Намаз укыганда яулык белән түбәтәй мәҗбүриме?
Намазыбыз кабул булсын өчен, аны дөрес итеп укырга тиешбез.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә намаз укырга куша. Әгәр дә намазны чын күңелдән, мәгънәсенә төшенеп укысак, ул күңелебезне тынычландыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с): «Миңа сезнең дөньягыздан хатын-кызлар һәм ислемай яраттырылды, ә күңелне шатландыручы нәрсә булып намаз кылынды», – ди.
– Намаз шаһәдәт кәлимәсеннән соң исламның икенче баганасы булып тора. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бик күп аятьләрдә намаз торгызырга әмер итә. Ә Пәйгамбәребез (с.г.с.) исә, үзвакытында укылган намазны әти-әнигә итагатьле булудан да изге гамәл дип атый. Икенче бер хәдистә: «Әгәр кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса, аның тәнендә бер кер калыр идеме? Намаз укучының да Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын гафу итәр», – диелә. Шуңа күрә ул динебез өчен иң газиз, иң әһәмиятле гыйбадәт санала.
Кыямәт көнендә дә адәм баласыннан иң беренче намазы турында соралачак
Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә: «Кыямәт көнендә кешедән иң беренче эш итеп намаз турында сораячаклар. Әгәр дә ул яхшы (җиренә җиткереп укылган) булса, аның бөтен гамәле дә яхшы була, әгәр дә ул начар булса (укылмаган), аның бөтен гамәле дә начар булачак», – ди.
Шулай ук хәдисләрдә: «Аллаһка сәҗдә кылсаң, Аллаһ синең дәрәҗәңне күтәрер, гөнаһны ярлыкар», – диелә. Шуңа күрә намаз кешене бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә илтә. Безгә бары тик намазны тиешенчә башкарып, ихлас рәвештә үтәргә генә кала.
Яулык бөркәнеп йөрмәгән кешенең намазы кабул булмый, имеш…
Намаз укыган вакытта кеше гаурәтен, шул исәптән хатын-кызлар башларын яулык белән капларга тиешләр.
Гаурәтне каплау намазның шарты булып тора. Шуңа күрә намазда яулык тиешле. Ләкин мөселманның намазсыз булу хатасы яулыксыз йөрү хатасыннан бермә-бер зуррак һәм Аллаһ каршында авыррак. Урамда яулыксыз йөрсә дә, берүк намазын ташламасын, намазында ныклы булсын. Әгәр күңелендә изгелеге, ихласлыгы булса, кайчан да бер яулык япмау хатасын төзәтер, Аллаһ рәхмәте киң.
Намаз укыганда ирләргә башларына түбәтәй кию мәҗбүриме? Оекбаш киюгә дә төрле караш бар
Башка түбәтәй, чалма кию, аякка оекбаш кию шартлары юк. Ләкин башның түбәтәй белән капланган булуы – мөстәхәб, хәерле гамәл булып тора. Галимнәребез, Пәйгамбәребез (с.г.с.) яланбаш намаз укымаган, ди. Оекбаш мәсьәләсе исә шәхси гигиена нигезләренә кайта. Кайсыбер мәчетләрдә, кызганыч, катгый рәвештә түбәтәй кию, оекбашлы булуны таләп итүләр кайвакыт җәнҗалга китерә. Шуңа күрә намазга кергән кешегә хикмәт белән аңлатсак, бик тә күркәм булыр, чөнки араларында яңа намаз укый башлаган, мондый нечкәлекләрне белеп бетермәгән кешеләр булу ихтимал. Йомшак, хикмәтле сүз – җан азыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа