Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Сәдакадан Аллаһ колының малы кимемәс»

Сәдака гөнаһларыбыз өчен килә торган бәла-казаларга пәрдә була һәм киләчәктә үзебезне һәм киләчәк буыннарны төрле афәтләрдән, бәлаләрдән дә имин кылачак

 

Бу фани дөньяда яши-яши һәркем азмы, күпме гөнаһ кыла. Арада белеп кылганнары да, белми кылганнары да җитәрлек.

Барыбыз да яхшыга өметләнә. Шуңа да я мәчеткә барып, я төрле мәҗлесләрдә хәер-сәдака биреп булса да җан тынычлыгы эзлибез. Бакыйлыкка күчкән әти-әниләребезне, якыннарыбызны шуның белән шатландырырга телибез. Сәдаканың азы-күбе юк диләр бит. Бүген исә теләге булган һәр кешенең сәдака бирерлек мөмкинлеге бар. Ә сәдаканы бирү тиешме соң? Ул кирәк гамәлме? Аның ниндиләре бар? Уйлый китсәң, сораулар шактый икән.

Аллаһ Тәгалә безгә байлыкны сынар өчен бирә. Әгәр Хак Тәгалә теләмәсә, безнең ул байлыгыбыз булмас иде. Әгәр Аллаһ Тәгалә теләсә, бер мизгелдә шул байлыктан безне мәхрүм калдыра ала. Байлык ул гомер шикелле. Ул да – вакытлы әйбер. Әгәр синең бу мизгелдә байлыгың бар икән, ул синеке генә түгел. Байлык ул – Аллаһ Тәгалә биргән өлеш. Берәү мохтаҗлык кичерә, аңа без байлыктан өлеш чыгарырга тиеш. Бу – зәкят. Байлыгы алтын нисабына җиткән кеше байлыгының 40 тан бер өлешен зәкят итеп бирергә тиеш. Шулай ук үстергән әйберләрнең 10 нан берен, су сибеп үстергәннең 20 дән берен без гарипләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга бирергә тиешбез. Бу сәдака гошер була. Зәкят тә, гошер дә – фарыз сәдакалар.

Моннан тыш вәҗиб сәдака бар. Ураза фитыры – вәҗиб сәдака. Моны бирмәгән кеше – гөнаһлы. Биргән кеше – саваплы. Изге Рамазан аенда – шатлык-сөенеч кичергән айда без мохтаҗ кардәшләребезне сөендерергә тиеш. Ярдәм итәргә тиеш, бәйрәм икәнен белсен өчен. Әгәр синең өеңә каяндыр юлаучы, үтеп баручы мосафир керсә, аны ашатып-эчертеп чыгару вәҗиб санала. Әгәр без моны эшләмәсәк, гөнаһлы булабыз. Сөннәт дәрәҗәсендәге сәдакалар да бар. Ул сәдакалар – җомга көнне, гает көнне бирелә торган сәдакалар. Моны бирмәсәң – гөнаһ юк, бирсәң – савап. Моны бирсәң, Пәйгамбәребезнең бер сөннәтен үтәгән булып торасың. Иң яхшысы – гает һәм җомга сәдакалары.

Кеше нәфел сәдаканы гаиләсенә зыян китереп, балаларының тамагыннан өзеп, йә булмаса үзенең гаиләсенә мохтаҗлык китереп бирә икән, менә бу сәдака мәкруһ санала. Бу шелтәле сәдака була. Моны бирмәскә кирәк. Бирүгә караганда бирмәү саваплы. Берәү үлеп китә, зиратка барып, сәдака өләшәләр. Өйдә сәдака өләшәләр, 3, 7, 40 ын укыталар. Менә болар бөтенесе – нәфел, мәҗбүри түгел, ирекле эшләр. Әгәр шушыны ире үлеп киткән, тол калган, мохтаҗ хатын, әҗәткә кереп, бурычка кереп, балаларының авызыннан өзеп эшли икән, гөнаһлы гына була. Ул моны эшләмәскә тиеш. Моны халык та дөрес аңласын. Кара инде, бу өчесен үткәрмәде, кырыгына сәдаканы бик аз өләште, дигән сүз булырга тиеш түгел. Чөнки мондый сәдакалар юк. Алар вәҗиб түгел, сөннәт тә түгел, фарыз да түгел. Менә мин фарызларын, вәҗибләрен әйтеп киттем. Әмма инде көч җитеп бирә икән, саваплы була. Шуңа күрә без өчесен, җидесен, кырыгын үткәрәбез икән, аны искә алу, Коръән укыту мәҗлесе дип атарга кирәк. Анда без үлем турында кешеләрне вәгазьләргә тиеш. Әйткәнемчә, бу сәдака мәҗбүри түгел. Бер китапта да каралмаган. Гүр сәдакасы дигән нәрсә дә шулай ук юк. Аны хәле булган, көче җиткән, байлыгы булган кеше үлгән кешегә савап булсын өчен бирә. Моны бирергә ярамый, дип тә әйтергә ярамый. Әмма моны бирү – тиеш, дип катгый әйтү, бирмәсәң, нәрсәдер булыр, дип әйтү үзе гөнаһ. Көче җиткән кеше бирә, савап була, көче җитмәгән кеше бирми, гөнаһ булмый.

Һәм без бик зур изгелек эшлибез, савап эшлибез, дип, үти торган бер эшебез бар: Коръән укыту мәҗлесләре. Әлбәттә, Коръән укыту кирәк. Аллаһның барлыгын, үзеңнең мөселман икәнеңне белү, мөселман кардәшләреңне җыеп, шундый гүзәл бер табын ясау начар гадәт түгел, күркәм гадәт.

Мәҗлестә Коръән укыган кеше, әлбәттә, намаз иясе булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә: биш вакыт намаз – фарыз, диде. Бу кеше андагы халыкны дингә өндәргә тиеш. Шушы мәҗлестә сәдака бирүне, нәфел сәдакасы өләшүне гөнаһ эш дип әйтә алмыйбыз. Нәфел сәдакасын биргән кеше дә саваплы, алган кеше дә, дога кылып куйса, саваплы. Әмма Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бер хәдисе бар: ашарга бер көнлек ризыгың бар икән, сәдака алудан туктап тор! Аны алып гөнаһ эшлисең, – ди Пәйгам­бәребез. – Нәфсең артыннан куасың, – ди. Һәм ул сәдака, әйткәнебезчә, үзеңә кирәкле булган, кадерле булган бер әйберне Аллаһ ризалыгы өчен бирү, дип әйттек. Әмма табында ыгы-зыгы куптарып, кешеләрне урыннан торгызып, әвеш-тәвеш ките­реп, «сәүдә» итүдән бернинди савап та юк. Аллаһ ризалыгы өчен бернәрсә дә эшләми болар. Монда кешеләр Аллаһның безгә әманәт итеп биргән вакытын исраф итәләр. Син сәдака биргән­сең икән, синең кесәңдә булган акчаң кимергә тиеш, ә син аны арттырып кайттың, ишәйтеп. Адәм балалары, әлбәттә, әҗәл җиткәч, әйтерләр ди:

– Ий, Раббым! Намаз укырга вакытым калмады, ураза тотарга вакытым калмады, әҗәлемне әз генә чигереп тор. Булган бөтен байлыгымны сәдака итеп өләшим дә, изгеләр җөмләсеннән күчсәм иде Синең хозурыңа, дип әйтер, ди, кеше, әҗәле җиткәч. Менә шушы әҗәлегез җитмәстән элек сәдака бирү кирәк, әлбәттә. Сәдакага Аллаһ Тәгалә савапны 10 тапкыр арттырып кайтарыр. Сөенечле вакытта биргән сәдакаларыбыз 100 дәрәҗә артыграк булыр. Шуңа күрә никах табыннарында, Рамазан, Шәгъбан, Рәҗәб, Мөхәррәм айларында, сөенечле айларда, сөенечле вакытларда үзебез сәламәт вакытта, җырлап эшләп йөргән вакы­тыбызда сәдака бирергә кирәк.

 

Рәфкать Шаһиев әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса