Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Балалар өчен мөселман лагерьлары

Адәм баласының бәхетле картлыгы иманлы балалары кулында.

ӘлхәмдулиЛлаһ, Тайсуган авылы мәчетендә балалар өчен оештырылган җәйге лагерьда кунакта булып кайттым.

Барысына да өләшергә бүләкләр дә алдым. Ерактан ук мәчет ишегалдында уйнап йөрүче татар балаларының шатлыклы тавышларын ишетеп куандым. Мә шә Аллаһ, 35 малай. Барысы да миңа мөселманча сәлам бирделәр.

Шул арада Дамир хәзрәт балаларны җыйнап мәчеткә алып кереп китте, зурлап миңа сүз бирде. Мин бераз вәгазь сөйләп, балаларга аларның Аллаһ юлында булулары белән нинди бәхетле икәнлекләрен, шуның аркасында башка гади балаларга караганда Аллаһ Тәгалә каршында дәрәҗәләре югары булуын, шуны беркайчан да онытмаска кирәклеген исләренә төшердем. Җәйге лагерь балаларга ислам тәрбиясе һәм ислам кануннарын өйрәтүне максат итеп куйган. Өйләгә кадәр 3 дәрес укыйлар. Дәрес араларында уйнап, ашап алалар. Барысы да балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөм-кинлекләрен исәпкә алып эшләнә. Өйләдән соң төрле экскурсияләр оештырыла. Мин Тайсуган авылы абыстае Ләйлә ханым белән сөйләшеп торган арада балалар җыелышып атлар фермасына экс-курсиягә киттеләр.

Малайларга кадәр җәйге мөселман лагерена 35 кыз бала йөрде.

Вакытларын, көч-ләрен кызганмыйча, шушы эшләрне оештырып, балаларга күңелле, файдалы ял оештырганнары өчен Дамир хәзрәткә, Ләйлә абыстайга һәм шул изге эштә ярдәм итүчеләрнең барысына да Аллаһның иң изге рәхмәтләре яусын.

Гомумән, Әлмәт районы һәм авыл мәчетләренең барысында да балалар өчен җәйге лагерьлар оештырылды. Бүгенге көндә Түбән Абдул авылы мәчете каршында эшләп килүче җәйге мөселман лагеренда бик күп бала ял итә һәм тәрбия ала, гыйлем үзләштерә. Эшләр дәвамлы булсын. ӘлхәмдулиЛлаһ!

Рәйхана Ханнанова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса