Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Бер китап мең кешене бәхетле итә

Әлмәтнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Җәмигъ мәчетендә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале узды.

Мондый беренче чара Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә оештырылды.

Ул Татарстанның гына түгел, Россиянең төрле почмакларыннан килгән язучыларны, әдәбият сөючеләрне һәм нәшриятларны берләштереп, катнашучыларны күп гасырлык Ислам фикере традицияләре белән таныштырды.

Китапларга, гыйлемгә мәхәббәт татар халкында, Ислам дөньясында гомер-гомергә иң мәртәбәле гамәл саналган. Ислам китабы фестиваленең Әлмәттә узуы очраклы түгел. Чөнки монда татарны аң-белемгә чакырган, китапның кадерен, дәрәҗәсен белгән мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин туган. Икенчедән, әлеге хәерле эшне тормышка ашырырга биредә тулы мөмкинлекләр бар. «Татнефть» ярдәме белән яңартылган Үзәк мәчет стилобатында ул көнне чын мәгънәсендә китап бәйрәме булды.

Фестивальне ачуга багышланган беренче рәсми утырышта аны оештыручы оешма вәкилләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Яфизов, «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин фестивальнең максатларына тукталып, анда катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Әдәбият сөючеләр өчен китаплар ярминкәсендә бик зур сайлау мөмкинлеге бар иде: сирәк басмаларны да кертеп, классик әсәрләрдән алып заманча шедеврларга кадәр. Фестивальдә иң зур экспозицияләрнең берсе һәм китап ярминкәсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрияты тарафыннан укучылар игътибарына 100 гә якын төрле исемдәге китап тәкъдим ителде. Соңгы 11 елда татар, рус һәм гарәп телләрендә нәшер ителгән дини, фәнни-популяр һәм балалар өчен басмалар белән сөендерделәр. Чарада һәр нәшрият үз эшчәнлеге белән таныштырды. Фәлсәфә фәннәре докторы, иске татар язуы буенча белгеч Альфрид Бустанов, күрмәүчеләр өчен Луи Брайль системасы буенча бастырылган Коръән буенча мөгаллим Фәнис Миңгәрәев, Р. Фәхреддин исемендәге мемориаль музей мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймрановалар үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

Фәнис хәзрәт Миңгәрәевнең чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Күрү бәхетеннән мәхрүм булган кешеләрнең ничек итеп дингә килүләрен, изге Коръәнне укуга теләкләре күзлеләрнекеннән дә зур булуына басым ясады.

– Күзләре күргән кешеләр өчен уч төбенә сыярлык, кесәгә салып йөрерлек Коръәннәр бар. Ә күрмәүчеләр өчен әзерләнгән тулы Коръән алты томнан тора, – диде ул. Китап фестивалендә булучылар Брайль системасы буенча бастырылган Татарстан мөфтиятенең Коръән тәфсире белән дә таныштылар. Ул «Ярдәм» фонды типографиясендә басылган, 10 томнан тора. Фәнис хәзрәт Миңгәрәев сукыр кешеләр өчен китаплар әзерләү турында бик тәфсилле итеп сөйләде.

Равил Сабыр үз чыгышын Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшрияты эшчәнлеге белән таныштырды. Язучы, газетаның баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев исә «Татмедиа» тарафыннан «Казан утлары» журналы нәшриятында дөнья күргән китаплар белән таныштырды һәм дини нәшриятларга мөрәҗәгать итеп: «Күп кенә кешегә исламга килү өчен күпер булырдай әсәрләр татар әдәбиятында шактый. Шуларга да игътибар итсәгез иде», - дигән фикерен җиткерде.

Чарада Казаннан «Умма Ленд» балалар нәшриятын Резедә Акчурина һәм Елена Гавриловалар, «Әлиф» нәшриятын Булат Сираҗиевлар тәкъдим итте. Ижау каласыннан «Аль-Исбах» балалар нәшрияты, Уфадан шактый күп кунаклар катнашты. «Ансар» Хәйрия фонды җитәкчесе, шагыйрь Руслан Брю, язучы Алинә Аматуллах үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар.

Күпчелек презентацияләр интерактив форматта үтте, бу барлык кызыксынучыларга әдәбият дөньясына якынаерга, шулай ук авторларга һәм нәширләргә сораулар бирергә мөмкинлек тудырды.

Әлбәттә, китап бәйрәмен балалар, шәкертләр чыгышыннан башка күз алдына да китереп булмый. «Нур» мөселман мәктәбе кызларының укыган сүрәләре, сөйләгән шигырьләре фестивальгә сафлык, нур, самимилек өстәде.

Фестивальдә балалар өчен мастер-класслар узды. Алар анда тәҗрибәле укытучылар белән интерактив дәресләр аша үз күнекмәләрен үстерделәр. Ахырдан катнашучылар өчен лотерея уйнатылды. Ул нәшриятларның, авторларның бүләкләреннән оештырылды. Гомумән, фестивальнең оештыручысы Рузил хәзрәт Ихсанов бар нәрсәне җиренә җиткереп, барчасының күңеленә хуш килерлек итеп алып барды.

Ислам динендә гыйлем алу бик зур урын били. Моны Коръәннең беренче иңгән аяте дә күрсәтә. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Бөтен нәрсәне барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!» (Галәкъ - 1).

Бу аять, иң беренче чиратта, Коръәнне һәм башка дини гыйлемнәрне өйрәнергә әмер итә. Шулай ук әлеге әмергә файдалы дөньяви гыйлемнәрне өйрәнү дә керә. «Икмәк тәнгә көч бирә, китап җанга көч өрә» дип белми әйтмәгән безнең халык. Әлеге фестиваль дәвамлы булсын.

 

2025 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

2-3 гыйнвар (2-3 раҗәб) - Рәгаиб кичәсе.

26-27 гыйнвар (26-27 раҗәб) - Мигъраҗ кичәсе.

13-14 февраль (13-14 шәгъбан) - Бәраәт кичәсе.

1 март (1 рамазан) - изге рамазан ае һәм ураза башланган көн.

21 март (21 рамазан) - Фәтех Мәккә көне.

26 март (26 рамазан) - Кадер кичәсе.

27 март (27 рамазан) - Кадер кичәсе көне.

29 март (29 рамазан) - Рамазан гарәфәсе кичәсе көне.

30 март (1 шәүвәл) - Гайдел-фитыр көне - Ураза бәйрәме.

31 март-1 апрель (2-3 шәүвәл) - Гайдел-фитыр көннәре.

21 май (23 зөлкагъдә) - Идел Болгарстанында ислам динен рәсми кабул иткән көн (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).

5 июнь (9 зөлхиҗҗә) - Гарәфә-Тану көне.

6 июнь (10 зөлхиҗҗә) - Корбан бәйрәме.

7-8 июнь (11-12 зөлхиҗҗә) -Тәшрикъ көннәре.

26 июнь (1 мөхәррәм) - мөселманнарның Ай календаре буенча яңа 1447 нче Һиҗри ел башы.

5 июль (10 мөхәррам) - Гашура бәйрәме.

20-21 август (26-27 сәфәр) - Һиҗрәт кичәсе.

3 сентябрь (11 рабигыль-әүвәл) - Мәүлид кичәсе.

4 сентябрь (12 рабигыль-әүвәл) - Мәүлид бәйрәме.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса