Кем ул Хозыр Ильяс?
Әби-бабайларның «Хозыр Ильяс очрады», «Буранда адашкан идем, бер бабай кай якка барырга икәнен әйтеп җибәрде, Хозыр Ильяс булгандыр» дип сөйләгәннәрен күпләр хәтерли торгандыр.
Кем икән ул Хозыр Ильяс дигәннәре?
Халкыбызның рухи мирасында Хозыр Ильяс образы бар. Ул образны бер кеше итеп кабул итеп ялгышалар. Алар ике аерым зат. Ильяс һәм Хозыр пәйгамбәрләр, Аллаһы Тәгаләнең җирдә калдырган илчеләре. Алар мәңгелек суын эчәләр һәм гомерләре бик тә озын була.
Ильяс пәйгамбәрнең исеме икенче төрле «Яшен» дип йөртелә. Ул
таулар арасында һәм диңгезләрдә йөри. Адашкан юлчыларга юл күрсәтә, диңгезчеләрне коры җирләргә китерә.
Хозыр исә ялан-кырларда йөри, бураннарда, яңгырларда адашып калган дәрвишләрнең, ил гизүчеләрнең юлдашы була, аларга ярдәм итә.
Риваятьләрдән күре-нүенчә, ул әби-бабалары-бызга урман-кырларда, гадәттә җомга көннәрендә яшел чапаннан очрый. Аларны җомга вакытында эшләргә ярамаганлыгы хакында кисәтә яки ниндидер авырлык килгәндә ярдәм итә.
Кем ул Хозыр? Хозыр сүзе гарәпчә «хидр» сүзеннән алынган, «яшеллек» дигән мәгънәне аңлата. Хозырның мәгънәсе - «яшел», ул кайда гына барса һәм кайсы төшкә генә утырса да, ул урыннар яшелләнә, шушы үзенчәлеге белән ул барчалардан аерылып тора. Аллаһы Тәгалә аңа үзенә генә хас яшерен гыйлем, рәхмәтен бирә. Риваятьләргә караганда, ул килеп чыккан урыннарда яшеллек пәйда була, үләннәр, үсемлекләр яшәрә. Шуңа күрә аны яшел итеп күзаллау бар. Ул булган урын җанлана, төрле вакыйгалар була башлый. Ул җанландыручы, Аллаһ исеме һәм рөхсәте белән вакыйгаларны тизләтүче.
Хозыр галәйһиссәләм беренче фикер буенча - пәйгамбәр, икенче фикер буенча - әүлия, олы затлардан. Әһле сөннәт галимнәребез иттифагы (карары) буенча Хозыр галәйһиссәләм Кыямәткәчә яшәячәк.
Кайдадыр ниндидер вакыйга булырга тиеш булса, анда Аллаһы Тәгалә Хозыр галәйһиссәләмне җибәрә. Ул вакыйгаларны оештыра, кирәк булса ярдәмен күрсәтә, кирәк булса киңәшен бирә. Иман әһелләре булган, әле әҗәле җитмәгән юлчыларга адашкан вакытларында ярдәм күрсәтә. Коръән Кәримгә карасак, Хозыр галәйһиссәләм пәйгамбәрләрнең тәрбия-чесе була. Ул аларны алга юнәлтүче. Вакыйгаларны алдан белүче буларак, пәйгамбәрләргә киңәшләр бирә һәм ярдәм итә.
Халык телендә дә бит юкка гына юлга чыгучы кешегә «Хозыр булсын юлдашың» дип теләк теләмиләрдер. Үз гомерендә һәр кеше Хозыр галәйһиссәләмне өч тапкыр күрә, диелә. Ул фәкыйрь кеше яисә юлчы рәвешендә очрый икән.
Хозыр галәйһиссәләм күпләргә әнә шулай рива-ятьләр аша гына таныш булганга, ул күбрәк әкият персонажы буларак кабул ителә.
Әмма Хозыр галәйһис-сәләм әкият герое түгел. Ул изге Коръәннең «Кәһф» («Тау тишеге») сүрәсендә һәм башка урыннарда телгә алына. Хәдисләрдә: «Ахырзаманны аңларга теләсәгез, «Кәһф» сүрәсен укыгыз, андагы ишарәтләргә карагыз», диелә. Аллаһы Тәгалә Хозыр галәйһиссәләм аша безгә ахырзаманны аңлата, Кыямәт көне алдыннан булачак вакыйгаларга ишарәт ясый.
Мөхәммәдҗан Садыйк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа