Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ислам финанслары базарының торышы турында

21 августта шәһәребезнең яңартылган Үзәк мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленумы узды

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге утырыш эшендә аның урынбасарлары, казыйлар, имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә төп мәсьәлә Татарстан Республикасында ислам (партнерлык) финансларын гамәлгә ашырудан гыйбарәт булды.

Күчмә пленум танылган мөселман галиме, дин әһеле, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.с.) нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави тарафыннан Коръән аятьләре уку белән ачылды. Аннары Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.

Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, шәһәр һәм район башлыгы Тимур Нагуманов пленумның шәрәфле кунаклары булдылар.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Россиядә ислам финанслары базарының торышы турында» доклад ясады. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләнгән һәм хупланган ислам финанс продуктлары белән таныштырды, бу өлкәдә кайбер проблемаларны билгеләде һәм имам-мөхтәсибләр алдына бурычлар куйды. Ислам финанслары буенча экспериментны гамәлгә ашыру проблемаларына тукталып, ул халыкның финанс белеме түбән булуын, продуктларның бәясе югары булуын, базарда мошенниклык схемаларының барлыкка килүен атады.

Россия ислам институты белән берлектә Диния нәзарәте тарафыннан 14 финанс оешмасы өчен кыска вакыт эчендә 15 продукт эшләнү ачык дәлил булып тора. Алар арасында: мөселманнарның төп ихтыяҗларын каплый торган хезмәтләр – ипотека, банк карталары, исәп-хисап счетлары, лизинг, факторинг, эквайринг, поручительлек, пенсия тупланмалары, кешбэк, инвестицияләр, кыйммәтле кәгазьләр, түләүләрне кичектереп тору. Аннары Мөфти мәчетләр һәм дини оешмалар өчен иң актуаль продуктка – Эндаумент-фондка җентекләп тукталды.

Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында партнерлык (ислам) финанслары буенча экспериментны гамәлгә ашыруның барышы хакында киңәйтелгән доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук пленум кысаларында партнерлык (ислам) финанслары күргәзмәсе дә эшләде. Күргәзмәдә 9 финанс оешмасы катнашты, алар үзләренең ислам финанс продуктларын тәкъдим иттеләр һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Пленумда катнашучылар «Нур» мөселман мәктәбендә булдылар һәм шәһәрнең яңартылган Җәмигъ мәчете комплексын карадылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса