Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт районында Мәүлид кичәсе уздырдылар

16 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, хәйрияче Рәйханә Ханнанова шәһәр һәм район мөслимәләрен шәһәребезнең «Тәскирә» мәчетенә Мәүлид кичәсенә җыйды.

Кунакта башка район мөслимәләре дә бар иде. Азнакайлылар бик матур итеп Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) рухына дога кылып, салават әйтеп, кичәне ачып җибәрделәр.

«Мәүлид» сүзен күбебез аңлап бетерми, аның ни өчен бәйрәм ителүе турында да белмибез. Кайберәүләр бу көнне элек бәйрәм итмәгәннәр бит дип тә әйтәләр әле.

Имам-хатыйб Нияз хәзрәт Сабиров Мәүлид бәйрәме турында менә нәрсә ди:

– Мәүлид – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам туган. «Мәүлид» сүзе туу, туган вакыт дип тәрҗемә ителә. Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр күп. Мәүлид ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аннан: «Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз», – дип сораганнар. Пәйгамбәребез: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән (Мөслим).

Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән. Изге Мәүлид мәҗлесләрендә мөселманнар үзләренең шатлыкларын белдерәләр, Пәйгамбәргә салават әйтәләр һәм сәламнәрен җиткерәләр, чөнки сөекле Пәйгамбәребезнең бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге.

Бу кичәдә гадәттәгечә үзенең гаиләсе белән махсус кунак – тарих фәннәре кандидаты, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия апа Бәйрәмова-Аймал да катнашты. Ул анда кунак булып килгән яшь мөслимәләргә туган телебезнең бүгенге торышын, тел сагында булган мөһим чаралар турында сөйләде. Безнең әби-бабайларыбыз телне саклап кала алганнар. Намаз укый алмасалар, мөнәҗәт итеп җырлап булса да динне саклаганнар. Дин дә бетмәгән, тел дә сакланган. Матур хәл бит! Шундый авыр заманнарда аларның көче дә, сабырлыгы да җиткән, дип үзенең китапларында язылган, сөргенгә сөрелгән кардәшләребез турындагы ачы язмышлардан өзекләр сөйләп, яшь буынга моны аңларга, әби-бабаларыбызның мирасын сакларга өндәде.

Рәйханә ханым үзе Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең камил сыйфатлары һәм мактарлык игелекле холкы турында сөйләде. Мәүлид кичәсендә аның алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә булса да өлешен башкарып, шуның әҗерләрен насыйп итсә иде Раббыбыз, диде ул.

Мәҗлестә 70 тән артык хатын-кыз мөслимә катнашты. Корбан итеннән пылау ашадык, тәмле-татлы пәхләвәләр белән чәй эчтек. Мөнәҗәтләр әйтелде, туган телне җырлап кичәне тәмамладык.

Зифа Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса