәм тәртип таләп иткән, ә хәзерге заман үзгәрешләре моңа ничек йогынты ясарга мөмкин?
Күп өчракта без үзебезгә җайлы, уңайлы якны кайгыртабыз. Әлбәттә бу начар түгел, ләкин... Эх, шул «ләкин» нәр булмаса. Әле күптән түгел интернет челтәрендә Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның бер чыгышына тап булдым. Бу күренешне татар әдәбияты классигы Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрендәге вакыйга белән чагыштыра. Анда, имеш оныклары үлгән әбиләрен күреп куркырлар дип, авыру әниләрен үләргә больницага илтәләр. Һәм үлгәннән соң, шуннан юып, әбигә чиста күлмәк-ыштаннарын кидереп, агач табутка салып, соңгы йортына озаталар.
Бик гыйбрәтле әсәр. Хәзрәт юкка гына әсәрдәге вакыйга белән бүгенге күренешләрне чагыштырып китерми. Чыннан да, без ниндидер җиңеллекләр эзләп, күп нәрсәне югалтабыз кебек. Элек-электән, авыл җире булса бөтен авыл белән, шәһәрдә булса күрше-күлән, таныш-белеш мәрхүмгә соңгы хөрмәтләрен күрсәтеп озата, мәңгелеккә хушлаша иделәр. Авыр күренеш, ләкин яшәгән йортыннан озаткан чагында мәрхүмнең якыннарының кайгысы бераз булса да җиңеләя. Әби-бабаларыбыздан килгән тәртипне яшьләр күреп, ничек кирәген аңлап, күреп кала. Бу – буыннар чылбыры, гореф-гадәт, дини йола-тәртипнең югалмый саклануына бер сәбәп булыр иде. Соңгы юлга озатуны безнең халкыбыз кешенең «Соңгы туе» дип атый иде бит. Ник соң әле без, гел җайлыны эзләп, ул туйны каядыр, кемнәрдер кулына тапшырабыз. Безгә бик тә кадерле, газиз булган якыннарыбызны ислам кануннары нигезендә үз кулларыбыз белән юып, кәфенләп соңгы юлга озатуны читләр кулына тапшырабыз? Безнең күңелләрдә генә түгел, ә өйдә дә ахирәткә юл алган якыннарга урын калмадымыни соң?!
Цитата:
"Татар халкының мәетне соңгы юлга озату йолалары безгә гасырлар буе килгән рухи мирас. Аларны саклау, киләчәк буыннар өчен дә зур әһәмияткә ия."
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia