Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Ислам – мәрхәмәтлелек дине

Ислам сүзенең тамыры «сәлам» сүзеннән чыга, ягъни «тынычлык», «иминлек», «сәламәтлек» дигән мәгънәләрне бирә

 

Ислам диненең нигезендә мәрхәмәтлелек ята.

Һәрбер кешенең күңеле яктылыкка, дөреслеккә, гаделлеккә, пакьлеккә омтыла. Шулай ук бөтенебез дә диярлек Ислам диненең тиз арада таралуын телибез. Ләкин һәрнәрсәнең тәртибе бар: спорт белән шөгыльләнергә теләгән кешегә остазы башта күтәрергә куша, аннары акрын гына авырлыкны арттыра. Мәктәпне дә бер ел эчендә тәмамламадык бит. Аллаһы Тәгалә җирләрне, күкләрне һәм алар арасында булган барча мәхлүкатларны 6 көн эчендә бар итте. Коръәни Кәрим китабы 23 ел дәвамында иңгән. Раббыбызның дөньяны бар итәргә һәм Коръән китабын бер секунд эчендә иңдерергә кодрәте җитмәс идеме? Һичшиксез, җитәр иде. Ә ни өчен шулай итмәгән? Чөнки бу – Аллаһның теләге. Аллаһы Тәгалә шулай акрын-акрын кешеләрнең йөрәкләре пакь булуын һәм дин тотарга әзер булуын теләде.

Безнең өчен Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәк булып тора. Мәккәдә 10 ел буена халыкны дингә өндәгәч, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хатыны Хәдичә радыяллаһу ганһә һәм аны һәрвакыт яклаучы, әтисенең абыйсы Әбү Талиб вафат булалар. Бу елны «кайгы елы» дип атыйлар. Шуннан соң Рәсүл Әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Таиф шәһәренә барырга уйлый. Мәккә белән Таиф арасы 90 чакрым була һәм, һава торышы эссе булуына карамастан, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм җәяү бара. Ниһаять, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шул шәһәргә барып җитә. Иң элек Рәсүл Әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабиләнең олуглары белән күрешә һәм, ни өчен алар янына килгәнен аңлатып, Ислам динен кабул итәргә тәкъдим ясый. Кабилә башлыклары Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне инкяр итәләр, мыскыллап көләләр һәм аны куып чыгаралар. Гарәпләрдә кунакчыллык сыйфаты иң югары дәрәҗәдә булса да, алар Пәйгамбәрне кабул итмиләр, ял иттермиләр, су эчертмиләр, ашатмыйлар, киресенчә, аны куып чыгаралар. Моның белән чикләнмичә, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне таш белән «озаталар», шуның аркасында аның хәтта аяк киемнәре кан белән тула.

Шуннан соң Пәйгамбәребез хәлсезләнеп, агачка таянып, дога кыла. Бу вакытта Җәбраил белән тау фәрештәсе галәйһимуссәлам килеп, Пәйгамбәребезгә: «Аллаһ синең догаңны ишетте, сиңа сәлам тапшырды, безне синең яныңа җибәрде, әгәр теләсәң, Таиф шәһәрен җир белән тигезлибез», – дип әйтәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шундый авыр хәлдә булса да, йөрәгендә бернинди дә ачу, үч алу хисе булмый. Киресенчә, фәрештәләргә: «Аллаһ мине кешеләрне газаплар өчен түгел, ә барлык дөньяга рәхмәт буларак җибәрде», – дип әйтә. Рәсүл Әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең йөрәгендә Раббыбызга карата Таиф кешеләре барыбер Ислам динен кабул итәрләр дигән ышану һәм Аның рәхмәтенә өмете була. Менә шушы вакыйгага карап, татарларда шундый мәкаль чыккан: «Таш атканга аш белән кайтар».

Шулай ук безнең әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне дә, татар-мөселман дөньясындагы күп кенә галимнәребезне дә өйрәнергә кирәк. Алардан калган китаплардан без гыйлем, хикмәт, гыйбрәт, тәҗрибә алып, Аллаһ боерган булса, дөрес юл буенча барачакбыз. Иң элек үзебездән, аннары гаиләдән, балаларыбыздан, туганнарыбыздан башларга кирәк.

Безнең тормышыбызга һәм йортыбызга Ислам дине үзеннән-үзе кермәс. Аның өчен, әлбәттә, тырышлык куярга кирәк. Бәрәңге үстерер өчен дә күпме көч таләп ителә. Иң элек җир өстенә тирес таратырга, аннары җирне сөрергә кирәк. Бәрәңгене утырту гына түгел бит әле. Башта җирне тырмалыйбыз, аннары чүбен утыйбыз, кортын җыябыз һәм төбен күмәбез. Безнең тормышыбызга һәм йортыбызга дин килсен өчен дә шулай ук тырышлык кую бик мөһим.

Әгәр берәр кешегә, фәлән җирдә эшләгән өчен – 1000 сум, ә башка урында 2700 сум түлиләр, дип әйтсәләр, кайсысын сайлыйбыз?! Әлбәттә, күбрәк түләгән урынны.

«Дөньяда 30 минутлык эш өчен бөтен кешегә дә фатир яисә йорт бирерлек дәүләт, оешма яки ширкәт бармы?» – дип сорасалар: «Әлбәттә, юк!» – дип җавап бирерләр иде. Ләкин Юмарт, Бай һәм бирүендә чиге булмаган Аллаһ 30 минут эчендә укыла торган 12 рәкәгать «Доха» намазы өчен җәннәттә алтыннан булган сарай салып куячак.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дигән сүздә 19 хәреф бар. 19 ны 10 га тапкырласак, 190 савап булыр. Аллаһның Китабын кулыбызга тоткан өчен – савап, аңа караган өчен – савап, укыган өчен – савап, ятлаган өчен – савап, тыңлаган өчен савап бирелә.

Бал хакында никадәр генә күп сөйләсәк тә, файдасын һәм тәмен искә алсак та, ашамыйча торып, аны белеп булмый. Шулай ук суга кермичә торып, йөзәргә өйрәнә алмыйбыз. Моннан чыгып, шуны аңлыйбыз: динне аңлар өчен аның буенча яшәргә кирәк. Иң мөһиме – һәр мөселманның өстендә 3 җаваплылык бар: үзеңнең динеңне белү; дин буенча яшәү; динне башкаларга җиткерү.

Рәфкать Шаһиев әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса