Кылган хаҗым - Аллаһ биргән таҗым
Башы 23-25 нче саннарда
Ул таш йомшак булган, анда бүген дә Ибраһим (г.в.) нең аяк эзләре саклана. Кәгъбәтулладагы кара таш белән икесен Адәм (г.в.) җәннәттән алып килгән ди-гән риваять яши.
Намазны тәмамлап, зәм-зәм суын авыз иткәннән соң, сәгъи кылырга киттек. Сәгъи - Сафа һәм Мәрвә тавы арасын җиде тапкыр әйләнү. Әлеге таулар да әл-Хәрам мәчете комплексы эчендә. Мәрмәр идәннең салкыны җелегеңә үтә торган. Тик монда берәү дә аңа игътибар итеп тормый. Изге җирдә булуның һәр мизгелен тотып калырга, җаны-тәне белән Аллаһка якынаерга тырыша. Өстә билге вазифасын башкаручы яшел утлар турысын ир-атлар ашыгыбрак, йөгереп узарга тиеш. Хатын-кызларга йөгерү мәҗбүри түгел. Тик, гамәлне төркем белән үтәгәндә, ир-атлардан адашып калмыйк диптер инде, безнең татар апалары да йөгереп кенә уздылар.
Гомрә шуның белән тәмам. Күңелләр, юлда кузгалган килеш, әле үз урынына утыра алмый, җан алгысып тора. Изге туфракта басып, шушы изге һаваны сулаучыларның берсе мин булуына ышанып бетеп булмый. Әле иртәнге намазга кадәр вакытыбыз бар иде. Әзрәк тынычланырга, үз уй-хисләребезне тәртипкә салырга тышка чыктык. Бушрак урынны карап, төркемебез белән шунда урнаштык. Территориядә җиргә түшәлгән һәрбер кисәк мәрмәр таш, намаз уку өчен уңайлы булсын дип, Кәгъбәтуллага юнәлтелгән. Барчабыз да ап-ак ихрамнан. Алларыбызга намазлыкларны җәеп, яшел сумкаларыбызны алга куеп намаз вакытын көтәбез, ә күңелләр Аллаһка ялвара, башымда әти белән әни беләме икән минем мондалыкны дигән уй бөтерелә. Хәтта арыганлык та сизелми. Шулвакыт каршымдагы сумкага тимер ун сумлык акча зурлыгы аксыл-көрән төстәге күбәләк килеп кунды. Менә иртәнге азан яңгырады. Бөтен фикеремне бер ноктага тупларга тырышып намазга бастым. Тик, әллә җанның, әллә башның, әллә күңелнең кайсыдыр бер җиреннән, бу күбәләк очып кына китмәсә ярар иде дигән теләк үтте. Намаз тәмам, күзләрдә яшь. Ә күбәләк һаман селкенми дә.
- Җәмәгать, әкрен генә кунакханәгә кузгалабыз, - диде, Тимергали хәзрәт. Мин әкрен генә тордым. Күбәләк тә күккә, югарыга күтәрелеп күздән югалды. Миңа бик тә, бик тә рәхәт иде.
Кунакханә ерак түгел, җәяү генә барырлык. Бер тоннель гына чыгасы. Каршыга ихрам кигән, төрле милләттән булган ирләр, хатын-кызлар очрый. Безне кунакханәдә монда укучы Татарстан егетләре каршы алды. Инде безнең чемоданнар да килеп җиткән. Бар җирдә чисталык. Һәр катта үзенә күрә рәхәт бер ыгы-зыгы. Ир-атлар бер-берсенең чәчләрен кыскарта. Шуннан соң гына ихрамнан чыгып, душ коенып, үзебезнең киемнәребезне кидек. Гом-рәбез тәмам. Тамак ялгап, азрак ятып ял итеп алганнан соң, бүлмәдәшләрем - Яр Чаллы дәүләт педагогия институты доценты Ринал Хаҗиев, Алексеевский районы Кыр Шонталысы авылы имамы, укытучы Айрат хәзрәт Камалов белән әл-Хәрамга киттек. Шушы изге җиргә килеп, озаклап ял итеп яту гөнаһ. Минуты гына түгел, мизгеле дә кадерле вакытны кунакханәдә ятып үткәрәсе килми иде.
Хаҗ үзе бер могҗиза булса, Мәккә - сихри изге бер дөнья. Көне буе кылган догаларымны, гыйбадәтләремне кайтып урынга яткач та, үземнең мәрхүм булган якыннарыма, күршеләремә, остазларыма, укучыларыма, хезмәттәшләремә багышладым. Исемлегем һай бик тә озын бит. Берсен дә калдырмаска тырышам. Уем белән, йорт саен кереп, авыл урамын йөреп чыгам.
Мәккәдә кунган беренче төнне үк төшкә мәрхүмә остазым, өлкән хезмәттәшем, тумыштан укытучы Рәисә Борһан кызы Хәйдәрова керде. Моңсу гына карап алдымда тора, имеш. Үзе миннән, синең кемнәрең үлде соң, дип сорый. Мин саный башладым. Шулвакыт Рәисә Борһановна: «Ә мин?» - диде. Мин уянып киттем. Минем исемлектә чыннан да ул язылмый калган икән.
Тоннельдән чыгуга каршыбызда аклык, сафлык диңгезе. Ниятебез тәваф кылу һәм өйлә намазын әл-Хәрамдә уку. Галимнәрнең әйтүенчә, мондагы бер намаз йөз мең намазга тора. Бу әйтеп бетергесез зур куаныч иде минем өчен.
Дәвамы бар
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа