Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт православие гимназиясе укучылары бәрәңге җыярга бардылар

Балалар чишмәгә дә бардылар.

 Әлмәт шәһәренең  православие гимназиясе укучылары Әлмәт районының Якын Ямаш авылында төзелә торган  храм территориясендә бәрәңге җыюда актив катнаштылар. Гимназиянең руханиы Иерей Олег Чугунов җитәкчелегендә гимназистлар белән бергә яңгырлар сезоны башланганчы бәрәңге җыярга гимназия директоры Надежда Жилина, укытучылар һәм укучыларның ата-аналары килгән иде, дип хәбәр итә Әлмәт епархиясе сайты. Гимназиянең хезмәт командасына рәхмәт белдерергә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий килә, ул барысын да саф һавада самовардан чәй һәм яңа җыелган бәрәңгедән пешерелгән сыйга чакырды. Чара азагында архипастырь һәм гимназистлар авыл территориясендә урнашкан «Изге чишмә» чишмәсендә булдылар.

 

Фото: https://prichod.ru/opyt-prihodov/46707

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса