Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтнең үзәк мәчетендә мөкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашу узды

Коръәннең күп аятьләре, хәдис-шәрифләр безне һәрвакыт изгелек кылырга чакыра.

 

Хәйрия ашлары уздыру – саваплы гамәл. Шушы көннәрдә реконструкциядән соң яңартылган Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеттә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу булып үтте. Әлеге чарага иллеләп кеше чакырылган иде. Мәчетнең стилобатында төшке аш әзерләнде, шулай ук күңел ачу программасы да тәкъдим ителде. Яр Чаллыдан чакырылган кунак балалар өчен фокуслар күрсәтте.

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе урынбасары Рузил хәзрәт Ихсанов Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин исеменнән килгән кунакларны сәламләде. Мәчет имамы Фәннур хәзрәт Кәримов үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады. «Ансар» хәйрия фонды директоры Руслан Бажутов мондый игелекле чараны оештыруда ярдәм итеп, үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Кунаклар Коръән укып хозурландылар, барлык балаларга да татлы бүләкләр һәм шарлар бүләк ителде. Өлкәннәр исә бүләккә рус теленә тәрҗемә ителгән Коръән алдылар. Мәчет җитәкчелеге физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен хәйрия ашы оештыруда ярдәм күрсәткән хәйриячеләргә рәхмәт белдерә. Кылган изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса