Мәрхүмнәр өчен дога кылу һәм сәдака бирүнең саваплары
Бу язманы ихлас күңел һәм игътибар белән укып, вафат булган әти-әниләребез һәм башка кардәшләребез өчен хәер-догалар кылсак иде.
Ибне Габбастан (радыя-Ллааһу гъәнһү) риваять ителә:
«Гайсә (галәйһиссәлам) бер кабер яныннан үтеп барганда нур күрде. Туктап: «Йә, Раббым! Бу кабердәге нур нәрсә сәбәпле булды икән? Миңа шуны белдерсәң иде», – дип сорады. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә кабер иясен тергезде, каберне ачык кылды.
Гайсә (галәйһиссәлам) кабер иясен күрде. Аның алдында оҗмах нигъмәтләре әзерләнгән, нурлар уйнап тора. Гайсә (галәйһиссәлам) кабер иясенә эндәште һәм кабер иясе Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән телгә килеп: «Әй, Гайсә! Сиңа иман китергән, синең өммәтеңнән, синең белән бергә мәҗлестә булган кеше мин. Син мине таныйсыңмы?» – дип сорады.
Гайсә (галәйһиссәлам): «Әйе, таныйм. Бу нур, бу оҗмах нигъмәтләре сиңа нинди гамәлләрең сәбәпле бирелде?» – дип сорады.
Кеше: «Дөньяда вакытымда изге гамәл кыла алмадым, ләкин минем бер изге улым калды. Ул минем өчен хәер-догалар кыла. Аллаһы Тәгалә мине шуның белән хөрмәтле кылды. Җомга киче яки башка кичә булса, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә фәрештәләрне мөселманнар каберенә җибәрә. Ул фәрештәләрнең кулларында нурдан табаклар булыр. Аларда мәрхүмнәр өчен бирелгән сәдакаларның һәм Коръән укыганның, хаҗларның савабы һәм башка изгелекләрнең савабы булыр. Әгәр мәрхүм өчен хәер-догалар кылсалар, Коръән укысалар һәм башка изгелек кылсалар – барысының да савабы мәрхүмгә ирешер һәм мәрхүмнәр шул гамәлләр белән файдаланырлар», – дип әйтте. Шуннан соң кабер янәдән элекке халәтендә булып, мәрхүм каберенә кайтты.
Гайсә (галәйһиссәлам): «Аллаһы Тәгаләне һәркайчан да бер дип белеп, Аңа гыйбадәт кылып буйсынсалар, Аллаһы Тәгаләнең бу колларына олы рәхмәте булыр», – дип әйтте.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) болай дип әйткән:
«Кыямәт көнендә кешегә олы таулар кебек изге гамәлләрен китерерләр. Бу кеше: «Йә, Раббым! Миңа бу саваплар кайдан килгән, мин бу кадәр савап алырлык яхшылык кылмаган идем», – дип әйтер.
Бу кешегә: «Бу кадәр саваплар синең яхшы балаңның хәер-догасыдыр», – дип әйтерләр».
Һәркайсыбызга әти-әниләребез һәм башка кардәш-ыруларыбыз өчен изгелекләр кылып, алар өчен: «Йә, Раббым! Әти-әниемнең һәм барча кардәшләремнең, барча мөэмин-мөселманнарның гөнаһларын ярлыка», – дип догалар кылу кирәк.
Мәлик бине Әнәс (радыя-Ллааһу гъәнһү) болай дип әйткән:
«Пәйгамбәребездән (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) ишеттем. Ул болай дип әйтте: «Җиде төрле гамәлнең савабы вафат булганнан соң да мәрхүмгә ирешеп торыр.
1️) Бу гамәлләрнең беренчесе: әгәр берәр кешегә гыйлем өйрәтсә – вафат булса да гыйлем өйрәтүчегә савабы барыр.
2️) Икенчесе: бер кеше чишмә казып чыгарса һәм ул чишмәдән кешеләр файдалансалар.
3️) Өченчесе: юл йөрү өчен күпер салса.
4️) Дүртенчесе: берәр кеше агач утыртып калдырса һәм кешеләр аннан файда алса.
5️) Бишенчесе: бер кеше мәчет яки мәдрәсә салдырса.
6️) Алтынчысы: бер кеше Коръән китабын мирас итеп яки вакыф итеп (җәмәгать файдалануы өчен) калдырса һәм кешеләр аннан файдалансалар.
7️) Җиденчесе: бер яхшы бала калдырса, ул яхшы бала бу кеше өчен хәер-дога, истигъфар кылса һәм «Йә, Раббым! Әти-әниемне ярлыка», дип үтенсә.
Бу гамәлләрне кылган кеше вафат булса да, аңа кылган изгелекләре өчен һаман да савабы язылып барыр».
Гата исемле кеше сөйләгән:
«Күп кичләрдә каберләр арасында төтен пәйда булды. Мин Аллаһы Тәгаләдән: «Йә, Раббым! Бу кабердәге төтен сәбәбен белдерсәң иде, нинди бозык гамәл сәбәпле ул?» – дип сорадым. Төшемдә күрдем: бу төтен бер хатын кабереннән чыкты. Ул хатын минем күршемдәге бер карчыкның кызы икән. Мин ул хатынның әнисе янына барып: «Әй, карчык! Синең кызыңның нинди явыз гамәле бар иде, кабереннән һаман төтен чыга», – дип сорадым.
Карчык минем соравыма: «Минем кызым зиначы (никахсыз җенси мөнәсәбәткә керүче) (ред.) иде», – дип җавап кайтарды. Мин аңа: «Әй, карчык! Кызыңның «газабы күтәрелсен (кимесен)» дисәң, вафат булган кызың өчен сәдака бир һәм хәер-дога кыл, кызың газабыннан имин булсын», – дип әйттем.
Карчык кызы өчен сәдакалар бирде, догалар кылды. Мин һәм мәчет әһелләре дә бу кыз өчен хәер-догалар кылдык. Бу кызны янә төшемдә күрдем: газабы күтәрелеп, өстенә оҗмах киемнәрен кигән. Бу кыз миңа: «Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сиңа изге бүләген бирсен, сезнең хәер-догагыз бәрабәренә Аллаһы Тәгалә миннән кабер газабын күтәрде», – дип әйтте.
Бу кыйссадан шул аңлашыла: исән кешеләр мәрхүм булганнар өчен сәдака бирсәләр һәм башка изгелекләр кылсалар, Аллаһы Тәгалә барлык изгелекләрне кабул итеп, мәрхүмнәргә савабын ирештерер.
Чыганак:
Җәмалетдин Бикташи «Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр» – Казан: «Хозур» – «Тынычлык» нәшрият йорты, 2021. – 128 б. (117-120 бб.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа