Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Кылган хаҗым - Аллаһ биргән таҗым

Башы 23-27 нче саннарда

Һәркем Аллаһының рәх-мәтенә өмет итә. (Һәрвакыт, һәр җирдә шулай булса иде икән!) Сумкаларыбызда Мөздәлифәдә җыйган ташлар. Мең шайтанга таш ату урыны. Битләрдән тир ага. Һәркем якынрак килергә, каршыдагы бетон стенага ташны тидерергә тырыша. «Бисмиллаһи Аллаһы әкбәр» дип без дә җиде ташны «шайтан»га ыргытып, читкәрәк киттек. Бер -беребезне югалтмас өчен, иптәшләрне карап кайтырга кузгалабыз. Минага кайтканда безнең төркемнең корбанлыклары чалынганлыгын җитәкчебезгә хәбәр иттеләр. Җанда бер җиңеллек, ка-нәгатьләнү хисе. Минада чәчләребезне алганнан соң, душта коенып, ихрамнарны үз киемнәребезгә алыштырдык. Әйтерсең лә еллар буе җыелган гөнаһтан арындык. Их, шулай җиңел генә (җиңелләрдән түгел, әлбәттә, хаҗ гамәле) котылып булса... Без өметләнәбез. Аллаһ кичерүче. Өметне өзәргә ярамый, башкача мөмкин түгел.

Минадагы барлык хаҗи-лар тәваф һәм сәгъи кылу өчен Әл-Хәрамга юл алды. Тау-ташлардан соң, Гарәфә итәгендә ялынып-ялварып теләкләр теләгәннән, догалар кылганнан соң, яңадан күзләрне камаштыра торган яктылык. Янәдән илаһи нур. Җаннарда елау белән көлү кушылган. Без инде адашып калырбыз дип тә курыкмыйбыз. Бөтен барлыгыбызны Аллаһка тапшырган.

Тәваф кылып, Ибраһим мәкаме артында ике рәкәгать намаз укыгач, зәм-зәм суын эчеп, сәгъи кылдык. Безнең төркем кабаттан Минага юл алды. Тагын ике көнебезне Җәмарәткә барып таш ыргытып, гыйбадәттә уздырганнан соң Мәккәгә әйләнеп кайттык. Хаҗ гамәлебез тәмам. Аллаһка тапшырдык.

Кунакханәгә кайткач шактый арыганлык сизелде. Бүлмә тәрәзәсен ачып җибәрсәң салкынча җил кермәс идеме икән дигән уй баштан китми. Тик, урамда өтеп ала торган кайнар һава. Яткан урыннарыбыз манма су була. Ә җанга рәхәт.

 

Хаҗ белән 3 кеше җәннәтле була дигән: кем кыла, кем өчен кыла һәм кем акчасына кыла. Минем әле атап, Гомрә (кече хаҗ) кылырмын дип ниятләп килгән кешеләрем бар - бакыйлыкка күчкән әнием һәм әтием.

 

Берәр көн азрак хәл алганнан соң, бүлмәдәш хаҗилар белән ихрамга керергә Мәккә шәһәренең Гайшә мәчетенә киттек. Кунакханәдән алып киткән такси без ихрамга кергәнне көтеп торды да, безне Әл-Хәрамга илтте. Анда һәркем мөстәкыйль, бер-беребезгә тотынышып йөрмибез. Монда инде кеше кайгысы юк. Килүемнең асыл максаты да, ниятем дә (гәрчә, алай ярамаса да. Аллаһ кичерсен) газиз әнием өчен кече хаҗ кылу иде бит. Йә Аллам, миңа шушы дөнья яктысын бүләк иткән газиз әниемнең дөньялыкта бәндәчелек белән белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыка, зинһар! Кылган изге гамәлләренең әҗерләрен арттырып, кабер газапларын җиңеләйтеп, мәңгелек урыннарын Фирдәвес җән-нәтләрендә итсәң иде. Ихрамнар лычма су. Күздән мөлдерәп яшь ага. Йә Аллам! Минем йортыма кунак итеп чакырган бәндәмнең сораганын бирмәскә мин оялам, дигәнсең. Шатландыр минем әниемнең җанын! Сәҗдәгә тезләнеп, тир белән юешләнгән маңгаемны Әл-Хәрамнең ак мәрмәр идәненә куеп сорыйм: әниемнең рухы шат булсын, җиде кат җәннәтләреңне насыйп ит. Без күрсәтергә өлгерми калган рәхәтләреңне бир. Синең кодрәтеңдә бит барысы да. Ике рәкәгать намаз да укылды, зәм-зәм дә эчтем. Сәгъи дә әниемә дип кылдым. Бер Аллаһка тапшырдым. Кунакханәгә кайтып чәчне кыскарткач (анда инде кыскартырга калмады да бугай), әнием өчен Гомрә тәмам булды. Җанда җиңеллек, күңелдә тынычлык, әйтеп аңлата алмаслык әнине сагыну һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт хисләре. Шушы кылган Гомрә хаҗым әниемнең кабер газапларын җиңеләйтеп, тәмуг утларыннан пәрдә булса иде, Раббым!

Әйтсәң кеше ышанмас, шул төн төшемдә мин әнине күрдем. Кунакка, кеше арасына чыкканда кия торган киемнәреннән, кулында ак, кызыл, сары роза һәм хризантема чәчәкләре. «Улым, нинди бәйрәм соң бүген? Мин белмим дә нинди бәй-рәм икәнен» дип, елмаеп миңа каршы килә. Авылга керә торган олы юлда очраштык та, зиратка кердек, имеш. Анда, кабер араларыннан үтәрлек түгел, бүләкләр: кайбер кабер янында бер тартма, кемдә икәү, бишәү. Кайбер кабер янында кеч-кенәләр, кайберсендә бик күп итеп зуры да кечесе дә өелеп тора. Ә әни һаман да, нинди бәйрәм соң бүген, дип гаҗәпләнә, имеш.

Менә бит Аллаһының могҗизасы. Ирештергән бит әниемә. Исән чакта, мәрхүмнәр рухына бир-гән сәдаканы да иманлы җаннардан булсалар белми калмаслар, улым, дия иде. Аллаһының рәхмәте киң шул. Әйткәндер, син сорадың, мин бирдем. Кемгә күпме тиеш, шулай бирдем, дигәндер. Шатлыгым эчемә сыймый иде. Кешегә әйтсәң дә ышанмаслар, юри сөйли, саташкан диярләр дип, дәш-мәдем.

Ашап-эчеп Әл-Хәрамга барырга җыенып аскы катка төштек. Кемдер ихрамга керү өчен Гайшә мәчетенә барырга такси көтә, берәүләр азрак хәл җыеп утыралар. Шунда үз вакытында шактый зур оешманың директоры булып эшләгән алтмышны узган бер хаҗи:

- Егетләр, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк. Әле генә малай ватсаптан язып җибәргән. Төштә Илдар абыйны күрдем. Машина тәрәзәсе аша гына сөйләштек. Икебез ике якка барырга торабыз. «Әтиеңә рәхмәт әйт. Менә инде ничә ел кузгалып китә алмый тора идем, бүген китеп бардым», дип әйтте дигән. Илдар - минем коллегам. Моннан алты ел элек вафат булган иде. Ә мин кичә аңа дип атап тәваф кылган идем, - диде дә, елап җибәрде.

Димәк, мин саташмаганмын. Аллаһының кодрәте киң шул.

Шулай итеп мәрхүм әти-ем өчен дә, «ярый» дип аңлаткач, исән-сау мине озатып калган хатыным өчен дә, әби (хатынымның әнисе) өчен дә дип, һәркайсына ниятләп аерым-аерым Гомрә кылдым. Аллаһ миннән разый булып, хаҗларымны кабул кылсын.

Акрынлап кайтыр көн дә якынлаша. Физик яктан арысак та, рухи ныклык һаман Әл-Хәрамга алып бара. Санаулы көннәрнең минутын да бушка уздырасы килми. Җитәкчебез Тимергали хәзрәт безгә истәлекле изге урыннарны да күрсәтергә тырыша. Пәйгамбәребез туган йорт урынында бүген китапханә. Менә Җәннәт Әл-Муаллә зираты. Аның яше мең елдан узган. Монда пәйгамбәрнең (с.г.в.) иң беренче һәм иң яраткан хатыны Хәдичә күмелгән. Монда үскән бердәнбер агач та нәкъ Хәдичәнең кабере өстендә.

Гыйбадәттән соң кибет-ләргә сугылып, өйдә безнең кайтуны көтеп торучы якыннарыбызга бүләкләр алабыз.

Саубуллашу тәвафына кадәр бу эшләрне тәмам-ларга кирәк иде. Мондагы кызу кояшка да күнектек. Кайберәүләр хәтта, мәчеткә баручы иптәшләрен көткән арада, кунакханә алдында илаһи нур белән кояш җылысын үзләренә сеңдереп калырга тырыштылар. Әллә Аллаһ яңадан бу изге җирләргә әйләнеп килүне насыйп итә, әллә юк. Без дә, соңгы Хаҗ көненә кадәр, Кәгъбәтулла каршында маңгаебызны ак мәрмәргә җәйгән намазлыкка куеп Аллаһының рәхмәтен алып калырга тырыштык.

 

Соңгы тәваф - саубуллашу тәвафы. Бу - хаҗилар Мәккәдә үтәргә тиешле гамәлләрнең соңгысы. Аллаһтан исән-имин туган җирләребезгә кайтып җитүне сорау. Без бит Аллаһ йортында кунакта. Кунактан киткәндә, хуҗага рәхмәт әйтеп, рөхсәт сорап китәләр. Ә хуҗа кунагын күчтәнәчсез җибәрми. Менә саубуллашу тәвафының төп асылы нәрсәдә!

 

Аллаһ безне гөнаһлары-быздан арындырып, әҗер-саваплар белән бүләкли. Амин, амин. Күзләрдән мөл-дерәмә яшьләр ага. Барчасы да Кәгъбәтуллага тотынырга тырыша. Мондагы бер гамәлең йөз мең гамәлгә тора! Шулар арасында мин фәкыйрегез дә Аллаһтан хатыным, балаларым, туганнарым янына исән-имин кайтып җитүне сорыйм. Ибраһим мәкаме артында ике рәкәгать намаз укыганнан соң, ул сөннәт санала, мәңге эчеп туймастай булып зәм-зәм эчеп, чыгу юлына борылдык.

Автобус хаҗиларны Мә-динә шәһәренә алып китте. Юлда, килгәндәге кебек, «хаҗи, хаҗи» диеп безгә ашарга, эчәргә кертәләр. Мәдинә төне. Автобус ха-җиларга ерактан булса да Пәйгамбәребезнең мәчетен күрсәтеп бер әйләнде дә, аэропортка юл алды. Һәр хаҗига изге Коръән белән зәм-зәм суы бүләк итеп, Мәдинә каласы безне озатып калды. Сау бул, Мәдинә! Сау бул, Мәккә, Әл-Хәрам, Кәгъбәтулла! Кылган хаҗларыбызны кабул ит.

 

Исәнме, Туган җирем!
(Минем бу язмам да, мактану булмасын, Аллаһ ризалыгы өчен булса иде. Амин.)

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса