Мөмкинлеге чикләнгән әлмәтлеләр өчен кафеда чара узды
Чарага инвалид һәм начар күрүче 50 кеше чакырылган иде.
Шәһәр һәм район мөхтәсибәте «Ансар» хәйрия фонды белән берлектә очрашу үткәрде һәм кунакларга бүләкләр тапшырды. Аш Коръән аятьләрен укып узды.
"Нурлы" мәчете имам-хатыйбы Мәхсүм хәзрәт Нуретдинов шулай ук Аллаһы Тәгалә биргән нәрсәләрнең кадерен белү мөһимлеге турында сөйләде.
«Һәр кешегә тәне сәламәтме, юкмы, рухи ярдәм кирәк», - дип билгеләде «Ансар» директоры Руслан Бажутов.
«Безгә монда үгет-нәсихәтләрдән, аралашудан һәм яңа танышулардан файда алу безнең өчен бик мөһим. Без үз фатирларыбыздан сирәк чыгабыз, ә монда ял иттек», – дип фикерләре белән уртаклаштылар чара кунаклары!
Фото: «Ансар» фонды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа