Намаз мөселманның хәзинәсе
Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны – намаз, малыгызны – зәкәт, саулыгыгызны – сәдака, гыйлемне – язу белән.
Безнең борынгы бабаларыбыз бик тә акыллы булганнар. Аларда дипломатия, кеше белән аралаша, сөйләшә белү сәләте көчле булган. Шуңа да халыкта «Сөйли белмәгән авыздан... » дигән бик тә тапкыр, мәгънәле мәкаль барлыкка килгән.
Иман, ислам, дин мәсьәләсендә бу бигрәк тә шулай. Бөгәм дип, сындырып куюың да бар. Монда да кеше белән сөйләшә белү, матур итеп дингә чакыра алу шарт.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә намаз укырга куша. Әгәр дә намазны чын күңелдән, мәгънәсенә төшенеп укысак, ул күңелебезне тынычландыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Миңа сезнең дөньягыздан хатын-кызлар һәм ислемай яраттырылды, ә күңелне шатландыручы нәрсә булып намаз кылынды», – ди.
Исламда бары да уйланылган
Гомумән, ислам дине шулкадәр камил итеп яралтылган, уйлый белгән кешегә нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Намазга баскан кеше моңа төрле юллар белән килә. Кемдер кечкенәдән шундый тәрбия ала, берәүләр акыл белән уйлап килә, икенчеләрен кайгы-хәсрәт бастыра. Ничек кенә булмасын, намазга баскан һәркем Аллаһка сыена, аңардан ярдәм көтә.
Белгәнебезчә, намазның бар фарызы, бар сөннәт өлеше. Фарызы һичшиксез төгәл үтәлүне таләп итә. Монда бернинди дөнья сүзе юк. Кайбер дин галимнәренең фикеренчә, бары тик сөннәт укыганда гына, сәҗдәдә теләргә, сорарга мөмкин. Бу бит үзе бер тирән фәлсәфә. Әйе, кеше намазга баскан икән, сәҗдәгә тезләнгән икән, һичшиксез, аның сорыйсы, телисе теләге бар. Иле өчен, көне өчен, гаиләсе, баласы, якыннары өчен. Шулай итеп, фарызны укыгач, якыннарына хәерлесен телисе килү теләге сөннәтне дә укырга мәҗбүр итә. Адәм баласы шулай үзеннән-үзе дингә тартыла.
Намаз шаһәдәт кәлимәсеннән соң исламның икенче баганасы булып тора. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бик күп аятьләрдә намаз торгызырга әмер итә. Ә Пәйгамбәребез (с.г.с.) исә үз вакытында укылган намазны әти-әнигә итагатьле булудан да изге гамәл дип атый. Икенче бер хәдистә: «Әгәр кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса, аның тәнендә бер кер калыр идеме? Намаз укучының да Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын гафу итәр», – диелә. Шуңа күрә ул динебез өчен иң газиз, иң әһәмиятле гыйбадәт санала.
Хаталар өстендә эш
Аннан инде икенче этап башлана, кеше үзенең намаздагы хаталарын төзәтә. Ягъни, «хаталар өстендә эш». Оста остаз ипләп кенә сиңа хаталарыңны төзәтергә булыша. Башта ул җайлап намаз укуның тиешлеген сеңдергән булса, инде, укыйм дип уку гына җитмәгәнен, ә аны хатасыз, һәр авазны дөрес итеп әйтеп уку кирәклеген аңлата. Әлбәттә инде, шул этапка җиткән һәркем укыган намазының бушка китмәвен, җилгә очмавын тели. Һәм тырыша-тырыша намазда укыла торган сүрәләрнең укылышын дөресли. Чөнки намазны дөрес укымасак, гөнаһ җыябыз дигәнне дә ишетергә туры килә. Бу хакта Сәлимҗан хәзрәт Домнин болай ди:
– Безнең халыкта «Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп» дигән мәкаль бар. Бик дөрес мәкаль. Әгәр кеше намаз укырга өйрәнгәндә ниндидер хата җибәрә икән, ул хатасы өчен гөнаһ булмас. Хатасын төзәтсә, сәҗдә-сәһү (хаталанганда кылына торган сәҗдә) кылса яхшы булыр. Ләкин өйрәнергә теләмичә, килделе-киттеле укый, хаталары өстендә эшләми икән, димәк, монда проблема бар. Кеше үз өстендә эшләми дигән сүз. Беребез дә машинаны, берәр йорт җиһазын ремонтка биргәндә яки берәр табибка килгәндә ул белгечләрнең ярты-йорты эшләүләрен теләмибез. Үз вазифаларын яхшы, дөрес итеп башкаруларын телибез. Шулай ук үзебез дә гыйбадәт кылганда, Аллаһ Раббыбыз каршына басканда, намазларыбызны дөрес, камил рәвештә үтәргә тиешбез. Әлхәмдүлилләһ, бүген хаталар өстендә эшләү, өйрәнү, гыйлем эстәү җиңелләштерелде. Һәр мәчеттә диярлек кичке дәресләр алып барыла, мәдрәсәләребез эшли.
«Надо, Федя!» гына булмасын
Күп очракта адәм баласы намазны «надо, Федя!» принцибы белән, тиеш булганга, автомат рәвештә генә укып өстеннән төшерә. Чөнки күбебез дөнья куарга ашыгабыз. Намаз укый башлаганчы үзеңнең күңелеңне шуңа көйләргә, әзерләргә кирәк.
– Шулай да намазны ихластан укый алмыйм диючеләргә нәрсә киңәш итәр идегез? Намаз укыганда күңел белән башка уйларга кереп кителә, моны ничек булдырмаска?
– Иң беренче киңәшем – намазда нәрсә укыганыңны белеп уку. Дөрес, намазның догалары, Коръән сүрәләре гарәп телендә. Ләкин шул ук һәр намазның һәр рәкәгатендә укыла торган «Фатыйха» сүрәсе көненә кимендә 17 тапкыр укыла. Гарәп телендә булса да, ул сүрәнең мәгънәсен өйрәнү, күңелгә сеңдерү – барыбызның да кулыннан килә торган эш. Шулай ук кыска зикерләр, рөкүгъ-сәҗдә вакытында укыла торган догаларның тәрҗемәсен бер укысаң, истә калалар. Намаз барышында укыган сүрәләрнең-догаларның мәгънәләрен башыңда әйләндерә башлагач, ихласлык, хушуглык, Аллаһ рәхмәте белән, үзеннән-үзе барлыкка килә, йөрәкләр йомшара.
- Икенче киңәшем намазда борчый алырлык мәшәкатьләрне эшләп бетерү, йомышларны ябу. Мисал өчен, хуҗабикә берәр ризык пешерә башласа, пешереп бетерсен яки озак вакыт зыян килмәслек итеп әкрен утка куйсын, әгәр берәр очрашу яки мөһим сөйләшү булса, намазга кадәр башкарылсын, телефон һәм башка төрле гаджетлар, шул исәптән домофоннар сүндерелсә, тавышсыз халәткә куелса, тагын да яхшырак. Гомумән, сине борчырлык эшләр эшләнеп бетсен. Аннары соң инде күңел тынычлангач, уйларыңны җыеп, намазга да керешергә була.
Әйе, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Барыбызга да кайгы-хәсрәт килгәнче ихлас күңел белән намазга басарга язсын. Мин кушканнарны үтәп, кулларын догага күтәреп миннән сораганны бирмәскә оялам дигән. Сугышлар туктап, якыннарыбыз, балаларыбыз исән-сау әйләнеп кайтуларын телик. Аллаһ ишетүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа