Аллаһ каршында иң якын булган халәт - сәҗдә халәте
Кеше күбрәк укыган саен үзенең белмәгәнен аңлый бара. Анда белергә омтылу, үз сорауларына җавап табу теләге туа.
Редакциябезгә дә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Аларның сорауларын без Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга юлладык.
- Сугымчы турында кешене дә кызганмый торган, кырыс кеше дип уйлыйлар. Мин үзем бик йомшак, кешегә кул күтәрә алмыйм. Хайван чалучылардан куркырга кирәкми, ул кешегә тия алмый.
Намазлы кеше буларак, мин нәрсәдән куркам? Хайван суйган өчен җавап бирәсе бар. Корбаннар белән эшләгәч, хәзрәтләргә бу сорауны бирәм. Бүгенге көнгә кадәр безгә аңлатып бирүче юк. «Билгеле бер санда гына чалырга ярый», диючеләр дә бар. Бер яктан караганда, моның кадәр чалган хайван өчен миңа тәмугта да урын юк инде. Чалдыру проблема бит ул, мин кешегә ярдәм итәм, туклану өчен ит ясыйм. Миңа моның савабы гына буладыр дип үземне юатам, тик күңелдә шик бар.
Нияз Гәрәев
Бүгенге көндә хәләл ризык мәсьәләсе бик катлаулы. Хәләл ит ризыгы бүгенге көндә күп, ләкин җиренә җиткереп чалдыручылар, яки чалучылар гына әзәеп бара. Әгәр мал чалучы ислам тәртипләренә туры китереп, «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип чала икән, аның өчен әҗер-савабы бар. «Быел мин 10 баш чалдым, быелга минем лимит бетте. Мин чалмыйм, башкалар чалсын», дип әйтү дөрес түгел. Чөнки бу эшкә үз эшен белеп башкара торган кеше алынса хәерлерәк. Монда, мин шуның кадәр малны чалганмын, дип куркырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә безгә ул малларны хәләл ризык итеп биргән икән, күп кан чыгардым дип куркырга кирәк түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә, бары тик пычакларыгыз үткен, очлы булсын ди. Гарәп телендә пычак сикин дип атала. «Сәкәнә» дигән сүздән алынган. Димәк, малны ял иттерә.
Мал чалучылар бер дә борчылмасыннар. Хәләл ризык белән кешеләрне тәэмин итү үзенә бер савап. Әгәр дә кеше куркып, авыр хисләр белән чала икән, аның үзенә дә рәхәт түгел.
Тыныч күңел белән, Аллаһ ризалыгы өчен чалган кешегә борчылырга кирәкми. Намаз укый торган кеше чалса бигрәк тә хәерлерәк. Әлбәттә, намаз укымый торган кеше дә «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип чала икән, ул ит тә хәләл була.
- Намазның сөннәтен укыганда сәҗдәдә үз сүзләрең белән Аллаһка ялварырга, теләргә, сорарга мөмкинме? Берәүләр мөмкин ди, икенче дин әһелләре ярамый диләр.
Наҗия Хөснуллина
Әйе, бу мәсьәләдә галимнәрнең ике фикере бар. Хәтта кайберәүләр фарыз намазында сорасак ярыймы диләр. Ләкин безнең хәнәфи мәзһәбендә фарыз намазында үз сүзләрең белән дога кылынмый. Сөннәттән тыш нәфел, хаҗәт намазлары бар. Шунда сорарга ярый. Безнең кайбер галимнәр арасында фарыз намазында да, сөннәт намазында да, бары тик - «Сөбханә раббиел әгълә», ягъни кушылган әйберләр генә әйтелсә яхшырак диләр.
Шулай ук бик хөрмәтле галимнәр пәйгамбәребез хәдисенә таянып: «Бәндәнең Аллаһ каршында иң якын булган халәте - ул да булса сәҗдә халәте», дип әйтәләр. Шуңа күрә пәйгамбәребез дә «Сәҗдәдә сорагыз» дип әйтте. Кайбер галимнәр, шуңа таянып, сорарга ярый дип әйтәләр.
Безнең хәнәфи мәзһәбендә фетнә таралмасын өчен, нәфел намазларында сәҗдәдә чагында сорарга киңәш итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа