Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә Корбан бәйрәме намазында Рөстәм Миңнеханов катнашты

Дин тотучылар Риза Фәхретдин исемендәге үзәк мәчеттә җыелдылар, ул реконструкциядән соң ишекләрен ачты.

Әлмәттә ремонттан соң Риза Фәхретдин исемендәге мәчеттә беренче намазда Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ачылу Корбан бәйрәменә туры килде. Бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды. Шулай ук мөселманнарга ТР Рәисе мөрәҗәгать итте.

«Барлык мөселманнарны Ид әл-Адха – Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Барыгызга да бәхет, тынычлык, игелек, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең сезнең изге эшләрегездә ярдәм итүен телим!»- диде үз чыгышында Миңнеханов.

 Мәчет ачылышында махсус кунак - Әлмәт кафедраль соборы рухание Олег Чугунов та булды. «Һәр гыйбадәтханә, һәр мәчет - ул Аллаһы йорты. Аллаһы өчен эш кылган кешеләрнең бернәрсәгә дә үкенмәвен күрү бик яхшы. Бу матур объектның кеше җанын коткару үзәге булуын телим. Барыгызны да шәһәр өчен дә, республика өчен дә әһәмиятле вакыйга белән котлыйм», - диде Олег Чугунов.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса