Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Кылган хаҗым - Аллаһ биргән таҗым

Башы 23-26 нчы саннарда

Гомумән, Кәгъбәтулла каршында басып кына тору да гыйдәт булып исәпләнә. Аллаһка тапшырып тәваф кылдык, хәтта Кәгъбәтуллага тотыну мөмкинлеге дә тиде. Андагы хис-кичерешләрне аңлатырга тел байлыгым гы-на җитмәстер.

Ибраһим мәкаме артында ике рәкәгать намаз укып, зәм-зәм суы эчкәннән соң, янәдән тәваф кылдык. Халык мәчет эченә генә сыймыйча тышкы мәйданны тутырып утыра. Әгәр дә намаз вакытына гына килсәң, анда да урын табу шактый авыр. Вәгазьне шул тиклем итеп сөйлиләр, гарәп телен аңламаган кеше дә еламый түзә алмый. Чөнки сөйләүче имамнар, бугазларына яшь төере тыгылып туктап-туктап калалар. Урамда да адым саен мәчет. Һәр мәчетнең ишек төбендә намаз уку өчен өстәмә чатырлар корылган, келәмнәр түшәлгән. Гомумән, монда гыйбадәтсез, намазсыз булмый торган мохит.
Әти-әнием өчен гомрә
кыласым килсә дә, җитәк-чебез башта үзем өчен олы Хаҗны кылырга кирәклеген әйтте. Тәртибе шулай, димәк.

Кәгъбәтулланың көн-батыш ягында, Хиҗр Ис-мәгыйль дип аталучы, Аллаһ йортына терәтеп эшләнгән ярымай рәвешендәге урын бар. Кайчандыр ул урын да Кәгъбәтулла эчендә булган. Бер метрга якын биеклектәге стенаның ике ягында ике капкасы. Тәваф кылганда Кәгъбәтулла белән бергә аны да әйләнәсең. Күп кенә галимнәрнең әйтүенчә,  Исмәгыйль (г.с.) дә шунда җирләнгән.

Аллаһының кодрәтедер инде, бер көнне тәваф кылганда Хиҗр Исмәгыйль капкасы ачык һәм хаҗи-лар намаз укый иде.
Форсатны кулдан ычкындырасы килмичә, Аллаһ ризалыгы өчен
дип, мин дә ике рәкагать намазга ниятләдем. Мең шөкер, башкалар рәтендә
миңа да ул бәхет насыйп булды.

Гайшә (р.г.) Кәгъбәтулла эчендә намаз укырга җыенгач, пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) аның кулыннан тотып Хиҗр Исмәгыйльгә алып керә һәм «Кәгъбәтулла эчендә намаз укыйсың килсә, менә монда укы. Бу да Кәгъбәтулла эче. Монда кергән җирдә фәрештә торыр. Кем монда намаз укый, гөнаһлары юып алган кебек юкка чыгар», - дигән фәрештәнең сүзләрен җиткерә.

 

Кәгъбәтулла бөтенләе бе-лән кара ефәк япма белән капланган. Ул кисвәһ дип атала. Өске өлешенә алтын җепләр белән Коръән аятьләре чигеп язылган. Ишеге 999 проба алтыннан эшләнгән. Авырлыгы 286 кг.

Кәгъбәтулланы Корәеш кабиләсеннән булган га-рәпләр генә саклый. Моны пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе билгели һәм бу бүгенге көнгәчә шулай дәвам итә. Әлеге ишекнең ачкычы да аларда. Алар елына ике тапкыр: Рамазанда һәм хаҗ башланырга ике атна кала Кәгъбәтулланы юалар. Битләр буйлап тәгәрәгән күз яшьләре җаннарны да чис-тартса иде, Раббым!

Санаулы көннәрнең һәр мизгеле исәптә. Адәм баласына бит күп кирәк. Һәркем күбрәк савап эшләргә тырыша, күбрәк өмет итә.

Әл-Хәрамда кеше өзелми. Чөнки аның капкалары бервакытта да ябылмый: көндез дә, төнлә дә. Халык язгы ташкын кебек агып тора. Вакытны бушка уздырмаска тырышам, тәваф кылам. Шулай агым белән әйләнгәндә, күрәм, ике хаҗи Ибраһим мәкаме белән Кәгъбәтулла ишеге арасында намаз укый, инде сәҗдәгә китә. Минем дә шунда укыйсым килде. Ә ташкын туктамый, меңләгән халык тәваф кылуын дәвам итә. Раббым, кунагың итеп мине монда кадәр чакырып китергәнсең икән, шушында намаз укырга да мөмкинлек бир инде дидем дә, Аллаһка тапшырып ниятләп намазга туктадым. Мин беренче рәкәгатьнең сәҗдәсендә чакта, янәшәмдәге ике хаҗи намазларын тәмамлап тәвафларын дәвам иттеләр. Намазымны тәмамлаганчы шкаф кадәр бер хаҗи, кулын алга сузып, минем намаз беткәнне саклап торды. Я Аллаһым, минекен генә түгел, мине саклап торган, үзең яралткан шушы бәндәңнең дә хаҗын кабуллардан кылсаң иде, дип кабатладым мин тәвафымда.

 

Хаҗ гамәленең өч фарызы бар: ихрам, Гарәфәдә булу - бу хаҗның кульминацион ноктасы дияргә була һәм тәваф кылу. Безнең хаҗыбыз Тәмәтту хаҗы булганлыктан, ягъни бер тапкыр ихрамга кергәннән соң, гомрә кылгач ихрам-киемне салабыз. Ә олы Хаҗ кылыр алдыннан микатка бармыйча, кабат ихрамнарны киеп хаҗ кылу дөрес була.

 

Сигезенче зөлхиҗҗәдә без хаҗга кузгалдык. Автобусларга утырып Мина дигән урынга киттек. Монда инде без килгәнче егетләр палаткаларны урнаштырып куйганнар иде.

Мина - хаҗилар өчен чатырлар шәһәрчеге. Кем хаҗ кылырга килгән - һәммәсе шушы урынга җыела. Алт-мышар кешегә исәпләнгән, электр үткәрелгән чатырлар, ятар өчен матраслар, намаз уку өчен аерым чатыр, медицина ярдәме күрсәтү, душ, бәдрәф - барысы да кеше өчен дип эшләнгән. Бар җир дә тәртип белән. «Хаҗи, хаҗи» дигән сүзләр инде түземлекләре бетә башлаган, сабырлыклары төкәнгәннәрне дә туктап калырга мәҗбүр итә. Чөнки хаҗ гамәлен кылганда кычкырышу, талашу, бер-береңә авыр сүз әйтү, җан иясенә зыян салу, үтерү, бер яфрак өзү дә тыела. Ә безнең халыкка, үзегез беләсез, бу шактый авыр. Тик барыбыз да, Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, сабыр итәргә бик тә тырыштык.

Икенче көнне, таң бе-ленгәнче, автобуслар бе-лән Гарәфә тавына киттек. Анда да шундый ук чатырлар. Гарәфә тавы иң изге урыннарның берсе. Җәннәттән куылганнан соң Атабыз Адәм белән Анабыз Һава әлеге тау итәгендә бер-берсе белән күрешкән. Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәр үзенең соңгы вәгазен шушы таудан торып сөйләгән. Монда теләгән теләк, сораган гозер, кылган дога кабул булмыйча калмый диелә хәдисләрдә. Икенче төрле Рәхмәт тавы дип атала. Аллаһ Тәгалә әйткән, «Бүген Сез миндә кунакта. Кем дә кем чын күңеленнән «Раббым» дип кул күтәреп миннән сорый икән, ул сораганны бирмәскә мин оялам» дигән. Һәркем үз дөньясында. Кем баскан, кем тезләнгән, һәркем сорый, һәркем тели. Шкаф кадәр әзмәвердәй ирләрнең елаудан киң җилкәләре дерелдәп тора. Дөнья сүзе сөйләшергә бер кешенең дә вакыты да, теләге дә юк. Әти-әнием, балам, хатыным, ирем... туганнарым, илем, динем, телем, милләтем... Инкубаторда ясамаган булсалар, һәркем шушы сүзләрне кабатлагандыр.

Кызу, шулай да түзмәслек түгел. Хатын-кызларның башлары ябулы булса да, ир-атларга башны каплау рөхсәт ителми. Хаҗның кагыйдәсе шулай.

Кояш баеганнан соң Мөз-дәлифәгә юнәлдек. Тау-ташлар арасында шактый зур булган ачык урын. Көне буе кызган ташлар әле һаман сүрелмәгән. Ерак түгел юлдан берөзлексез машиналар йөреп тора. Хаҗилар монда шайтанга ыргытырга таш җыя, төн куна. Хаҗ кылырга килгән барлык халык шушында. Кем баскан, кем утырган, кем яткан. Судан бушаган шешәләребезгә 70 таш җыеп салдык. Көне буе аяк өсте йөргән кешегә изге Мәккә җиренең ташлы туфрагы да йомшак иде. Никадәр арыган булсак та, йокламаска тырышабыз. Монда инде Минадагы кебек матраслар юк. Шулай да, Татарстан Диния нәзарәте үзенең хаҗиларын кайгыртып, ятар өчен поролон матраслар әзерләгән иде. Аларны безгә Минага кузгалыр алдыннан һәркайсыбызга өләшеп чыктылар. Күргән-кичергәннәрне күңел дәфтәренә тәртипләп салып, белгәннәремне укып, хаҗымның кабул булуын теләп яткан булабыз.

Төн шулай, башларны ташка, сумкаларыбызга куйган килеш, ирен кыймылдатып узды. Иртәнге намаздан соң Минага кайтырга кузгалдык. Мөздәлифә кайный, әйтерсең, мәхшәр мәйданы. Чөнки кем хаҗ кылам дип килгән, бу төнне һәркем шушында уздыра. Һәм һәр-кайсы Минага кузгала. Җи-тәкчеләребез автобуслар була дигәч хаҗилар бик куанды. Чөнки бу җаваплы да, саваплы да һәм шактый авыр да сынау. Әлбәттә, монда килүчеләр әлеге сәфәрнең чит илгә ял итәргә бару түгел икәнен белдек. Мораль яктан нык булырга тырышсалар да, өлкәннәргә шактый авырга төшә.

Әйе, автобуслар була ди-гәч, халык ашыга-кабалана җитәкче хәзрәтләр артыннан иярде. Тик автобусларга утырсак, бөкеләрдә торып, җәяү кайтканнан да озаккарак китәсен белдек. Шуңа да яшьрәкләр җәяү генә кузгалдык. Арыдык, әмма бу рәхәт ару иде. Чатырларга кайтып азрак хәл алгач, без Җәмарәткә кузгалдык. Җәмарәт - шайтанга таш ату урыны. Анда җәяү генә баралар. Барганда ике урында җир асты юлыннан узасы. Хаҗилар азрак юл узган саен «Ләббәйкәл-лааһүммә ләббәйкә, ләб-бәйкә ләә шәриикә ләкә ләббәйәкә...»не әйтәләр. Тоннель аша узганда тәртип саклап торучы җирле халык хаҗилар өстенә су бөркиләр.

Хаҗилар үзләре дә ше-шәдә алган суларын бер-берләренә сузалар. Гомумән, һәркем ничек кенә булса да бер-берләренә игътибар күрсәтеп, изгелек кылып калырга тырыша.

Дәвамы бар

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса