Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Рәҗәб - Аллаһның ае

Ислам дөньясындагы өч мөбарәк айның берсе - Рәҗәб ае. Ул Изге Рамазан ае турында алдан хәбәр итә торган ай.

Шушы ай башлану белән без мөбарәк Рамазанга әзерләнә башлыйбыз.

Мөбарәк Рәҗәб ае барлык мөселманнарга таныш булган гаҗәеп вакыйгалар белән билгеле: Исра - сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) төнге сәяхәте һәм Мигъраҗ - аның күккә ашуы. Мигъраҗ кичәсендә мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелде: 5 вакыт намазның фарыз булуы, Коръәндәге «Бәкара» сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелде һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелде. Шулай ук бу изге айда, Рәгаиб кичәсе алдыннан, Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әти-әнисе Габдулла белән Әминәнең никахлашу көне була.

Рәҗәб сүзе «тәрҗиб» сүзеннән алынган. Тәрҗемәсе «хөрмәтләү», «табыну» дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бу айны хөрмәтләп ураза тотучының һәм үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә болай дип әйткән: «Рәҗәб - Аллаһның ае, шәгъбан - минем аем, ә Рамазан - өммәтемнең аедыр». Бер кеше Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: «Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен Рәҗәб Аллаһ ае соң ул?» Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам болай дип аңлаткан: «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте (ярлыкавы) иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияларны (изгеләрне) дошманнарның кулыннан коткарган». Аңлашылганча, Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирәчәк. Аллаһы Тәгалә бу айны хөрмәтләп ураза тотучының һәм үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә. Бер хәдистә әйтелгәнчә: «Җәннәттә сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб дигән бер елга бар. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тоткан кеше шул елгадан шифалы ширбәт эчкән кебек булыр».

Рәсүле Әкрам (с.г.в.) Рәҗәб аенда шундый доганы бик еш укый торган булган: «Аллаһуммә бәәрик ләнәә фий Рәҗәбә вә Шәгбәнә вәбәллигнәә Рамазан». «Әй Аллаһым, безнең өчен Раҗәб ае белән Шәгъбан аен мөбарәк кыл, һәм Рамазан аена сау-саләмәт җитәргә насыйп ит».

Рәҗәб - Аллаһ Тәгалә ае булганга күрә, бу айда Әль-Ихлас сүрәсен күбрәк уку хәерле. Бу сүрәдә Раббыбызның төп күркәм сыйфатлары китерелә. Шулай ук түбәндәге зикерләрне еш әйтү файдалы булыр:

* Беренче ункөнлектә:

Сөбехана-ллахи-л-хаййи-л-каййум

* Икенче ункөнлектә:

Сөбехана-ллахи-л-әхәди-с-самад

* Соңгы ункөнлектә:

Сөбехана-ллахи-л-гафури-р-рахим.

Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу шулай ук күркәм гамәл булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса