Кем икәнен беләләр, яки Динебез әдәплене сөя
Авыз тутырып Коръән уку бәхетенә әле ирешә алмасам да, андый мәҗлесләрдә шактый гына булырга туры килә. Булганнар белән дә аралашып торабыз.
Җанга тынычлык бирә торган, күңелне сафландыра, иманны ныгыта торган була андый мәҗлесләр.
Ләкин кайвакыт Коръән ашларыннан соң, «Теге вакытта күлмәксез дә ыштансыз өстәл өсләрендә биеп йөргәнен оныткан. Остабикә булып, үгет биреп утырган була», яки «Айныганына өч көн, бу да мулла булган» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Яшереп торасы юк, тәүбәгә килеп, гыйлем алып, туры юлга басканнар аз түгел. Аларның да кулында мәдрәсә тәмамлаганлыкка таныклыклары бар. Һәм беребезгә дә «Син теге вакытта шулай идең, мәҗлестә имам яки остабикә булып утырма» дип әйтү хокукы бирелмәгән. Болай әйтү мәгънәсезлек тә булыр иде.
Әйе, яшьлегемдә юлым кыек иде, бер буялган инде, дип һаман пычракка батарга түгел бит инде. Кайчан да булса бер туры юлга басарга, тәүбәгә килергә. Адәм баласы фәрештә түгел. Аллаһының кодрәте киң, кичерүен өмет итеп, калган гомерне иман белән уздырырга. Шуны өмет итеп берәүләр акрынлап кына намазга баса, уразасын тота, икенчеләре аңа өстәп, гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръән уку бәхетенә ия була. Чын күңеленнән Аллаһының барлыгына, берлегенә ышана. Шулай итеп мәҗлесләрдә табындагыларга үгет-нәсыйхәт бирә, вәгазь сөйли, дәгъват кыла. Ислам кушканны үти, алган гыйлемен башкаларга да җиткерергә тырыша. Бик тә саваплы эш эшли. Шулай Аллаһының ярлыкавына өмет итә, калебен чистарта. Ярар, шулай да булсын, ул чистарынсын ди. Ә каршысында утыручылар? Алар да изге зат, әүлия түгелләр. Һәм инде «И Аллам, бу да изге булып, безне өйрәтеп утырган була бит» дип үзләренә «савап» җыялар. Дәгъват кылучылар теге вакытта да типтереп, дөньяның артына тибеп рәхәт алдылар, инде килеп бүген дә Аллаһ каршында үзләренә «очки зарабатывают». Менә бит кеше ничек уйлый. «Син генә шулай уйлыйсыңдыр, мин алай уйламыйм», дип утырмагыз. Күбегез шулай уйлый. Әйе, алар чыннан да ниятләренә карап Аллаһ каршында сөекле булырлар, ә мәҗлестәге калганнар, остабикә һәм имамның үткәнен тикшереп, «кара исемлеккә» эләгә инде.
Исламда әдәп төшенчәсенең урыны бик югары тора. Монда бәлки ике якка да шул күзлектән карап эш итү мәслихәттер. Әйткәнемчә, беребез дә фәрештә түгел. Әгәр дә сине үткәнеңне тикшерми, бүгенге тәкъвалыгыңа, гыйлемеңә карап шундый мәҗлеснең түренә утыртканнар икән, һәм мондагылар синең «данлы үткәнеңә» шаһит икән, син сүзеңне, тоныңны башкачарак алып барырга тиештер.
Әйтик, үзеңнең дә мәҗ-лестәгеләрдән әллә ни аерылып тормаганыңны, тик бүген Аллаһының ярдәме белән туры юлга басуыңны һәм башкаларның Аллаһы кебек кичерүгә сәләтле булып, гафу кылып әйткән үгет-нәсыйхәтегезгә колак салуларын сорарга. Шул вакытта динебезгә дә, дин әһелләренә дә, гыйлемгә дә, Аллаһының кодрәтенә дә караш башкача булыр, хөрмәт артыр. Әгәр дә мәҗлестә сездән дә гыйлемле, халык алдында дәрәҗәле мөэмин-мөселман кардәшебез бар икән, андый зур вазифаны аңа әйтсәгез тагын да дөресрәк булыр, бәлки. Мәҗлестәгеләр дә сезне «чистартып», үзләре гөнаһка батып таралышмаслар иде.
Мәҗлескә кунак булып килүчеләр дә үзенекен генә түгел, ә ул бәндәнең дә гөнаһысын ярлыкауны сорап дога кылсалар, сабырлык күрсәтсәләр хәерле булыр. Раббыбыз, сабыр итүчеләргә әҗер-савапны хисапсыз бирермен, ди.
Әлеге очракта ни эшләр-гә киңәш итәсез дип шә-кертләргә мөрәҗәгать иттем. Алар: «Һәркем үзе өчен җавап бирә. Ул кешенең үт-кәне инде калган, хәзер ул Аллаһының шәфәгатен өмет итеп изге юлга баскан һәм башкаларны да дин юлына чакырырга тиеш. Тик баштан ук, үзенең дә гөнаһлы булуын, хәзер тәүбәгә килүен әйтеп, артык акыллыланмыйча, әдәп саклап, башкаларны гаепләми, кимсетми генә кыска гына сөйләргә тиеш», - диделәр. Шәкертләрнең дипломатик фикер йөртүләренә, гыйлемнәренә бик сөендем. Без бер фикердә икәнбез.
Әлеге мәсьәләгә Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин фикере:
Ислам дине урталыкка чакыра. Әлбәттә, һәр кеше төрлечә яши, исламга төрле юл белән килә. Бу Аллаһының рәхмәте. Исламга килгәннән соң, бөтен үткәнеңне онытып, башкаларга өстән карарга түгел. Син үзеңне бик яхшы бе-ләсең, һәм кеше алдында үз-үзеңне чистартырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә «Сез үзегезне үзегез бик яхшы беләсез» ди. Әгәр дә кеше үзен белеп, тыйнак тотса, андый мәҗлесләрдә дә, аннан соң да үзенә карата авыр сүз ишетмәс иде. Җәннәт бусагасына басып, кемгә җәннәткә, кемгә тәмугка икәнен без хөкем итүче түгел. Бер Аллаһ кына белүче дә, хөкем итүче дә. Әлбәттә, үзеңне кимсетеп, минем үткәнем әйбәт түгел дип, башкаларны дингә чакырудан читтә торырга дигән сүз түгел. Исламга килгәч, син үзеңне никадәр тыйнаграк тотсаң, кешеләр алдында да, Аллаһ каршында да лаеклы дәрәҗәгә ия буласың.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа