Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер»

Үзәк мәчет – дини-мәгърифәт үзәгендә «Ризаэддин Фәхреддин: кәгазь өстәлдә калган исем – бетмәс гомердер» китабы буенча конференция узды.

Чара күренекле татар галиме, тарихчы, дин белгече, педагог, журналист, «Шура» журналы мөхәррире, Россия һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Ризаэддин Фәхреддин истәлегенә багышланды.

Әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, милләт, дин үсеше, гореф-гадәтләрнең саклануын кайгыртып, ярдәм кулы сузып яшәүче зур оешмалар күп түгел. «Татнефть» ААҖ бу ягы белән дә башкаларга үрнәк булып тора. Бүгенге катлаулы, глобальләштерү заманында милли, дини, әхлакый якны кайгыртуда шактый зур көч куеп һәм чыгымнар тотып, зур һәм күләмле эш алып бара әлеге оешма.

Әлеге дини үзәк үзенең заманчалыгы, шәһәр, гомумән, төбәк халкына мәгърифәт тарату урыны буларак беренче зур чара уздырды. Әлеге чарага хөрмәтле кунак буларак Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Россия ислам институты ректоры, профессор, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге башлыгы Сөләйман Рәхимов, «Безнең мирас» журналының җаваплы мөхәррире, Р. Фәхреддин китаплары авторлык коллективы әгъзасы Ленар Гобәйдуллин, имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин һәм башкалар чакырылган иде.  

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Айдар Каюмов, әлмәтлеләрнең якташлары, татар халкының күренекле фикер иясе һәм мәгърифәтчесе белән бик горурлануларын әйтте.

Үзенең чыгышында ул Р. Фәхреддиннең исемен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Болар – аның туган ягында урнашкан мәчет, төп йорты урынында туган якны өйрәнүче С. Фәрхетдинов инициативасы һәм «Елховнефть» идарәсе көче белән төзелгән музей, шәһәрнең иң алдынгы уку йортларының берсе булган гимназия, Р. Фәхретдин урамындагы балалар һәм яшьләрнең яраткан урыны - «Мәгърифәт» бульвары.

Рөстәм Мөхәммәдиев исә «Татнефть»нең  тарихи мирасны саклауда һәм дини һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен бастырып чыгаруда системалы эшләвен билгеләп үтте. 1999 елдан 2024 елга кадәр 14 исемдәге китап дөнья күрде һәм гомуми тиражы 37500 данә булган 4 китап яңадан басылып чыкты. Алар гадәттәгечә китапханәләргә, ТР һәм РФ уку йортларына, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, төрле мәдәни һәм иҗтимагый оешмаларга бүләк итеп тапшырыла, диде ул.

Чарада йөздән артык кеше – Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак», «Туган як» иҗтимагый берләшмәләре, Хатын-кызлар берлеге, ТР Язучылар һәм Журналистлар берлеге бүлекчәләре вәкилләре, мәдәни җәмәгатьчелек, педагоглар, шәһәр һәм район китапханәләре хезмәткәрләре, «Татнефть» ААҖ ветераннары катнашты.

«Риза казый мирасы» мәдәни-агарту проекты кысаларында «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы белән оештырылган чараның модераторы - Р. Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова журналистлар белән әңгәмә вакытында: «Без халыкны Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтенә, аның иҗади мирасына якынайтырга телибез», – диде. Әлеге матур башлангычның идея авторы Флюра Шәйхетдинова сүзләренчә, мондый чаралар үзәктә системалы төстә алып барылачак. Афәрин! Әдәп-әхлакны ныгыту, иманга кайту юлында мондый чаралар бик кирәк.


Рәфкать Шаһиев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса