Әлмәттә беренче тапкыр татар дини театры чыгыш ясады
Әлмәттә беренче тапкыр куелса да бу театр эшчәнлеге күпләребезгә билгеле инде. Әлмәт тамашачысы бик дулкынланып кабул итте бу чараны.
24 сентябрь көнне «Иске Әлмәт» мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган артисты, мөнәҗәтләр авторы һәм аларны башкаручы Ильяс Халиков җитәкчелегендәге «Минбар» төркеменең «Аклыкка илтсен юллар» дип исемләнгән татар дини театры тамашасын карадык. Әлмәттә беренче тапкыр куелса да бу театр эшчәнлеге күпләребезгә билгеле инде. Әлмәт тамашачысы бик дулкынланып кабул итте бу чараны.
Көн кадагына суга торган мәсьәләләр тамашаның беренче минутларыннан ук халыкны уйланырга, фәлсәфи фикер йөртергә чакырып башланып китте. “Кемнәр без? Кая барабыз? Юлыбыз кая илтә? Дөрес юл сайладыкмы? Йортларыбыз шундый зур, ә күңелләребез шулкадәр тарайдымы?..”
Ислам кануннарын үтәп яшәсәк«Аклыкка илтсен юллар»ны, Иншаалла, таба-чакбыз! Бу фикер тамашаның башыннан ахырына кадәр дәвам итте.
Адәм баласы нинди генә яхшы машинада йөрмәсен, нинди генә зур йортларда яшәмәсен, тормышы ничек кенә рәхәт тәгәрәмәсен, әгәр дә ул яшәвенең төп максатын ачык аңламаса, төшенмәсә, күңеленә, җанына барыбер тынгылык таба алмаячак. Әгәр дә ул җир йөзенә ни өчен килүен уйламыйча яшәвен дәвам итсә, аның ахыры хәерле булмаячак. Тамашадагы әти кешенең бәлага юлыгуы – моның дәлиле.
Бүгенге тормышыбызда очраган хәерсез хәлләрдән күңелләребезне «корт кимерсә» дә, халык алдына чыгып, бар кеше дә аңларлык итеп әйтеп бирүчеләребез әлегә сирәк. Шулай да, хәзрәтләре-безнең вәгазьләрен һәрдаим тыңласак, ислам әхлагын өйрәнеп, белеп, үтәп яшәсәк, гаиләләребездә үзара татулык, хөрмәт булыр. Балаларыбызда туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләсәк үзебезнең дә калебләребез чистарыр, сафланыр.
Иртәме-соңмы җәмгыять-нең һәм анда яшәүчеләрнең үзгәрәчәгенә өметләнергә өндәгән бу чараның, чыннан да, кыйммәте, дәрәҗәсе зур булды. Тамашада республикабызда алып барылган сәясәтнең уңай якларын бәяләп төшерелгән видео язмалар да күрсәтелде һәм алар динебезне, татар телебезне зурлау, аны саклауга багышланган җырлар белән үрелеп барды. Җырларны, мөнәҗәтләрне халыкка ирештергән артистларга чиксез рәхмәтебезне җитке-рәбез. Тамаша Исмәгыйль хәзрәтнең вәгазе һәм Рузил хәзрәт тарафыннан Корьән уку белән тәмамланды. Алга таба да мондый чаралар даими үткәрелер дигән өметтә калабыз.
Татар гимназиясенең бер төркем укытучылары исеменнән
Зөлфия Сираи-Муллаянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia