Әлмәттә мөселман командалары арасында футбол буенча республика турниры узды
Шәһәрдә мөселман футбол командалары ярышты.
Әлмәттә мөселман командалары арасында футбол буенча республика турниры узды
Әлмәттә мөселман командалары арасында футбол буенча республика турниры узды.
Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселман командалары арасында футбол буенча республика турниры узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнирда 15 команда катнашты. Бу ярышлар спорт мәйданында көч сынашу гына түгел, ә бердәмлек, дуслык һәм кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту урынына да әверелде.
Быел әлеге турнир һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тууына 1500 ел тулу кысаларында үткәрелде.
Турнир җиңүчеләре:
I урын – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы,
II урын – Әлмәт,
III урын – Чаллы.
Фото: Әлмәт мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia