Мәҗлестә сәдака бирергәме?
Коръән мәҗлесендә сәдака бирү кирәкме?
Хөрмәтле редакция! Динебездә сәдака бирү саваплы гамәл санала. Коръән мәҗлесләрендә хуҗадан тыш, кунак булып килүчеләр дә сәлака өләшергә телиләр. Һәркем аз гына булса да саваплы гамәл эшләп, дога кылдырасы килә. Ә кемдер «акча алмаштыру кирәк түгел» ди. Кеше бит инде ниятләп, «мин дә сәдака өләшермен» дип килгән. Бу очракта нишләргә? Газета аша берәр хәзрәт шушы сорауга ачыклык кертсә иде.
Тәнзилә,
Әлмәттә яшәүче
Газета укучыбызга Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирә.
- Әлеге сорауны бик сирәк кеше бирми калгандыр. Бу хакта Җәлил хәзрәт Фазлыев та сөйләгәне бар. Кайвакыт мәҗлестә «Без дә сәдака таратырга ниятләп килдек бит», дип ачуланышкан вакытлары да була. Монда алай тавышка чыгарырга кирәк түгел. Кем ниятләп килгән икән, тарата. Кулдан кулга бирергә телиләрме, әллә инде гомуми җыеп берәр мохтаҗ гаиләгә, яисә мәчет файдасына, шәкертләргә ярдәм итәргәме - ничек тә ярый.
Гадәттә, халыктан баштан сорыйбыз, «шулай сез ризамы?» дип. Риза булсалар, бер пакетка җыеп шулай тапшырабыз. Әгәр дә инде кемдер: «Юк, хәзрәт, мин табындагыларга таратырмын дигән идем», - дисә, аңа да сүз әйтмибез. Кулдан кулга биреп чыгыгыз. Әгәр дә кеше мохтаҗ икән, ул сәдаканы үзенә алсын. Әгәр дә мохтаҗлыгы юк икән, ул сәдаканы башка кешегә бирә ала.
Бүген әле кемдер намазга басып, гыйлем өйрәнеп, әкрен генә дингә кайта башлаган вакытта, «таратмагыз, бирмәгез, ярамый» дип, табында ямьсезләнеп, кешенең диннән гайрәтен чигерергә кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia